Конспект занятия "Әти - әни һәм мин - спорт сөюче гаилә"

Апрель-2016
Халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны
пропагандалау максатыннан Татарстан республикасы президенты Миннеханов указы
нигезендә 2016 нчы елның 16-29 нчы апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан”
акциясе игълан ителде.
Без дә шул акция кысаларында бакчабызда физкультура эшчәнлегеннән тыш та төрле
мавыктыргыч уеннар, кызыклы һәм файдалы булган спорт бәйрәмнәре үткәрдек.
Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер
кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында
кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай
мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.
Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү
кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү
бурычын тормышка ашыру юнәлешендә ата- аналар белән дә нәтиҗәле эш бара. Безнең
бакчабызда да шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелде. Беренче кечкенәләр төркеме әти-
әниләре һәм балалары белән ачык һавада " Әти-әни һәм мин- спорт сөюче гаилә” дигән
спорт бәйрәме оештырылды.
Кичә барышы.
Максат: балаларның физик активлыкларын үстерү;
Күмәк күнегүләр эшләү кагыйдәләрен ныгыту;
җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү;
балаларны, әти -әниләрне сәламәтлекләрен сакларга, спорт белән даими
шөгыльләнергә өндәү .
Үткәрү урыны: Бүләк урманы ял мәйданчыгы яки спортзал.
Җиһазлау: балалар һәм әти- әниләр спорт киемнәреннән, эмблемалар, хәрефләр
язылган шакмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер
кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән
ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә. Күренекле педогог В.А.
Сухомлинскийның: " Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек
турында кайгырту-педагогның иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга
карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә ,
дәртлелегенә бәйләнгән "дигән сүзләре," Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак
эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.
1. Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.
А.б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер балалар.
2016нчы елның 16-29апрель көннәрендә “Спорт сөюче Татарстан” акциясе үтә. Бүген без
дә шушы акция кысаларында спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебездә нәниләребез
белән берлектә әти-әниләребезнең дә уеннарда актив катнашуын теләп калабыз.
1алып баручы: “Сәламәтлек - зур байлык”,- дип
Юкка гына әйтмиләр.
Сәламәтлекнең килгәнен
Өйдә утырып көтмиләр.
2алып баручы: Нәрсә соң ул сәламәтлек?
Кайсыгыз җавап бирә?
Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем үзенчә күрә.
1алып баручы:Сәламәтлек,-ди бер бала
Тауда чана шууда
Әдәпле һәм тәртипле,
Уңган бала булуда.
2алып баручы Сәламәтлек,-ди бер үсмер,
Тауда чаңгы шууда.
Наркотиктан башка гына
Таңны каршылый алуда.
1алып баручы Сәламәтлек,-ди бер кызчык
Алдынгы булу укуда.
Компьютер дигән тартмада
Аралаша алуда.
2алып баручы Сәламәтлек,- ди бер табиб
Авырмыйча яшәүдә.
Алга килгән авыртуга
Дөрес дәва бирүдә.
1алып баручы I. Иртәнге зарядка.
Иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Иртәнге
зарядка гадәти һәм “тематик” та була икән.Тематик зарядка
нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана.
5 әр күнегүдән торган түбәндәге һөнәр ияләренә багышланган зарядка уйлап табыгыз.
1) Төзүчеләр зарядкасы. 1) Сыер савучылар зарядкасы.
Без бүген гадәти зарядка ясарга әти- әниләребезне дә чакырабыз.
Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, зарядка ясарга.
Камыр батыр керә: Исәнмесез, спорт бәйрәме шушындамы соң ул?
-Син дөрес килдең, Камыр батыр, бездә бүген гаиләләр белән спорт бәйрәме.
Камыр батыр: Спорт бәйрәмнәре башлана дигәч, бик озак әзерләндем,
Кесәң дә бик калын күренә синең Камыр батыр,
Анда конфетлар, шикәрең аз дигәч, шикәр дә капкалап йөрим еш.
Камыр батыр, әйдә көчеңне күрсәт инде, әтиләр белән кул көрәштереп карыйсыдыр бит
Кул көрәштерә.
Балалар белән дә көч сынашып кара әле, бәлки аларны җиңә алырсың.
Аркан тартышу.
Камыр батыр, киләсе елга кадәр көч җыясың бар әле, без синең белән саубуллашабыз.
2алып баручы :Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
1 алып баручы Безнең белән ярышырга
Җитез әти-әниләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
2алып баручы Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем кире йөгерә
Урын алып өлгерә
1.Уен “кем озынрак юл уза?”
Әти, әни һәм бала. 2-3 команда Озынлыкка сикерүдә ярыша
2.Обручларны күчерә барып, билгеле урынга җитү.
3. ” Спорт пантомимосы “
Пантомимо – сәнгатьнең киң таралган ,борынгы жанры.Пантомимо осталары үзләренең
чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар.Әйдәгез сәнгатьнең бу төрендә сез дә
үз көчегезне сынап карагыз әле.
1) Штанга күтәрүче 1) Гимнастка
( 3 тапкыр төрле авырлыктагы штанганы ( обруч, туп, лента белән
күтәрә ) башкара )
4. Кыстыргычлы уен.
Бу уен килгән кунаклар белән бергә уйнала. Күп иттереп кер кыстыргычлары
(прищепкалар ) әзерләнә. Һәр уенчыга бишәр кыстыргыч каптырыла. Сигнал бирелгәч ,
кыстыргычларны бүтәннәргә “каптыру” башлана.Кем үз кыстыргычларыннан тизрәк
котыла – шул җиңә.
Табышмаклар:
а) Җәй буе ял итәрләр, а) Җәй көне чоланда ята,
Кыш тәпиләп китәрләр. Кыш көне бездән калмый.
б) Биш агайга бер күлмәк. б) Күзе дә юк, колагы да юк
Үзе сукырны җитәкли.
5.” Паровоз “уены.
Әти йөгереп барып, сыбызгы сызгырта, әнине килеп ала, әни әти артына тотынып килә,
килгәч, сыбызгы сызгырта, аннары икәүләп баланы алып киләләр
6. “Тычкан тозагы” Әниләр түгәрәк ясап баса, 10 лап бала, тычканнар булып, уөй
астында йөгереп йөриләр, көй туктаганда, тычканнар түгәрәктән чыгып калырга
тели, әниләр чыгармый тоткарларга тиеш.
Чираттагы конкурсыбыз ” Сорау-җавап “ тибында.
а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)
б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)
в) Штраф тибүе? (пенальти)
г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)
д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)
е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)
ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)
ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)
з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)
и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)
- Ә хәзерге уенда мәкальләрне алып баручы әйтә башлый, командалар ахырын әйтеп
бетерергә тиеш булалар.
- Саулык - зур байлык. - Сәламәт тәндә - сәламәт акыл . -
Сакланган саулыкка туйган. - Саф һава -тәнгә дәва. -
Сәламәтлек - күркәмлек. - Сәламәтлектән дә матур кием юк .
Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү.
Иң мөһиме - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту . Сәламәтлек безгә табигать
тарафыннан бирелгән зур байлык. Югарыда әйтелгән киңәш - фикерләрне истә тотып, үз
сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игьтибар итегез . Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Бәйрәмнең өченче өлеше алдан әзерләнгән табын янында үткәрелә. Олылар һәм
балалар арасында иң яхшы җырчыга, биючегә, сүз остасына конкурс оештырыла ,
җиңүчеләр билгеләнә. Спорт бәйрәме күмәк җыр җырлау белән тәмамлана .