Презентация "Ел Фасыллары" 7 класс
Подписи к слайдам:
- 7 класста
- ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ
- ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ
- Ел дүрт фасылга бүленә:
- кыш
- яз
- җәй
- көз
- Декабрь
- Гыйнвар
- Февраль
- У р м а н д а – а п - а к к а р,
- Б о л ы н д а - а п – а к к а р ,
- К ү к һ а м а н з ә ң г ә р с у.
- Март
- Апрель
- Май
- Урманда -зәңгәр су,
- Болында-зәңгәр су,
- Һавалар зәңгәрсу,
- Нигәдер бик рәхәт,
- Нигәдер ямансу.
- Ямь-яшел болыннар,
- Ямь-яшел урманнар
- Зәп-зәңгәр күк өстә
- ,
- Июнь
- Июль
- Август
- ҖӘЙ АЙЛАРЫ
- Сентябрь
- Октябрь
- Ноябрь
- КӨЗ АЙЛАРЫ
- Сап-сары урманнар,
- Сап-сары болыннар,
- Һавалар күк төстә.
- Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килә, февраль ае гына 28-29дан килә.
- Әмма башка айлар төрлечә булганлыктан, ничәдән килгәнлеге күп вакыт истән чыга.
- Шуларны онытмас өчен,”апиюнсено” кагыйдәсе ярдәм итә.”Апиюнсено” кәлимәсендә дүрт ай исемнәренә ишарә кылынган: ап- апрель,июн-июнь, се-сентябрь, но- ноябрь.
- Бу дүрт ай дүртесе дә утыздан килә.
- Габдулла Тукай
- Килеп җитте кыш та,
- Ай-яй салкын тышта!
- Өч ай торыр торса,-
- Аның гомере кыска...
- Бари Рәхмәт
- Кыш-иң салкын ел фасылы. Ап-ак кар ява.Салкын җилләр исә.Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар.Кышын салкын ачы җилләр булса да, аның үз яме бар.Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй ялтырый.Агач ботакларына мамыктай бәс куна.
- Ә урман тып-тын.Агач ботакларын кар сарган.Урман нәкъ әкияттәге кебек. Кышын да сихри ул. Кайдадыр якында”тук-тук” дигән тавыш ишетелә.Урман докторы-тукран түгелме соң?Әйе, шул үзе! Бигрәк матур.
- Кышын балалар чанада, чаңгыда һәм тимераякта рәхәтләнеп шуалар,куаналар.Ә кар төшә дә төшә.
- Кыш кайсы айдан башлана?
- Урамда ничек?
- Балалар нишли?
- Кешеләр ничек киенәләр?
- Табигать ничек үзгәрә?
- Кәннәр аяз, куктән алсу
- Нур сибеп, кояш көлә.
- Җиргә тама көмеш тамчы-
- Сагынып көткән яз килә.
- Мөнир Мазунов
- Салкын кыштан соң яз килә.Көннәр озыная, төннәр кыскара.Яз көне бөтен табигать уяна. Җирләр яшәрә, дөнья куңелләнә. Агачлар яфрак яра. Озак йокыдан соң бөтен табигатькә җан керә. Яз көне кояш җылырак һәм яктырак яктырта. Елгаларда бозлар ага башлый.Беренче чәчәкләр чыга. Сыерчыклар әйләнеп кайта. Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, кубәләкләр куренә башлыйлар. Һәр җирдә тереклек, куңеллелек башлана.
- Яз кайсы айдан башлана?
- Һава нинди?
- Бу вакытта урамнарда нинди үзгәрешләр бар?
- Агачлар нинди төстә?
- Кояш нинди?
- Кузгаты куңелне
- Куаныч җилкетте: Чәчәкле,матур чак-
- Җәй җитте!
- Җәй җитте!
- Абдулла Сәләхетдинов
- Җәй иң җылы ел фасылы. Җәй июнь аеннан башлана. Бу айда кояш күк йөзендә күбрәк торадыр.Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын булалар.
- Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар,кошлар,хайваннар балаларын җитештерделәр.Кура җиләк, чия кебек җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр.
- Кешеләр су коеналар,кызыналар.Җәйге урманда саф һава, йомшак җил исә, кошлар сайрый.
- Кая гына карама, җан күңел күтәрелә торган моңнар, матур күренешләр генә очрый.
- Җәй кайсы айдан башлана?
- Ни өчен бу айда көннәр озын?
- Үсемлекләр нишләделәр?
- Хайваннар нишләделәр ?
- Нинди агачлар җимеш бирделәр?
- Сыерчыклар киттеләр,
- Карлыгач та күренми.
- Күктә - торналар моңы.
- Көз! Бу инде синмени?
- Хәсән Туфан
- Алтын көз җитте. Агачларда яфраклар саргайды һәм коела башлады. Кешеләр уңыш җыеп бетергәч, бәйрәм уздыралар. Бу бәйрәм Сөмбелә бәйрәме дип атала. Салкын яңгырлар ява башлый. Иртә белән кырау төшә. Кошлар җылы якка очып китәләр. Көзен табигать салкын кышка әзерләнә башлый. Көзне инде җәнлекләр дә сизә. Күп итеп запас ясыйлар.
- Алтын көз нәрсәгә охшаган?
- Урманнар нинди?
- Яфраклар нишли?
- Көз нинди вакыт?
- Кошлар нишли?
- Боз һәм кар эреде,
- Сулар йөгерде,
- Егълап елгалар,
- Яшьләр түгелде.
- Көннәр озая,
- Төннәр кыскара.
- Бу кайсы вакыт?-
- Иә, әйтеп кара!
- Яз көне
- Ашлыклар үсте,
- Башаклар пеште;
- Кояш пешерә,
- Тиргә тәшерә.
- Халык ашыга,
- Китә басуга,
- Урагын ура,-
- Бу кайчак була?
- Җәй көне
- Кырлар буш кала,
- Яңгырлар ява;
- Җирләр дымлана,-
- Бу кайчак була?
- Көз көне
- Кыш көне
- Һәр җир карланган,
- Сулар бозланган;
- Уйный җил-буран,
- Бу кайчак,туган?
- Унике аккош куыша,
- Берсен берсе узалмый.
- Яз
- Көз
- Кыш
- Җәй
- Бер картның унике улы бар:
- Өчесе сары бишмәт кия,
- Өчесе яшел күлмәк кия,
- Өчесе сары чикмән кия,
- Өчесе ак тун кия.
- 12 ай
- Бабай килгән сагынып ,
- Ак чикмәнен ябынып.
- кыш
- Йолдыз-йолдыз вак кына,
- Челтәр- челтәр ак кына.
- Өс киеменә куна,
- Тәнгә тисә, су була.
- кар бөртеге
- Йолдыз-йолдыз вак кына,
- Челтәр- челтәр ак кына.
- Өс киеменә куна,
- Тәнгә тисә, су була.
- Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.
- Тәрәзә бозланса, явым булыр.
- Иртән кояшны томан капласа, аяз булыр.
- Чык тиз кипсә, яңгыр булыр.
- Беренче мартта көн җилле булса, бөтен җәй җилле булыр.
- Каен суы күп акса , җәй яңгырлы булыр.
- Мәче башлы ябалак кычкырса,суыклар башланыр.
- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
- КЫШ
- яз
- Җәй
- КӨЗ
Педагогика - еще материалы к урокам:
- Конспект НОД "Защитники Отечества"
- Конспект занятия "Во саду ли в огороде"
- Конспект занятия "На солнечной полянке"
- Конспект занятия "Последовательный пересказ описательного характера с опорой на картинки. «Собака Кнопка»"
- Конспект занятия "На морском дне"
- Воспитательное мероприятие "Путешествие в страну Читалию" по произведениям Н.Н.Носова