Конспект урока "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"

Яхшылык итсәң,
яхшылык күрерсең
Тәрбия сәгате
Эссе, коры далада кое. Кое янында йорт. Анда оныгы белән бабай
яши. Коеның озын бавына чиләк асылынган. Бирегә килгән кешеләр кое
суын эчәләр дә бабайга рәхмәт әйтәләр.
Бервакыт, бау эзелеп, чиләк коега төшеп киткән. Картның башка
чиләге булмаган, шунлыктан суны берничектә ала алмаганнар.
Икенче көнне бабайның йорты янына җигүле атта бер кеше килеп
туктый. Арбадагы салам астында чиләге дә бар.
Юлчы коега карап алган, бабай белән оныкка дә күз ташлаган һәм
атын чыбыркылап, китеп барган.
- Бу нинди кеше? –дип сораган бабайдан оныгы.
- Бу кеше түгел, - дип җавап биргән карт.
Төш вакытында йорт янына икенче юлчы килеп туктаган. Ул
салам астыннан чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су
алып эчкән, бабай белән оныкка да эчергән, суның калганын коры
комга түккән дә, чиләген кабат салам астына яшереп, китеп
барган.
- Монысы нинди кеше?- дип сораган карттан оныгы.
- Монысы да кеше түгел әле, - дигән бабай.
Кичен йорт янына өченче юлчы туктаган. Ул чиләген тартып
чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабайга рәхмәт әйтеп
китеп барган, ә чиләген бауга бәйләгән килеш калдырган.
- Ә монысы нинди кеше? – дип сораган оныгы.
- Өченче юлчы турында бабай нинди җавап кайтарган?
( Укучы җавабы)
Әмма автор аны икенче төрлерәк атаган ( әйтик кешегә ярдәм итү,
мәсәлән күзләре начар күргәннәргә конверт тышына адрес язып бирү,
автобуска яки транспортка утырырга ярдәм итү һ.б)
Болар барысы да гади күренешләр
- димәк, андый гадәти эшләрне башкаручылар нинди кешеләр диләр
Гади кешеләр
- Нәрсә соң ул “гади”?
Башкалардан бер ягы белән дә аерылып тормаган,
өстенлеге булмаган
( минем әтием авылда гади тракторчы)
төзелештә әйтәләр. Гади кул станогы
- Беренче юлчыны нинди кеше итеп күз алдына китерәсез?
Ул кеше әйбере белән генә файдаланырга күнеккән, бик саран кеше
булырга охшаган, үз зйберен үзеннән дә кызгана
Ул кешеләргә яхшылык эшләргә күнекмәгән
- Икенче юлчы беренчесеннән нәрсә белән аерыла?
- Тышкы яктан аерыла. Үз чиләгеннән үзе дә эчкән бабайны да
эчергән да биргән. Аннары чиләген алып та китеп барган.
- Бөтенләй үк яхшы кеше дип әйтеп буламы?
- Ул ярдәмне үзенә файдалы булган чакта гына күрсәтә Икенче төрле
андый кешеләрне эгоистлар дип йөртәләр.
- Ә өченче юлчы турында фикерегез ничек?
- Ул чын кеше, гади кеше яхшы кеше. Үзе турында гына уйламый
кешеләрнең киләчәге турында да кайгырта
III Укучылар тормышта ак белән кара, төн белән көн булган кебек
яхшылык белән яманлык та бар
- Үзегез укыган китаплардан, әкиятләрдән яхшылык белән
яманлыкка нинди мисаллар китерә аласыз? ( укучылар җавабы)
- Әкият геройлары
1(Үги кыз әкияте)
2. (Яхшылык һәм яманлык)
3. ( Төлке куян һәм әтәч) һ.б.
Бу әкият геройларын ике төркемгә бүлеп була
Уңай геройларның төп сыйфатларын санау
Ярдәмчел, ачык күңелле, туры сүзле, акыллы, шәфкатьле һ.б.
Тискәре геройларның сыйфатлары
Дорфа, көнчел, хәйләкәр, явыз, усал һ.б.
- Әйе, укучылар, болар барысыда кешеләргә хас уңай һәм тискәре
сыйфатлар.
Татар халык әкиятләре кешеләрдәге яман гадәтләрне, күренешләрне
тәнкыйть итү, аларны булдырмаска өндәү максатыннан иҗат ителгән.
- Әкиятләрдә генә түгел мәкаль - әйтемнәрдә яхшылыкка омтылыш
чагыла.
Мәкальләр әйтү
1. Кешегә яхшылык итсәң, үзеңә дә файдасы булыр
2. Яхшылык иткән кешенең кадерен бел.
3. Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең
4. Яхшылык ташны эретә.
5. Яман гадәт йогышлы була
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә,-
дип яза Фәнис Яруллин
Ә хәзер Л.Толстойның “ Бүре белән тиен” хикәясен тыңлагыз әле.
Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан
бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы
була. Тиен: “ Җибәр мине”, - дип ялвара башлый. Бүре әйтә: “ Ярый,
мин сине җибәрермен, тик әйт әле, тиеннәр нигә шундый шат
күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач
башларында сикереп уйнап кына йөрисез”, - ди. Тиен аңа: Син иң
элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен,
югыйсә, мин синнән куркам”, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач
башына менә дә аннан әйтә: Усал булганга күрә күңелсез сиңа.
Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле,
беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез”.
- Укучылар тиеннең:
Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми”, - дигән сүзләрен сез
ничек дип аңлыйсыз?
(Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан
тәм таба.)
- Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?
(Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез” ди)
- Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
(Яхшы, саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шуңа күрә кешеләр дә
аны ярата.)
Усал һәм яхшы кешеләрне мимика белән сүрәтләү.
“ Яхшылык итсәң яшер, яхшылык күрсәң, белдер” дигән мәкаль бар.
- Сез тормышта кемнән үрнәк аласыз?
- Сезгә яхшылык эшләгән нинди яхшылыкларны әйтә аласыз?
Тормыш фәлсәфәсе
Тормыш – мөмкинлек, аннан файдаланыгыз
Тормыш –хозурлык, аның рәхәтен күрегез.
Тормыш – хыял, аны чынга ашырыгыз.
Тормыш – бурыч, аны үтәгез.
Тормыш – уен, аны уйнагыз.
Тормыш – байлык, аның кадерен белегез.
Тормыш – сәламәтлек, аны саклагыз.
Тормыш – мәхәббәт, аннан ләззәт алыгыз.
Тормыш – сер, аңа төшенегез.
Тормыш – кайгы, аңа бирешмәгез.
Тормыш – көрәш, аңа чыдагыз.
Тормыш – маҗара, аңа тәвәккәлләгез.
Тормыш – фаҗига, аны кичерегез.
Тормыш – бәхет аны тудырыгыз.
Тормыш – артык матур, аны харап итмәгез.
Тормыш – ул тормыш, аның өчен көрәшегез.
- Әйе, яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар
халкында яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык
белмәсә халык белер” дигән әйтем бар. Сез дә бу теләкләрне
исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге
эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга
тырышыгыз.
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә.