Конспект урока "Сәламәт буласың килсә..."

Тема. Сәламәт буласың килсә...
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру һәм
активлаштыру; шәхси гигиена үтәү өчен кирәкле предметларны танып әйтә
һәм куллана белүләренә ирешү, сәламәтлекне саклауның ни өчен кирәклеген
төшендерү, чыныгу чаралары белән таныштыру, сәламәтлекләрен ныгытуда
ароматерапия һәм сулыш күнегүләрен куллану.
Ресурслар: презентация, аромотерапия өчен нарат мае,савытлар, ташлы юл,
чиста һәм пычрак су белән ике стакан, юыну өчен кирәкле әйберләр, кәрзин
җиләк-җимеш, яшелчә.
Тәрбия сәгате барышы
I. Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру.
1. -Исәнмесез, минем нәни дусларым.
- Исәнмесез.
- Сәламәтлегегез ничек?
- Рәхмәт, сау-сәламәтбез.
- Исәнмесез. Хәерле көн (Кунаклар янына килеп елмаеп исәнләшәләр).
Балалар минем яныма килегез әле. Хәзер без сезнең белән «Елмаегыз»
дигән уен уйнап алырбыз.
Слайд Елмаегыз уң кулга,
Елмаегыз сул кулга.
Елмаегыз дуска- уң яктан.
Елмаегыз дуска сул яктан.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Менә сез нинди дус, тату балалар. Бүген дә нинди матур яңа көн туды.
Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә теләгебез, омтылышыбыз артты. Кеше
дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Бүген без дә шул
темага сөйләшербез.
III. Яңа материал өстендә эш.
Слайд - Ә хәзер «Чисталык һәм сәламәтлек иле»нә сәяхәткә барырбыз.
- Балалар юлда йөргәндә нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?
Слайд
- Батыр, кыю, ярдәмчел, җитез, көчле, дус, тату, игътибарлы, зирәк.
Чөнки юлда барганда бик күп каршылыклар очрарга мөмкин.
- Ә бу каршылыкларны үтәр өчен безгә белемнәребезне куллана белергә,
дөрес җавап бирергә туры килер.
2. Юлыбызны дәвам итәбез. Слайд Иң беренче безне серле капка каршы
ала.
- Аның алдыннан үтәр өчен безгә ягымлы сүзләр әйтеп керергә кирәк.
- Исәнмесез! Хәерле иртә! Хәерле көн! Хәерле кич! Тыныч йокы! Зинһар
өчен! Сәламәт бул! Зур рәхмәт! Исән бул! Ашыгыз тәмле булсын! Хушыгыз!
Сау булыгыз! Әссаләмәгаләйкем! Гафу итегез! Зинһар өчен! Мөмкин булса!
Хәерле юл! Уңышлар телим! Хәерле сәгатьтә!
Слайд 3.Юлыбызны дәвам итәбез.( Каршыга чыбык тоткан бер
шапшак малай килә.)
- Балалар, бу кем?
- Бу шапшак, пычрак малай.
- Син монда ни эшләп йөрисең?
- Ә мин һәрвакыт шулай пычрак йөрим, нәрсә булган? Менә чишмә суларын
болгатып, уйнам йөрим.
- Ул кайсы әкияттәге малайга охшаган?
- Чуковскийның «Юындыр» әкиятендәге шапшак малайга.
- Балалар, аңа ничек ярдәм итеп була? Юыну өчен нәрсәләр кирәк?
- Слайд Су, сабын, сөлге, теш пастасы, щетка, мунчала.
- Чиста, пөхтә йөрү өчен ни эшләргә кирәк?
- Көндә иртән юынырга. Битне кулларны сабын белән юарга. Тешләрне
паста, щетка белән чистартырга, чәчләрне тарак белән тарарга.
"Юындыр"уены апшак малайга эшләп күрсәтәләр)
Иртә белән торабыз... (Бит, кулларны юабыз)
Бит-кулларны югачтын (Тешләрне чистартабыз)
Аш алдыннан һәрвакыт... (Кулыбызны юабыз)
Аякларны кичен ... абын белән юабыз)
Атнага бер, ике тапкыр ... унча, я душ керәбез)
Нәтиҗә: Корней Иванович Чуковский: "Иртәсен дә һәм кичен дә юынырга
кирәк, бик кирәк..." - дип юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, юыну гына да
җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, душ кабул итәргә, сабын һәм
мунчала белән юынырга, аяк киемен һәм өс киемен чистартырга, бүлмәне
җилләтергә, торакны һәрвакыт җыештырып торырга, ишегалдын чиста
тотарга, урамда чүп ташламаска, бары чүп савытына гына салырга кирәк.
Сәламәт яшәү рәвеше чисталыктан башлана.
- Бу шапшак малай чишмә суларын болгатып йөрим,-диде.
- Чишмә суларын
пычратып йөрергә
ярыймы?
-
Юк, чөнки чишмә
суын эчәләр, ул җир астыннан чиста
булып ташып чыга, орга-
низмыбызга бик кирәк.
-
Слайд
Әйе, балалар, сусыз яшәү
мөмкин түгел. Менә карагыз
әле, бу ике стаканда
су. Берсе чиста чишмә суы, ә берсе болгаткан пычрак су. Пычрак суда кәгазь
пычранды, шулай булгач аны эчәргә ярамый. Ә чиста суда кәгазь дә ак, чиста
калды,-
димәк аны эчәргә ярый.
- Әйдегез әле, балалар, җайлашып утырыйк, уч төбенә чиста су салып,
пышылдап теләкләр телик. Шапшак малайга киңәшләребезне бирик.
УЕН: «УЧ ТӨБЕНДӘ ПЫШЫЛДАУ»
- Нинди теләкләр теләдегез?
- Мин бу малай суларны пычратып йөрмәсен дип теләдем.
- Мин барыбызга да сәламәтлек теләдем.
- Мин бу малайга юыну өчен кирәкле булган әйберләр бүләк итәр идем, дип
теләдем.
- Әгәр дә укучылар сез мин әйткән табышмакларның уйлап, җавабын әйт-
сәгез, Фәниснең теләге тормышка аша. Йә, кем өлгер?
Слайд
1. Бит-кулыңны юасың,
“Һай рәхәт!”- дип куясың.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен тарата. (Сабын)
2. Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кисып.
Щётка белән гомергә
Яшиләр бергә-бергә. (Теш пастасы)
3. Тешләре бар, ләкин аралы,
Нәрсә икән уйлап кара әле.
Иртән торсам шуны эзлимен
“Чәчләремне рәтлә тиз!”- димен. (Тарак)
4. Тыгыз бәйләнгән кыллар
Гүя игезәк уллар.
Тешкә таба кертәсең,
Алга-артка йөртәсең. (Теш щёткасы)
5. Кирәк булса мунчада
Минем исемем … (Мунчала)
- Менә сиңа Фәнис бездән бүләк.
- Белдем, аңладым, рәхмәт сезгә, сау булыгыз.
Аромотерапия
- Балалар, суның гына түгел, һаваның чиста булуы да сәламәтлеккә бик
кирәк. Бигрәк тә чыршы, нарат үскән урман һавасы безнең сәламәтлеккә бик
уңай йогынты ясый, чөнки бу агачларның исе микробларны үтерә, сулыш
юлларын чистарта,акыл эшчәнлегенә бик файдалы. Менә шушы сихри
савыттан нарат маеның исен иснеп карыйк әле. Тирән итеп сулыш алабыз.
Слайд 4. Юлыбызны дәвам итәбез. Безгә хәзер чишмәгә шушы вак ташлы
юлдан үтәргә кирәк.
- Карагыз әле, укучылар чишмәбез янында шапшак малай таягы белән
уйнап никадәр таш чәчкән. Ташлардан чишмәне чистартыйк һәм аларны
алып бераз уйнап алабыз (уч төбендә, маңгайда, бит, кулларда бер-берсенең
аркасында тәгәрәтеп уйнату).
- Ташларны менә бу урынга куеп калдырыйк. Әйтегез әле, укучылар чиста-
пөхтә йөргән балалар нинди була?
- Таза, сәламәт, шат күңелле.
Динамик пауза инем тәнем".
Башым минем -башкаем (сыйпыйбыз)
Күзләрем - шаяннарым (як-якка карана)
Бит алмаларым - йомашккайларым (сыпыра)
Колакларым - тыңлаусызларым (тарткалый)
Тешләрем - сездән башка нишләрмен (шакылдата)
Җилкәләрем- чикерткәләрем (сикертеп ала)
Кулларым - ярдәмчеләрем (исәнләшеп кочаклаша)
Аякларым - йөгерекләрем (йөгереп йөри).
Слайд Шапшак малай, чистарынып, кәрзин тотып керә.
- Менә мин сезнең киңәшләрегезне тыңлап, сезнең янга чистарынып,
юынып килдем. Шул хәтле рәхәт булып китте, зур рәхмәт сезгә. Яхшылыкка
яхшылык белән җавап бирергә кирәк, менә мин сезгә үз бакчабызда үскән
алмаларны алып килдем, чиста су белән әйбәтләп юып китердем. Кабул итеп
алыгыз.
- Рәхмәт.
- Сәламәт булу өчен тагын нәрсәләр кирәк?
- Витаминга бай ашамлыклар.
Слайд
- Менә без «Витаминнар бакчасы» янына килеп җиттек. Анда нәрсәләр
үсә?
- Яшелчәләр, җиләк-җимешләр.
- Алар барысы да бик файдалы, һәрберсендә безнең организмга кирәкле
витаминнар бар.
Витамин “вита” тереклек дигән сүз.
- Хәзерге вакытта берничә дистә витамин билгеле. Уңай булсын өчен аларны
хәрефләр белән билгелиләр.
А витамины җитешмәгәндә, күзләр начар күрәләр, балаларның үсүе туктала,
тире өсте кибә һәм бозыла.
А витамины балык, сыер маенда, кызыл борычта, кишердә, кузгалакта,
яшел суганда, помидорда, абрикоста, каймакта, сырда, йомыркада бар. Бер
кызыл помидор яки бер алма ашасаң, организмга А витаминының көндәлек
микъдары кергән дигән сүз.
В витаминын җыелма витамин дип йөртәләр. Ул берничә төр витаминга,
мәсәлән В1, В2, В6, В12, В15 бүленә һәм төрле авыруларны дәвалауда
кулланыла. Йөрәк, кан тамырлары, ашказаны, сулыш органнары, күз, тире
һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла.
В витамины группасы арыш һәм соры икмәктә, бодай, солы һәм карабодай
ярмасында, борчак һәм фасольдә, сөт һәм эремчектә, ит һәм балыкта,
йомыркада бар.
С витаминын да кешеләр, яшьтән үк куллана башлыйлар, һәм ул витамин
һәркемгә иң кирәкле витамин булып санала.Ул азканлылыкны дәвалый,
нечкә кан тамырлары стеналарын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, кешедә
йогышлы авыруларны булдырмауга ярдәм итә.
С витамины киптерелгән гөләп җимешендә, кара карлыганда, кызыл
борычта, кузгалакта, помидорда, лимонда, кызыл карлыганда, мандаринда,
алмада, кәбестәдә, яшел борчакта, редискада һәм кишердә була.
Д витамины җитешмәгәндә, кеше организмы минераль тозларны үзләштерә
алмый һәм балаларда рахит авыруы барлыкка килә, скелет
зәгыйфьләнә.
Слайд
- Ә сез сәламәтлеккә кагылышлы нинди мәкальләр беләсез:
- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- Сәламәтлек - зур байлык.
- Байлык бер айлык, саулык гомерлек.
- Байлыкның башы – тазалык.
- Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.
- Таза булсаң таш та ярып була.
- Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.
Нәтиҗә: Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы, шуңа күрә күбрәк
хәрәкәтләнергә тырыш. Иртән зарядка эшләргә, күбрәк саф һавада хәрәкәтле
уеннар уйнарга, физик хезмәт, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк.
Чаңгыда шуу, йөзү, спорт уеннары белән дус булу сәламәтлек өчен фай-
далы.
Сәламәт буласың килсә... сезгә киңәшем шул балалар:
-Һәр иртәне елмаеп, күтәренке күңел белән башлагыз;
-Мин сәламәт, мин барысын да булдырам, - дип кабатлагыз;
-Үзегезне ихтирам итегез, яратыгыз.
Шушы киңәшләремне тотсагыз, сез сәламәтлегегезне югалтмассыз.
Чыныгыгыз, спорт белән шөгыльләнегез.
IV. Йомгаклау.
- Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан да, дөньяда иң
кирәк нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы.
Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәла-
мәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару -
сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни
бу үзеңнең тәнең, киемең һәм торагыңны чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт
һәм ялны дөрес оештыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлы начар гадәтләрне
булдырмау.
Димәк, балалар кешеләргә иң кирәге сәламәтлек икән. һәрбер кеше үзен
яратырга, сәламәтлеген сакларга тиеш.
- Балалар, начар гадәтләр булдырмаска тырышыгыз. Сәламәт булыгыз.
Сезгә шундый матур, файдалы дәрестә активлык күрсәткәнегез өчен
рәхмәт.