Презентация "Билгеләү алмашлыклары" 6 класс

Подписи к слайдам:
  • Исәнмесез, барыгыз да !
  • Хәерле көн телик кояшка,
  • Хәерле көн телик дусларга,
  • Хәерле көн телик барчабызга.
  • Исәнмесез, барыгыз да !
  • Хәерле көн телик кояшка,
  • Хәерле көн телик дусларга,
  • Хәерле көн телик барчабызга
  • Һәм иминлек телик елларга !
Алмашлык
  • мөстәкыйль сүз төркеме
  • Исем, сыйфат, сан, рәвешне алмаштырып килә
  • 7 төркемчәсе бар
  • Сөйләмне җыйнак һәм матур яңгырашлы итә,
  • җөмләдә төрле җөмлә кисәге булып килә.
  • Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Алмашлыкларны табып, төркемчәсен билгеләгез.
  • Туган тел
  • Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
  •         Җитсен иде һәрбер күңелгә,
  •         Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
  •         Үзләренең асыл телендә.
  •         Атом көче, радио заманында
  •         Күрсәм иде шуны мин тагын:
  •         Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
  •         Тапса фәкать кардәш, туганын.
  •         Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
  •         Кем аркылы, ничек белдем мин?
  •         Бишектә үк мине өйрәтүчем,
  •         Туган телем - бәгърем, син ул, син!
  •         Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
  •         Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
  •         Син аңлаттың миңа, туган телем,
  •         Син өйрәттең миңа һәммәсен. (Х.Туфан)
УМ кую ситуациясе (теманы чыгару). Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан өзекләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән алмашлыкларның төркемчәсен әйтегез һәм дәреснең УМ (тема) куегыз.
  • УМ кую ситуациясе (теманы чыгару). Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабыннан өзекләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән алмашлыкларның төркемчәсен әйтегез һәм дәреснең УМ (тема) куегыз.
  • Тәрбияле бала, бетмәс вә төкәнмәс хәзинә булса да, тәрбияле булмак та бик җиңелдер. Тәрбияле бала булырга һәр баланың кулыннан килер һәм көче җитәр. Атам вә анам шатлансын, кешеләр миңа рәхмәт әйтеп, мине яратсыннар һәм мине күчергеч итеп сөйләсеннәр, дигән балаларның барчасы тәрбияле була белерләр.
Тема :
  • Билгеләү алмашлыклары.
  • Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Билгеләү алмашлыкларын табып, ачыклап килгән сүзе белән язып алыгыз, кайсы җөмлә кисәге булуын билгеләгез.
  • Мәрхәмәтле булыйк олыларга
  • Миһербанлы булыйк кечегә.
  • Яхшы сүзебезне кызганмыйк без
  • Дөньядагы һәрбер кешегә.
  • Гомер бит ул аккан сулар кебек
  • Шаулый-шаулый үтә дә бара.
  • һәр эшләгән яхшылыгың синең
  • Кешеләрнең күңелендә кала. (Р.Гарифуллина )
  • Билгеләү алмашлыклары.
  • Зат һәм предметларны
  • аерым-аерым белдерә
  • Зат һәм предметларны
  • гомумиләштереп белдерә
  • Һәр
  • Һәрбер
  • һәркем
  • Һәрнәрсә
  • үз
  • Бар
  • Барлык
  • Һәммә
  • Һәммәсе
  • бөтен
Билгеләү алмашлыгы
  • Бирелгән сорауларга нигезләнеп, билгеләү алмашлыгының моделен төзегез:
  • 1.Зат яки предметны ничек белдерәләр?
  • 2. Кайчан төрләнәләр, ә кайчан төрләнмиләр?
  • 3. Кайсы җөмлә кисәге булалар?
  • Зат һәм предметларны гомумиләштереп яки аерым-аерым да белдерәләр
  • Үзләре ачыклаган исем урынында килсәләр, исем кебек төрләнәләр
  • Җөмләдә күбрәк аергыч булып киләләр
  • - Дәрестә нинди уку мәсьәләсе
  • тикшердек ?
  • - Нәрсәләр белдек ?
  • Белемнәрне бәяләү:
  • Өй эше:
  • А) 182 нче күнегү.
  • Ә) Ярым иҗади: әдәби әсәрдән билгеләү алмашлыклары кергән җөмләләр язып килергә.
  • Б) Иҗади: 185 нче күнегү. Төрле алмашлыклар кертеп “Икмәк- өстәл күрке” дигән темага диалог төзергә.
  • Дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!