Конспект урока "Бүлмә гөлләрен карау"
Практик дәрес темасы: Бүлмә гөлләрен карау.
Максат. Укучыларны бүлмә гөлләренең күплеге белән таныштыру, аланы тәрбияләү
кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау, кеше тормышында гәлләрнең әһәмиятен
аңлату.
Җиһазлау: бүлмә гөлләре, экран, компьютер, презентация, китаплар күргәзмәсе.
Бурычлар:
Укыту бурычлары
1.Бүлмә гөлләре һәм аларның яшәү шартлары белән таныштыру.
2. Җылы яклардан китерелгән гөлләрне безнең бүлмә шартларына яраклаштыру серләре
турында мәгълүмат бирү
3.Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәнү
4.Кеше тормышындабүлмә гөлләренең әһәмиятен ачыклау.
Үстерү бурычлары:
1. Укучыларны тыңларга һәм иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәтү
2. Укучыларны алган белемнәренә таянып эшләргә өйрәтү.
Тәрбия бурычлары:
1. Бүлмә гөлләренә сакчыл караш тәрбияләү,бүлмә гөлләрен булдыруга кызыксыну
уяту, эстетик зәвык тәрбияләү, иптәшләреңә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Дәрес төре. Практик дәрес.
Җиһазлау:мультимедиялы проектор,микроскоп, бүлмә гәлләре.практик эш өчен кирәк
материаллар, бүлмә гөлләре турында өстәмә әдәбият
Укыту ысуллары:
- проблемалы ысул
- өлешчә тикшеренүысулы
- эзләнү ысулы
Эш төрләре: индивидуаль,фронталь, мөстәкыйль тикшеренүле
Укыту чаралары: мультимедиялы презентация, бүлмә гөлләре турында өстәмә әдәбият
Планлаштырылган нәтиҗә:
Укучылар белергә тиеш:
1. Җылы яклардан китерелгән гөлләрне безнең бүлмә шартларына яраклаштыру
серләрен
2. Бүлмә гөлләрен карау тәртибен
Укучылар эшли белергә тиеш:
1. Танылган бүлмә гөлләренең исемнәрен белергә;
2. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә.
Дәрес планы
1. Оештыру.
2. Актуальләштерү.
3. Яңа материалны үзләштерү.
4. Ныгыту.
5. Дәрескә йомгакясау.
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру.
- Балалар, безнең дәрескә бүген күп кенә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән
исәнләшик. Алар безнең дәрестәге эшебезне карап утырачаклар һәм дәрес азагында
үзләренең фикерләрен сезгә җиткерерләр.Шуның өчен сез бик тырышып эшләрсез һәм
сорауларга да төгәл итепҗавап бирерсез дип ышанып калам.
II. Укучыларның активлыкларын үстерү. (Гөлләр идәндә, шкафта, шкаф өсләрендә)
- Балалар, сез сыйныф бүлмәсендә үзгәрешләр күрәсезме?
- Ул нинди үзгәрешләр?
- Ни өчен мин гөлләрнең урыннарын алыштырдым дип уйлыйсыз? (проблема)
- Гөлләрнең яңа урыннары аларның үсешләре өчен яхшымы? (проблема)
- Ни өчен?
- Әйе, укучылар, бу гөлләр безгә җылы яклардан килгән. Андагы һава торышы бу
гөлләр өчен бик уңайлы. Ләкин бүлмә гөлләре (ни өчен шулай аталалар) безнең
бүлмә шартларында да үсә алалар. Сез бит күреп торасыз, безнең сыйныфта да бик
күп төрле гөлләр үсә. Сыйныфта булган бүлмә гөлләрен тану һәм исемнәрен истә
калдыру өчен мин сезгә презентация күрсәтәм. Ә сезгә презентация караганнан соң
шундый сорау булачак.
- Ни өчен без гөлләрне үстерәбез?
- Нинди гөл исемнәрен истә калдырырсыз микән?
- (Презентация, 12 слайд)
- Бүлмә гөлләре савытларына гөлләрнең исемнәрен ябыштыру.
III. Яңа материалны аңлату.
Бүлмә гөлләренинди табигатькә керә соң ул? (терек табигать)
Терек табигатьне һәрдаим саклап һәм карап торырга кирәк.Терек табигатьне саклау
барлык кешеләрнең дә бурычы ул.
Дәреслек белән эш.
- Кемнәрнең өйләрендә рәсемдәге кебек бүлмә гөлләре бар?
-Сез алар турында нәрсәләр беләсез?
- Алар турында сез тагын нәрсәләр белергә теләр идегез? (проблема)
(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Туфрак, яктылык, җылылык, һәм суның бервакытта кирәк булуы ачыклана.
(мисаллар китерелә)
ФИЗМИНУТКА (хәрәкәтләр) “Кояш, һава һәм су”
-Һәр гөлне дә бертөрле тәрбияләп буламы? (җәй һәм кыш вакыты)
- Без бүген шул сорауларга җавап биреп карарбыз.
Шулай булгач без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Дәреснең темасын китереп чыгару.
Бүлмә гөлләрен карау.
Бүлмә гөлләрен без ничек үстерергә һәм тәрбияләргә тиеш соң?
Бүлмә гәлләрен карауның үз кагыйдәләре бар .Сез шуларның кайсыларын беләсез?
Кагыйдәләр белән таныштыру.
1) гөлләрнең туфракларын йомшарту.
2) су сибеп тору. (бүлмә температурасы)
3) шома яфраклы гөлләрнең яфракларын сөртеп тору.
4)гөлләрнең өсләренә су чәчү.
– Гөлләрнең яфраклары безгә нәрсә турында сөйли микән? Без сезнең белән тикшерү
эше эшләп карыйк
1. Бер гөлнең яфрагы өстендә тикшерү эше 60 тапкыр зурайтылган микроскоп белән
алып барыла.
2. Яфрактагы булган тузан бөртекләре һәм су тамчылары барлыгы ачыклана. Кеше
тәнендәге кебек күзәнәкләр барлагы ачыклана. Андагы кечкенә күзәнәкләр аша
гөлләр сулый. Алар сулаганда угликислый газны үзләренә алалар, ә кеше
организмы өчен кирәк булган кислородны бүлеп чыгаралар.Шулай итеп алар
һаваны чистарталар. Гөлләрнең яшел яфраклары үзләре өчен азыкны,
яктылык һәм җылылыкны кулланып, су белән һавадан эшлиләр.
3. Гөлләр матурлык чыганагы булып та торалар. Шул матурлыкны без үзебез дә
саклый алабыз бит. Нинди кагыйдәләр барлыгын искә төшереп практик эш эшләп
алыйк эле.
V. Практик эш.
Укучылар белән берлектә бүлмә гөлләрен тәрбияләү парларда алып барыла.
( туфрак йомшарту,су сибү һәм су чәчү, саргайган яфракларны кисү)
VI. Йомгаклау.
Без сезнең белән дәрестә нәрсә турында белдек?
Үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз?
Кулланылган әдәбият:
1. Окружающий мир. 1класс. А.А.Плешаков, М.Ю. Новицкая. Москва.
“Просвещение” 2011 год.
2. 1000+ 1 совет по уходу за комнатными растениями"/ Автор - сост. Е.Манжос. - М.:
АСТ; Мн.: Харвест, 2005.
3. Дневник сезонного ухода за комнатными растениями и цветами/С.Л.Быховец,
В.М.Гончарук - Мн.: Харвест, 2004. - 384с. Издательство: Фитон+ Год: 20051000
4. Уход за комнатными растениями. Практические советы любителям цветов. :В. В.
Воронцов. Издательство: Фитон+ Год: 2005