Тест "Хайваннарның төрлелеге һәм тереклеге"

Тема :”Хайваннарның төрлелеге һәм тереклеге”.
1. Хайваннар турындагы фән ничек атала ?
А)ботаника
Б)зоология,
В)астрономия.
2.Хайваннар – ул ...
А)кошлар, җәнлекләр, балыклар, кәлтәләр, еланнар, бакалар.
Б)кошлар, җәнлекләр, балыклар,гөмбәләр, үсемлекләр.
В)кеше, , микроб, кошлар, җәнлекләр, балыклар.
3.Балыкны гына сайлап ал :
А)дельфин,
Б)бегемот,
В)карп.
4.Кайсы хайваннар үлән ашаучы ?
А)сыер, бегемот, жираф,
Б)бүре, төлке, кабан,
В)поши, тюлень, кит
5.Кайсы туклану чылбыры дөрес ?
А) нарат- тукран кайры коңгызы,
Б) лайлач – кәбестә - бака,
В) арыш – тычкан – елан – бөркет
6.Әгәр кешеләр “арыш – тычкан- төлке” дигән туклану
чылбырында төлкене юкка чыгарсалар нәрсә була ?
А) тычканнар күбәя һәм арыш уңышы кими,
Б) тычканнар күбәя һәм арыш уңышы арта,
В)башта тычканнар күп була, ә аннары арыш уңышы кими.Шуңа
күрә тычканнар да кими башлый.
Тема : “Хайваннарның үрчүе”.
1.Кайсы хайваннар балаларын тереләй тудыра һәм имезә ?
А) кошлар,
Б)җәнлекләр,
В) балыклар,
2. Нинди сүз төшеп калган : уылдык - ... җитлеккән балык ?
А) личинка,
Б)маймыч,
В)чукмарбаш,
3. Нинди сүз төшеп калган : күкәй - личинка - ....- күбәләк ?
А)курчак,
Б) кошчык,
В)уылдык,
4.Чикерткә - бөҗәк. Ул үрчегәндә курчак стадиясен үтәме ?
А)бөтен бөҗәкләрнең дә курчак стадиясе була.
Б) чикеркәдә бу стадия юк,
В) чикерткә күкәеннән башта зур бөҗәк чыга.
5.Елның кайсы вакытында балык тотарга ярамый ?
А) язын,
Б)көзен,
В)кышын.
6.Чебеннең үрчү стадияләренең кайсысы төшеп калган ?
А) күкәй,
Б) курчак,
В) җитлеккән бөҗәк.