Классный час "ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?" 4 класс

1
ЮЛ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕН БЕЛӘСЕҢМЕ?
(класс сәгате)
Максат. Юл йөрү кагыйдәләре, юлның шартлы билгеләре турында белгәннәрен кабатлау;
сөйләм телен, сәнгатьле уку күнекмәләрен, уйлау сәләтен үстерү; ярышу, бер-береңне узарга
тырышу рухы тәрбияләү; юл йөрү кагыйдәләрен тагын да тирәнрәк өйрәнергә кызыксыну уяту.
Җиһазлау.Юлның шартлы билгеләре, юл йөрү кагыйдәләренә сюжетлы рәсемнәр, 1 дән
5 кә кадәр цифрлар язылган карточкалар, светофор макеты, эмблемалар, магнитофон, “медальләр”.
Уенның барышы.
I. Уенның максаты белән таныштыру. Командаларга бүлү, исемнәр бирү.
Бүгенге безнең класс сәгатебезнең девизы: “Юлда булсаң уяу йөр,
Юлда да акыл кирәк”.
I I. Түбәндәге шигырь юлларының нинди юл йөрү кагыйдәсенә туры килгәнен әйтү.
1. Юлны аркылы чыкканда,
Иң гади бер кагыйдә:
Башта карап ал син сулга,
Ә аннан кара уңга.
(Юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга карарга кирәк).
2. Машина узганын көтми,
Йөгермә син тизрәк.
Моны белү һәр балага
Кайда йөрсә дә кирәк.
(Юлны машина узып киткәч, йөгермичә генә чыгарга кирәк).
3. Юлда йөрсәң, бул син өлгер,
Светофорның төсен бел.
“Кузгалма! - ди кызыл төсе,
Сабыр, - дия сары күз”.
(Светофорның төсләре нәрсә аңлатканын белергә кирәк).
4.Урам аша чыгарга кирәк
Тиеш урында гына.
Светофорның “кузгал!” – дигән
Яшел утына гына.
(Юлны аркылы чыкканда светофорның яшел уты янгач чыгарга ярый).
5. Автобустан төшү белән
2
Туктап тор син бер ара.
Тик автобус киткәч кенә,
Юлдан чыгарга була.
(Автобус үтеп киткәч кенә юлны аркылы чыгарга кирәк).
6. Әгәр чыгып җитә алмасаң,
Уртасында туктап тор.
Аннан тагын уңга карап,
Юлыңны дәвам иттер.
(Юлны чыгып җитә алмасаң, уртасында көтеп торырга кирәк).
7. Исән-имин булыйм дисәң,
Уйнама син юлларда.
Юл янындагы тауда да
Шума син чаңгы – чана.
(Юлда, юл кырыенда уйнарга ярамый).
8. Трамвай артына асылынып
Бара күрмә һичкайчан.
Иң куркыныч нәрсә дә шул:
Онытма син беркайчан.
(Трамвай артына асылынып барырга ярамый).
9. Юл читендә ни аңлаткан
Билге басып торганын,
Зур теләк белән өйрән син
Юл йөрү кагыйдәсен.
(Юлның шартлы билгеләрен белергә кирәк).
I I I. “Дөрес, дөрес түгел” дигән уен. (укучылар һәрберсе үзенең карточкаларына “+” һәм
-” тамгаларын куя).
1.Җәяүлеләр өчен иң куркыныч урын-юл чаты. (+)
2.Мәктәпкә соңга калсаң, юлны йөгереп чыгарга ярый. (-)
3.Тротуардан йөргәндә, уң яктан барырга кирәк. (+)
4.Светофорның сары утына туктап торырга кирәк. (+)
5.Юл кырындагы тротуарда туп белән уйнарга ярый. (-)
6.Транспортка кергәч, тизрәк урын алырга кирәк. (-)
7.Әгәр дә светофорның кызыл уты янса, ә машина ерак булса чыгарга ярый. (-)
8.Һәрбер кешегә юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. (+)
IV. Музыкаль пауза. Р.Хафизова сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе “Уткүз” җыры.
3
(Роза Хафизова светофор сүзен уткүз дип тәрҗемә иткән).
V. Светофор турында шигырьләр сөйләү.
1. “Светофорга мәдхия” (язучы Йолдыз). (“мәдхия” сүзе аңлатыла).
2. “Светофорның өч сүзе” Ш.Галиев.
VI. Рәсем астына язылган сорауларга җавап бирергә. Нинди юл йөрү кагыйдәсе бозылу
очрагын күрсәтергә.
VII. Шигырь юлларына туры килгән шартлы билгене табып, тиешле санны күрсәтергә.
1.Бу билге шундый билге:
Сине саклый ул җәяүле.
Чыгабыз бергә-бергә
Без бу юлны шушы җирдә.
(Җәяүле чыгу урыны).
2.Бу урында хикмәт нинди?
Көтә кеше ни дә булса.
Кем утырып, кайсы басып
Нинди урын әйтеп бирче.
(Тукталыш).
3. Мин кызыл түгәрәк эчендә,
Димәк, монда хәвефле!
Истә калдыр: юл ябык,
Йөри алмый җәяүле.
(Җәяүлегә юл йөрү тыела).
4.Юлда берсе авырганга
Бик кайгырган малайлар.
Булышыгыз, тизрәк аларга
Кирәк билгене сез табарга.
(Ерак түгел ашыгыч ярдәм, яки шифаханә).
5.Ясалган анда кеше,
Җир казый иде үзе.
Бәлки алтын эзлидер,
Шуңа да юл ябыктыр.
(Юл эшләре алып барыла).
VIII. Ял минуты. Светофор уены.
Музыка уйный, укытучы чиратлаштырып яшел, кызыл, сары төсләрне күрсәтә.
Кызыл төскә бармак яныйлар.
4
Сары төскә туктап калалар.
Яшел төскә бииләр.
IX. Һәр команда үзенә бирелгән табышмакның җавабын табарга, сорауларга җавап бирергә
тиеш.
1.Җәен, көзен, яз, кышын,
Иртән, кичен, көндезен,
Ача, йома өч күзен.
Телсез әйтәдер сүзен,
Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор)
2.Алда да бар, артта да бар,
Борылган да сырылган,
Озын булып сузылган. (юл)
3.Кечкенә генә өйләр
Урам буйлап йөриләр.
Малайларны, кызларны
Йөртәләр бу өйләр. (автобус)
1.Хәрәкәт юк, туктагыз,
Светофорда төс ... (кызыл)
2.Көттек, көттек: ул янды,
Чыгарга рөхсәт бирде ... (яшел) төс.
3. Ул кызылдан соң килә.
Әзерлән, диеп әйтә ... (сары) төс.
1.Без йөрибез урамда,
Дөресрәге ... (тротуар) да.
2.Транспорт көтә торган урын - ... (тукталыш).
3.Җәяүлеләрнең юл аркылы чыга торган сукмагы - ... (зебра).
1.Транспортта йөргәндә сез кем? (пассажир)
2.Юл йөрүчеләр өчен иң куркыныч урын - ... (юл чаты).
3.Тротуарның кайсы ягыннан йөрергә кирәк? (уң ягыннан)
1.Кайчан транспортка утырырга була? (туктагач)
2.Җәяүлеләр йөри торган урын - ... (тротуар).
3.Юллар кисешкән урын - ... (юл чаты).
1.Сары утка нишлиләр? (көтеп торалар)
2.Яшел утка нишлиләр? (юлдан чыгалар)
3.Кызыл утка нишлиләр? (туктыйлар)
5
1. Самолет, вертолет - ... (һава) транспорты.
2. Поезд, трамвай - ... (тимер юл) транспорты.
3. Пароход, көймә - ... (су) транспорты.
Кызыклы сорау. Хуҗа Насретдинның транспорты нәрсә булган?
X. Юл йөрү кагыйдәләре буенча мәсьәләләр чишү.
1. Малайлар юлдан ерак түгел футбол уйныйлар иде. Тупны Рамил көчле итеп тибеп
җибәрде. Туп юлга таба тәгәрәде. Рамил тиз генә аның артыннан йөгерде.
Нинди ялгышлар җибәрелде?
2. Урамны яңгыратып кычкыртып килүче ашыгыч ярдәм машинасын күреп,
светофорның яшел утына аркылы чыгып баручы Марат болай дип уйлады: “Кагыйдә
буенча светофорның яшел утына бары тик җәяүлеләр генә чыгарга тиеш бит?
Ә сез ничек уйлыйсыз?
3. Ана белән бала тротуар буйлап бара иде. Шулвакыт бала урамның теге ягында
әбисен күреп алды. Тиз генә аның янына ашыкты. Бу вакытта юлда машиналар
хәрәкәт итә иде.
Ананың ялгышы нәрсәдә?
XI. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын өйрәнү.
Юл аркылы чыкканда,
Уңга – сулга карарга
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Светофорны тыңларга,
Кагыйдәне бозмаска
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Юл билгеләре белән
Дус яшәргә һәрвакыт
Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.
Белсәгез сез шуларны,
Кагыйдәне, юлларны
Яшәрсез сез, яшәрсез сез хәвефсез гел.
XII. Ярышка нәтиҗә ясау. Җиңүчеләрне билгеләү.