Конспект "Кояш гомере телибез әни сиңа" 4 класс

Благовещен шәһәре 5-нче санлы урта мәктәбе
Кояш гомере телибез әни сиңа
(әниләр көненә багышланган кичә)
Төзеде: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Казыханова Ә. М
Максат: Балаларда әниләргә карата ярату ихтирам, кадер-хөрмәт,
әдәплелек,әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү ;гаиләдә әниләр тәрбиясенең әһәмиятен
ачу; тыңлаучан булырга өйрәтү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади
активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: Рәсемнәр, стенгазета, плакатлар, открыткалар, төсле каләмнәр, чәчкәләр,
шарлар.
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле әниләр, әбиләр! Тормышыгыз матур,
йөзләрегез көләч, сәламәтлегегез һәрдаим юлдашыгыз булсын. Шушы бәйрәм көне
күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлелек, өегезгә иминлек алып килсен, яшәргә
көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.
Әни – дөньяда иң якын, иң кадерле кеше ул!
- Бала чакта төн йокыларын калдырып сине кем караган?
- Әни!
- Елаганда, кочагына алып кем юаткан?
- Әни!
- Беренче тапкыр сине мәктәпкә кем алып килгән?
- Әни!
Укучы: Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә төшерә.
Кая барсаң, күз алдында,
Һәрчак күңелеңдә яши.
Ул - безгә иң якын кеше,
Ул, белегез – безнең әни.
Яратам мин илемне
Г. Байбурин сүзләре
Р.Сөлмәнов көе
Әни белән гөл утырттык,
Гөлләр хус ис тарата.
Уңганым дип, үскәнем, дип,
Әни мине ярата.
Гөлләр хус ис тарата,
Әни мине ярата.
Һәр көн саен сулар сибәм,
Яратам мин гөлемне.
Гөлләр кебек илем матур,
Яратам мин илемне.
2.Күмәкләшеп,барыбыз бергә
Җырлап алыйк ,әйдә әле
Котлы булсын !Гөрләп торсын әниләрнең бәйрәме.
Җыр.Ә.Бикчәнтәева сүзләре.В.Агапов көе.”Әниләр бәйрәме
Укучы: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә.
Нигә кояш безгә көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген – җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Бер төркем бала өстәл артында сүрәт төшерә.
1 бала: Кояш чакыра урамга,
Тамчылар тама тып-тып.
Бүләккә дип сүрәт эшлим,
Төсле каләмнәр тотып.
Кояш балаларның сүрәтләрен карап йөри.
2 бала: Без урамга чыкмый, диеп,
Үпкәли күрмә, Кояш.
Карап кына торма болай,
Ярдәм ит, әйдә, булыш.
Кояш: Бу мәктәпнең балалары,
Кара, ничек уңганнар.
Әллә инде алар бүген
Миннән иртә торганнар.
3 бала: Кояш кызы, оныттыңмы
Бүген бәйрәм икәнен?
Ә без менә купшы күлмәк
Киеп алдык иртән үк.
Кояш: Юк ла, әниләр бәйрәмен
Мин үземдә көттем бит
Әйтми генә бер кемгә дә
Мин дә күлмәк тектем бит.
Яңа күлмәген күрсәтеп, бөтерелеп биеп ала.
Алып баручы: Хөрметле кунаклар, кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән
котлыйбыз. Сезгә сәләмәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт
шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз.
Дөньядагы барлык шифалардан
Көчле, әнкәй, назлы карашың.
Син булганда янда мин сулмас гөл,
Син яңгырым минем, кояшым.
Балалар:
1.Әниемне сагынып көтәм
Кайчан эштән кайтыр икән
Өстәлне дә үзем сөртәм
Уйный торгач арып бетәм
Курчагым да йоклый күптән
Ә мин әниемне көтәм.
2.Син, әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганда без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
3.Шат күңелле, үткер сүзле
Безнең сөйгән әниләр.
Мәңгегә тормышны бизәп,
Якты нурлар чәчәләр.
Алар дәртле һәм гайрәтле,
Куркыу белмәс йөрәкле.
Эш дигәндә иң алдыңгы,
Һич тә талмас беләкле.
4.Ана күңеле кояш диләр
Ул кояшлы, якты гел
Кайгылар булган чакта
Җылыта бит бу күңел.
5.Бөтен әниләргә кояш
Тигез өләшсен нурын –
Таңыгыз нурлы булсын!
Таңыгыз нурлы тусын!
Алып баручы: Җырлар җырлап, бии-бии
Түгәрәктә уйныйбыз
Аналарны яратабыз.
Аларны без зурлыйбыз.
А.Б Әни өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз,җылылык һәм күңел тойгысы!Әни һәр кеше өчен иң
кадерле,иң сөйкемле зат ул!Менә шуңа да без әниләребезне олылыйбыз,зурлыйбыз.
Татар халык биюе.
Бию
Алып баручы: Минем өчен җир шарында,
Әни, син бит бер генә.
Бүгенгедәй кояш кебек
Елмаеп тор гел генә.
Бала белән Күбәләк
Г.Тукай
- Әйт әле , Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
-Мин торам кырларда,
Болында, урманда,
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы,
Аш буладыр миңа
Чәчкәләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы. Рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
Алып баручы: Иң асылын җырларымның
Җырлыймын, әни, сиңа.
Гөлләрдән дә, җырлардан да
Чибәрсең, әни, миңа.
А.Б Ана!Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак
табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне йөкләгән.
Хатын-кыз иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.
Әниләргә Алла ярдәм бирсен
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Җыр:Р.Корбан сүзләре.М.Минһаҗев көе.”Әниемә”
Әни белән сөйләшү
Әни, әни дөнья нигә матур?
Син көлгәнгә, кояш көлгәнгә.
Һәр таң саен ник аллана кояш?
Төшмәсен дип җиргә күләгә.
Әни, әни күзең нигә зәңгәр?
Зәңгәр күккә, кызым, бакканга.
Әни, әни нигә шатланасың?
Алмагачтай чәчәк атканга,
Алмагачтай бәхетем – син,
Куанычлар шуннан арта да.
Разил Вәлиев
Алып баручы: Сезнең өчен, әниләр,
Кояш чәчсен нурларын.
Китерербез без дә үскәч
Шатлыкларның зурларын.
ҖЫР
Балалар:
Иң йомшак куллар
Иң көчле иңнәр
Иң матур күзләр
Иң дөрес киңәш
Иң нечкә күңел
Иң саф зур йөрәк
Иң кайнар сөю
Иң изге теләк
Иң җылы куен
ВМЕСТЕ Тик әниләрдә генә.
Әниләр! Рәхмәт , мең рәхмәт сезгә!
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез,әбиләребез!Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт
сезгә!Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын.Гел шулай якты йөзле,тәмле сүзле булып
калыгыз.Балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп,исән-сау булып,тыныч,мул тормышта яшәгез.
ПОКЛОН
Күңелле булды кичә,
Мичтә бәлешләр пешә.
Хәзер инде ял итик,
Бергәләп чөйләр эчик!
Бөтен әниләргә кояш
Тигез өләшсен нурын –
Таңыгыз нурлы булсын!
Таңыгыз нурлы тусын!