Конспект урока "Ашханәдә" 3 класс

Чистай муниципаль районы « 4 нче урта
гомуми белем бирү мәктәбе”нең 1 категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Гарәфетдинова Гөлсинә Магзум кызының татар теленнән дәрес планы
Дәреслек Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина Татар теле 3 класс (рус телле
укучылар өчен)
Бүлек темасы “Ашханәдә” (“В столовой”)
Дәрес темасы “Ашханәдә”
Дәреснең максаты:
- Өйрәнелгән сүз һәм җөмләләрне сөйләмдә куллану осталыгын формалаштыруны дәвам итү;
-укучыларның лексик темага бәйле белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү
-текст өстендә эш,диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу
- хәтер үстерү; өйрәнелгән җөмлә калыпларыннан урынлы файдаланырга күнектерү;
Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү
Методлар һәм алымнар: сөйләү, әңгәмә, карточкалар белән эшләү,текст өстендә эш,сюжетлы
уен, техник чаралар һәм иллюстратив материал куллану
Күрсәтмәлелек һәм җиһазлау: мультимедияле интерактив презентация, аш-су җиһазлары,
«Ашханәдә» уены өчен материаллар (ашамлыклар, бәяләр...), коммуникатив биремле
карточкалар
Предметара бәйләнеш: рус теле , этика
Дәрес барышы
1.Уңай психологик халәт тудыру. (Слайд)
-Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез бүген бик матурлар,мөлаемнар.
Көнеңне башла син матур сүздән,дигән шигырь юллары бар,без дә дәресебезне матур
сүзләрдән башладык.
- Сез дә Бер-берегезгә комплиментлар әйтегез әле.
- Кирилл,син бүген бик тыйнак!
-Рәхмәт ,Карина син бик тәмле телле.
-Софья,син бик матур!
- Рәхмәт,Вадим син дә бүген акыллы күренәсең!
-Валя синең чәчең бик матур!
-Рәхмәт Илья,син бик игътибарлы!
2.Укучылар,дәресебезне башлыйбыз.
Аудирование
Экранга карагыз һәм диктор артыннан кабатлагыз.
3.Өй эшен тикшерү
Үткән дәресләрдә без яраткан ашларыбыз турында сөйләшкән идек.
Мин сезгә өй эшен берничә төрле өй эше биргән идем.
1.Меню төзергә
2Яраткан ашларыыгыз турында җөмләләр төзергә.
Тикшереп чыгыйк әле.
1.Карина.
-Мин бәлеш пешерү рецептын язып килдем(укый)
2.Кирилл
-Мин өйрәнгән сүзләрдән җөмләләр төзедем.
-Укучылар,кем милли ризыклар турында белешмә тапты?
Карина Сафина
-Мин . (Укый)
4. Кроссвод чишү. (Слайд)
Хәзер тактага карыйбыз да кроссворд чишәбез.Барлык сүзләрне дә дөрес тапсак бүгенге
дәресебезнең темасы килеп чыга
п
ы
ч
а
к
к
а
ш
ы
к
х
ө
р
м
ә
а
ш
ч
ә
н
е
ч
к
е
Т
Ә
л
и
н
к
ә
-Укучылар,нинди сүз килеп чыкты?
-Димәк ,безнең бүгенге дәресебезнең темасы “Ашханәдә”
Бүгенге дәрестә без сезнең белән аш-су турында сөйләшербез,”Ашханәдә” дигән текст укырбыз
,диалоглар,җөмләләр төзербез.
5. Укытучы- укучылар диалогы “Ашханә” (Слайд)
-Укучылар,әйдәгез сөйләшеп алабыз:
-Мәктәптә ашханә бармы?
-Ашханә нинди?
-Ашханәдә нәрсәләр пешерәләр?
-Ашханәдә ризыклар тәмлеме?
-Сез ашханәгә йөрисезме?
-Бүген ашханәдә нәрсә ашадыгыз?
-Ашханәдә кемнәр эшли?
-Ашханәдә ничә пешекче эшли?
-Пешекчеләр нинди?
-Сиңа ашханәдә ошыймы?
-Сез пешекчеләргә нәрсә әйтәсез?
6.Бер-берсенә сораулар бирәләр. (Слайд)
7.Хәзер дәреслекләрне ачабыз,”Ашханәдә” текстын укыйбыз,тәрҗемә итәбез.
8. Текст өстендә эш.
.Сүзлек эше. (Слайд)
Рәсем буенча тәрҗемә
А) Укытучы укый
Б) укучылар чылбыр буенча укыйлар
В) Тәрҗемә итәләр
9.Тексттан табыгыз(Слайд)
10.Экранда (Слайд)
Җөмләләрне текст тәртибе буенча урнаштыр
(:6 нчы күнегү) Карточкаларда эшлиләр,бер-берсен тикшерәләр
Тактадан тикшерәләр
11.Сорауларга җавап.Берсе укый икенчесе җавап бирә.
Сораулар буенча сөйләү.(2 укучы)
12..Ашханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү. (Слайд)
Ситуатив уен.
“Ашханәдә”
13.Йомгаклау. (Слайд)
Укучылар,без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?
Сез нәрсәләр өйрәндегез?
14,Өй эше
1.Хикәя төзергә "Минем мәктәп ашхнәсе"темасына хикәя төзергә