Презентация "Баллы тормыш"

Подписи к слайдам:
  • Нәҗметдинова Гөлсинә Кыям кызы
  • 2нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы
  • Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе
  • Баллы тормыш
Максатым:
  • укучыларыма табигать хәзинәсе-бал кортларының төрлелеген һәм кызыклыгын аңлату, кешеләргә файдасына ышандыру;
  • материаль байлык хәзинәсе икәнен,дару өчен чимал бирүен дәлилләү;
  • кызыклы мәгълүматләр туплап, белемнәрне тирәнәйтү;
  • эзлекле фикерләү чыганаклары аша, әһәмиятле материалларны сайлап алу;
  • табигатькә сак караш булдыру.
Элпә канатлы, төкле буынаяклы, арткы аякларында серкә төере булган, чәчәкләрдән баллы сыекча - бал ясый торган бөҗәк, умарта корты.
  • Элпә канатлы, төкле буынаяклы, арткы аякларында серкә төере булган, чәчәкләрдән баллы сыекча - бал ясый торган бөҗәк, умарта корты.
  • Бал корты
  • Галимнәр бал турында
Борынгы Греция математигы Пифагор бал белән диета тоткан.Һәм аны күп кулланган кеше озын гомерле була, ди. Аның укучысы Апполоний, аллалар ризыгы белән тукланып, 113 яшькә кадәр яши.
  • Бал кортлары тарихы...
  • Умарта кортлары тормышы белән моннан инде берничә мең еллар элек кызыксынганнар. Кешеләр кортлар семьяларын агач куышлыгында яки башка урыннарда тапканнар, балларын җыеп алганнар. Нәтиҗәдә умарта кортлары һәлак булган, аларны үтергәннәр. Тора-бара бал табу авырая төшкән. Агач куышлыгында кортларны тапкан кеше аларны үтермәгән, ә бәлки ел саен балларын җыеп ала барган. Мондый умартачылык Россиядә йөзләрчә ел яшәп килгән. 1814нче елда гына умартаны уйлап тапканнар. Умартаның өске өлешендә бал өчен рам булган, ә астында кортлар торган. Төрле чәчәкләр нектарыннан бал эшләп чыгаручы умарта кортын бөек швед ботанигы Карл Линней 1758нче елда бал корты дип атаган. Бал кортларының токымнары бик күп, 20 меңләп. Аларның һәркайсы билгеле бер урынга җайлашкан һәм семьялар белән яши.
  • Халык әйтсә-хак әйтә.
* Җәй буе бал җыялар, Кыш буе хәл җыялар. * Елан түгел-чага, Кош түгел –оча. * Кешегә ачуы килсә, үзе үлә.
  • Табышмаклар
* Анасыз корт бал җыймас, Бал җыйса да мул җыймас. * Йорт анасы белән корт анасы бер. * Бал дисәң-бер кими, Бармак тисә- ике кими.
  • Мәкальләр
* Бал кортлары яңгыр алдыннан умарталык тирәсендә генә очалар. * Әгәр умарта кортлары көтүләре белән, мыж килеп, чәчәк атып утырган шомырт яки миләш тирәсендә очып йөрсә- иртәгесен көн аяз, ә инде акациягә һәм карлыганга ябышып утырсалар- яңгыр булачак.
  • Сынамышлар
* Бал авыз- ягымлы, тәмле телле. * Бал гына- якын,кадерле. * Балавыз сыгу- елау. * Балавыз кебек- сап-сары,юылган. * Умарта корты күк- тырыш, эшчән. Умарта оясы кебек- шаулау, гөжләү.
  • Фразеологик әйтемнәр
* Табигатьтә иң эшчән, иң тырыш тереклек ияләренең берсе- умарта кортлары. Аларның июнь-июль айларында туганнарының гомере бары 21-40 көн генә. Көз айларында туганнары язга тикле яши. * 500 кортның җыйган балы бер кашыкка сыя. * 2 км дан чәчәктәге бал исен сизә. * Бер корт 2-3 мең йомырка сала. * 3000 чәчәкне серкәләндерә. * Бер умартада 60000-120000 гә кадәр корт була. * 1секундка 200 мәртәбә канатын кага. * Кәрәзле бал берничә мең еллар бозылмыйча саклана ала икән.
  • Хикмәтле саннар...
  • Булмас димә, дөнья бу...
Дөньяда бал кортларына хәтта һәйкәл дә куелган икән. Бу һәйкәлләр Уфа, Мәскәү шәһәрләрендә урнашкан. Әгәр дә җир йөзендә бал кортлары бетсә, безнең табигатебезгә дә бик күп зыян килер иде. Кайбер риваятьләрдә хәтта, кортлар беткәннән соң, дүрт елдан кешелек бетә дип тә әйтелгән. Моның өчен һәр кеше табигатьне сакларга бурычлы. Табигать үзен яратканнарны гына ярата. Умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйган кебек, һәр кешенең һөнәри эшкә осталыгы да кирәк.
  • Кулланылган әдәбият:
  • 1) И. Х. Мияссарова “Табигать һәм балалар”
  • 2) Р. Шәрифуллин “Бал турында хикәяләр”
  • 3) З. М. Зарипова “Бал бабай”
  • 4) Балалар фольклоры
Интернет ресурслар:
  • http://tfile.ru/forum/viewtopic.php?t=340521&start=90 4нче слайд
  • http://sns.3dn.ru/index/0-35 6нчы слайд
  • http://www.kalitva.ru/librory/referats/biogreferat/page/5/ 7нче слайд
  • http://www.beelife.org/photos/photo259.html 15нче слайд
  • http://www.izbrannoe.ru/31643.html 15нче слайд