Презентация "Татар әдипләре - сәяси репрессия корбаннары"

Подписи к слайдам:
Татар әдипләре-сәяси репрессия корбаннары
  • Шагыйрьләрне атып үтергәннәр,
  • Төрмәләрдә яшереп буганнар;
  • Җырын сагынып төшергәннәр,
  • Каберенә чәчәк куйганнар.
  • Шагыйрь егет балта астына яткан
  • Кылыч үтмәс җыры хакына;
  • Газиз җанын өзеп утка аткан,
  • Нуры төшсен диеп халкына.
  • Минем фәнни –тикшерү эшемнең максаты: миллионнарча корбаннарның аерым бер өлеше- татар зыялылары, әдәбият, фән эшлеклеләренең фаҗигасе турында белем туплау,аларның саф исемнәрен аклау һәм аларның батырлыкларына дан җырлау . Чөнки сталинизм чорының канлы тәгәрмәче аларны беренче чиратта изгән, хәтта милли мәдәни үсешне озак елларга имгәтеп калдырган, берничә мең кешедән торган иҗади һәм фәнни каймагы зур зыян күргән. Һәм мин үземнең эшемдә түбәндәге бурычларны куйдым:
  • 1.Сталинизм чорына кыскача характеристика бирү;
  • 2. ТАССР Совет язучылары берлеге һәм” зур террор” тәгәрмәче астында калган әдипләр язмышын барлау ; тоталитар режимның ил өчен афәт икәнен исбат итү.
Сталинизм – илебез халыкларының уртак фаҗигасе. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Татар халкының да бик күп асыл затларын юк иткән. Никадәр җәмәгать-дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галим, язучы, мөгаллим, рәссамнар һәм башкалар башын салган анда...
  • Сталинизм – илебез халыкларының уртак фаҗигасе. Сталин репрессияләре бер генә төбәкне дә, бер генә халыкны, бер генә милләтне дә читләтеп узмаган. Татар халкының да бик күп асыл затларын юк иткән. Никадәр җәмәгать-дәүләт эшлеклеләре, хуҗалык җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, галим, язучы, мөгаллим, рәссамнар һәм башкалар башын салган анда...
  • Репрессия, иң беренче чиратта, халыкның иҗатчыларына, иҗтимагый,мәдәни хәрәкәттә әһәмиятле роль уйнаган алдынгы карашлы катламына юнәлтелә. Бигрәк тә 1937-1938 елдагы “олуг террор”халыкка зур афәт-миллионлаган корбаннар китерә.
  • Уйдырма гаепләүләр, нахакка рәнҗетүләр, “фаш итүләр”, өркетүләр, физик һәм рухи яктан сындырулар.
Тарихта репрессия еллары
  • “Ә шулай да бер борылып багу,
  • Гөнаһ түгел үткән заманнарга...”
  • (М.Әгъләмов)
1918, 1924, 1930, 1935, 1936нче еллар
  • Татарның тарихы фаҗигаләрдән генә тора, аның күренекле шәхесләрен яки үтергәннәр, яки алар көрәштә һәлак булганнар, яки алар зинданнарда черетелгәннәр. М.Солтангалиев, Һ.Атласи, Г.Гобәйдуллин, Г.Нигъмәти, Җ.Вәлиди, М.Галәү, К.Тинчурин, Г.Гали, Г.Толымбай, Г.Ибраһимов, Ш.Усманов, М.Мутин, Ф.Бурнаш, Л.Гыйльми, С.Сүнчәләйләр Совет зинданнарында җәзалап үтерелде. Г.Хәсәнәт, М.Шабай, Г.Исмәгыйлев, К.Җаманаклы, К.Нәҗми, Н.Исәнбәт, Б.Урманче, М.Әмир, Х.Туфан, А.Гыйләҗев, А.Тимергалин, С.Рәфыйков, Г.Ильясов, Г.Талин Совет зинданнарында җәзаланды.
Тарихта –репрессия еллары
  • Сталинның тууына 130 ел тулу алдыннан Тукай бүләге иясе, язучы, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре” дигән китабы дөнья күрде. "Халыкның әле дә Сталинга мөкиббән китүе йөрәгемә тия”, дип белдерә ул .
1937нче елның 27нче авустында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумында иҗади интеллигенция вәкилләре, галимнәр, идарәчеләр троцкизм һәм милләтчелектә гаепләнә.
  • 1937нче елның 27нче авустында ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумында иҗади интеллигенция вәкилләре, галимнәр, идарәчеләр троцкизм һәм милләтчелектә гаепләнә.
  • Шул карар нигезендә меңнәрчә гаепсез кешеләрне 3 кешедән торган ябык трибуналларда җәзага хөкем итәләр. Атылганнарның, 15-20 елга каторгага җибәрелгәннәрнең чиге юк.Менә алар халык өчен, туган ил һәм туган тел өчен бәхет өчен сугышкан. Һәм тынычлык урнашканнан соң, Советларның дошманы дип, юеш, таш идәнгә атылганнан соң нәрсә уйладылар икән алар?
  • Тарих сыры катлам-катлам...
  • Хаклык кайда?
  • Кайда ялган?
  • Үткәннәргә күз төшерсәк,
  • Анык түгел хаклык һаман.
Галимҗан Ибраһимов
  • “Хөр уйлы гали җан-Галимҗан Ибраһимов.
  • (Г.Морат )
  • (1887 - 1938)
Гаяз Исхакый
  • “Ул кайтканда күпләр киткән иде,
  • Китешләре иде күпләрнең...
  • ...Һәм сизмәде беркем Исхакыйның
  • Туган җирне күктән үпкәнен...(Л.Лерон)
Фатих Кәрим
  • “Фатих Кәрим...
  • Ул һаман да әле
  • Ачылмыйча калган сер кебек,
  • Батып барган үлем баржасыннан
  • Бозлы суга төшә сикереп”(Х.Әюп)
  • (1909 - 1945)
Сөргеннәргә сөрелгән Туфан
  • “Танып алдым Туфан сагышларын
  • Урал аша аккан болыттан”. (Н.Әхмәдиев)
  • (1900 - 1981)
Әдәбият өчен югалган Сирин
  • “Югалттык күпме затларның асылдан асылын.”
  • ( М. Мирза)
  • (1896 - 1969)
“Күпме табут кайтты илгә, Күпмесе-безнең кордаш. Кай зиратта ята, димсең, Якташың Фәтхи Бурнаш “ (Г.Морат) (1898 – 1942) “Аңарга да шул исемне таккан Заманасы:”Халык дошманы...” Нахак исем аша үрелеп карый Бүген безгә Кави Нәҗми. (Х.Әюп) (1901 - 1957) Гомәр Толымбай –вакытсыз киткән әдипләрнең берсе.
  • “Кара козгын” адәм кызганмаган,
  • Кан эчендә җиңен сызганмаган.”
  • (Л.Шәех)
  • (1900 - 1938)
Гомәр Гали
  • “Үзәк өзгеч бер хатирә булыр
  • Бу чорларның яман яңгыры”
  • (Зөлфәт)
  • (1900 – 1954)
«Таңга каршы китте Тинчурин, Уйламагандыр да...көнгә кадәр Озак узачагын төн чорын” (Л. Лерон) (1887 - 1938) Шамил Усманов
  • Ул- драматург, язучы. Ватандашлар сугышында бернинди куркуны белмичә, иң алдан чапкан баһадир. Ул бит инде бәхет өчен сугышкан. Һәм тынычлык урнашканнан соң, Советларның ата дошманы дип, таш идәнгә ташлана.
  • (1898 - 1937)
Ибраһим Сәлахов-афәттән кайткан әдип.
  • “Колымага илтер юллар чиксез,
  • Кайтыр юллар гына ябылган.” (1911 - 1998)
  • (Н.Әхмәдиев)
Фатих Сәйфи-Казанлы-репрессия корбаны
  • Совет хакимиятен бәреп төшерергә өндәүдә,ВКП(б) җитәкчеләренә каршы террорчылыкта гаепләнә һәм 1938нче елда атыла. (1888 - 1937)
  • Әдәбиятыбыз да бу елларда зур югалтулар кичерә. Репрессияләнгән татар язучыларының саны кырыкка җитә. Коточкыч шартларда да рухи ныклыгын саклап кала алган, киләчәккә якты ышанычларын югалтмаган батырлар сокландыра. Һәм без әлеге шәхесләрне өйрәнүне дәвам итеп, алар белән сокланып, аларны хөрмәтләп, тарихтагы фаҗигане булдырмаслык итеп ,туган илебезнең лаеклы гражданнары булсак иде дигән теләктә калам.
  • Хәзерге хәбәрдарлык чорында шәхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаепләнгән язучыларны халыкка кайтару, аларның исемнәренә кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү-җәмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе. Һәм әлеге бөек эштә үз өлешемне кертә алуыма мин чиксез шатмын.