Конспект урока "Дәүләт символлары" 7 класс

Тема: “Дәүләт символлары”
Максат:
1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның “Татарстан
Республикасы” темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру ;
2. Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,укучыларның
иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү,татар телен өйрәнүгә
кызыксыну уяту.
3. Тәрбияви максат:укучыларнытуган илебезне,Ватаныбызны яратырга,
Ддәүләт символларын истә калдырырга, сөйләмдә кулланырга
ирешү,Туган илгә патриотик хисләр тәрбияләү
Дәрес барышы:
I Оештыру
1. Тынычлык булдыру.
2. Исәнләшү.
3. Кизү (дежур) белән әңгәмә.
Укытучы: Бүген сыйныфта кем кизү (дежур)?
Укучы: Бүген сыйныфта мин кизү (дежур). Кышның икенче ае.
Сыйныфта барысы да бар. Көн кояшлы, җил исми , урамда салкын.
4. Яңалыклар вакыты:
Алдан билгеләнгән укучылар яңалыклар әзерләп киләләр. Яңалыклар
татар һәм рус телендә җиткерелә. 1 слайд ачыла. Слайдта” Яңалыклар
вакыты” дип язылган.Яңалыклар өчен махсус көй яңгырый.
Татар телендә
Рус телендә
1.Барыгызга да хәерле көн!
1. Всем добрый день!
2. Бүген безнең сыйныфта күңелле
вакыйга: ачык дәрес.
2. Сегодня в нашем классе веселое
событие: открытый урок.
3.Бүген без сезнең белән Дәүләт
символлары турында сөйләшербез.
3.Сегодня мы с вами поговорим о
государственных символах.
6.Без республикабыз турында текстлар
укыдык, яңа сүзләр өйрәндек.
6.Мы о нашей Республике читали
тексты, изучали новые слова.
7.Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне
тикшерербез. “Татарстан Республикасы
темасына караган сүзләр белән
сүзтезмәләр төзеп карыйк әле.
7.А сейчас мы хотим проверить
ваши знания. Попробуем- ка
составить словосочетания на тему
«Республика Татарстан».
II. Актуальләштерү.
Фонетик күнегү һәм сүзлек өстендә эш: ( табигать , бай, калын,төлке,
агидел, чөгендер, дәүләт, җәмгыять,сәясәт,икътисад, мәдәният,хөкүмәт
)
Һәр укучының сүзләрне дөрес әйтүенә ирешү,шул ук вакытта сүзлек өстендә
дә эш алып бару. Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү. Укытучы җавапларны
тикшереп бара.
Яхшы үзләштергән укучылардан җөмләләр төзеттерү.
Укытучы:
-Барыгыз да актив катнаштыгыз, дөрес сүзтезмәләр төзедегез,булдырдыгыз.
Ой эшен тикшерү: Сөембикә манарысы” текстын сөйләү.
III. Төп өлеш.
а) Казан турында сөйләшү ( диалогик сөйләм) оештыру:
. . . ?
- 7 район бар.
- . . . ?
-Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин
районнары.
- . . . ?
- Тарихи урыннар күп.
- ... ?
-Казан Кремле.
- . . . ?
- Сөембикә манарасы, Благовещение соборы.
б) “Дәүләт символлары” текст өстендә эшләү
- сүзлек эше
билге -знак кашкарый- астра
Кабул ителде- был принят боҗра –круг
сурәтләнгән – изображен ихтирам итәргә – уважать
үткен острый калкан
Физкултьминут:
(Кизү (дежур) укучы үткәрә.)
Җил исә,исә.
Агачларны селкетә.
Җил тына,тына,тына.
Агачлар үсә,үсә.
в) Текст буенча эш (206 б 5 күн)
Укытучы:
-Ә хәзер дәреслектәге текст белән танышыйк әле.
“Дәүләт символлары” текстын укытучы үзе укый. Аннары укучылар укый.
Укылган текст буенча эш.
Аңлаганны тикшерү өчен сораулар:
Һәр дәүләтнең нинди символлары була?
Татарстанның Дәүләт флагы нинди?
Һәр төс нәрсәне аңлата?
Флаг кайчан кабул ителде?
Татарстанның Дәүләт гербында нәрсә сурәтләнгән?
Герб кайчан кабул ителгән?
Татарстан Дәүләт гимны кайчан кабул ителгән?
Гимның авторы кем?
Укытучы:
Җөмләләр төзеп әйтү:
символы
Дәүләт гербы
флагы
гимны
Укытучы:
-Рәхмәт укучылар, сезнең белән бик матур җөмләләр төзедек.Ә хәзер бөтен
тема буенча белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.
Тест үткәрү:
1.Дәүләт символлары:
а) герб
б) флаг
в) орден
2.Татарстанның Дәүләт флагы ителгән ел:
А)1990
Б) 1991
В)1992
3. Татарстанның Дәүләт флагының авторы:
А) Тавил Хаҗиәхмәтов
Б) Харис Якупов
В) Лотфулла Фәттахов
4.Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде :
а) 1991
б) 1992
в) 1993
5. Татарстанның Дәүләт гербының авторы:
а) Риф Фәхретдинов
б) Лотфулла Фәттахов
в) Искәндәр Маликов
6. Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде :
а) 1992
б) 1993
в) 1994
7. Татарстанның Дәүләт гимнының авторы:
а) Рөстәм Яхин
б) Александр Ключарев
в) Мансур Мозаффаров
Тест җавапларын бергәләп тикшерү.
IV. Йомгаклау.
Ә хәзер дәресебезне йомгаклар вакыт та килеп җитте. Димәк, без бүген
нәрсәләр турында сөйләштек?Фикерләр тыңланыла.(Авырсынган укучылар
рус телендә әйтә алалар).
Укытучы:
-Укучылар, Ватаныбызны яратыгыз! Дәүләт символларын ихтирам итегез!
Дәресебезне “Мин яратам,сине Татарстан “ җыры белән тәмамлыйк.
Билгеләр кую.
V. Өй эше: 206 нчы бит 5 күн
I төркемгә- Дәүләт символлары” темасына сөйләргә әзерләнергә
II төркемгә- Дәүләт символлары” темасына диалог төзергә.
1.Составьте словосочетания:
символы
Дәүләт гербы
флагы
гимны
2. Составьте предложения
табигать , бай, калын,төлке, агидел, чөгендер,
3.Составьте предложения со словами:
Идел, Кама, Татарстанның табигате
4.Какое утвреждение верно:
А) Татарстан- иң кечкенә республикаларның берсе.
Б) Татарстан- иңзур республикаларның берсе.
5.Диалог төзергә
. . . ? ( Казанда ничә район бар?)
- 7 район бар.
- . . . ? ( Алар нинди?)
-Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Авиатөзелеш, Яңа Савин
районнары.
- . . . ? (Тарихи урыннар бармы?)
- Тарихи урыннар күп.
- ... ? (Казанны нәрсә бизи?)
-Казан Кремле.
- . . . ? (Кремльдә нәрсә бар?)
- Сөембикә манарасы, Благовещение соборы.
Тест үткәрү:
1.Дәүләт символлары:
а) герб
б) флаг
в) орден
2.Татарстанның Дәүләт флагы ителгән ел:
А)1990
Б) 1991
В)1992
3. Татарстанның Дәүләт флагының авторы:
А) Тавил Хаҗиәхмәтов
Б) Харис Якупов
В) Лотфулла Фәттахов
4.Татарстанның Дәүләт гербы кабул ителде :
а) 1991
б) 1992
в) 1993
5. Татарстанның Дәүләт гербының авторы:
а) Риф Фәхретдинов
б) Лотфулла Фәттахов
в) Искәндәр Маликов
6. Татарстанның Дәүләт гимны кабул ителде :
а) 1992
б) 1993
в) 1994
7. Татарстанның Дәүләт гимнының авторы:
а) Рөстәм Яхин
б) Александр Ключарев
в) Мансур Мозаффаров