Конспект урока "Әкиятләр" 5 класс

Тема: Әкиятләр.
Максат:
1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият жанрының үзенчәлекләрен өйрәнү;
әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү.
2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.
3. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын
аңлату. Әкиятләр аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Өйрәнелә торган әсәр: Мактанчык бай” әкияте.
Җиһазлау: презентация Әкияттә-кунакта” , мультимедия аппараты, әкият
китаплары күргәзмәсе, дәреслек, жетоннар.
Дәрес барышы:
I Мотивлаштыру -оештыру өлеше.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү.
- Борын-борын заманда яшәгән, ди, булган, ди, бик җитез, бик тырыш
кызлар, малайлар. Алар дөнья гизәргә, илләр күрергә яратканнар. Күбрәк
белергә теләп, һәр көн мәктәпкә йөргәннәр. Ул балалар сез түгелме?
- Мин дә сез шундый укучылардыр дип уйлаган идем. Әйдәгез әле, барыбыз
да урыннарга утырыйк та, дәресебезне башлап җибәрик.
3. Өй эшен тикшерү.
- Укучылар, өй эше итеп сезгә нәрсә бирелде? Барыгыз да укып килдегезме?
Бик әйбәт, балалар, булдыргансыз. “Мактанчык бай” әкияте турында
дәреснең уртасында сөйләшербез.
4. УМ кую.
- Укучылар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә әле әллә нинди, бик матур
әкиятләр укырбыз. Сез үзегез дә аларны укырга яратасыз. Шулаймы?
- Балалар, димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез?
- Бүген без гомүмән әкиятләрнең исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә
төшерербез. Дәресебез гадәти түгел. Шуның өчен дәрестә игътибар белән
тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне
әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият
дөньясына чумабыз.
Тема, число дәфтәрләргә языла.
II УМ өлешләп чишү.
1. - Балалар, нәрсә соң ул әкият? Әкият турында сез нәрсә әйтә аласыз?
- Әйдәгез әле әкиятнең аңлатмасын укыйк.
Аңлатманы дәфтәргә күчереп язу.
2. Әкиятләр нинди була икән, әйдәгез әле Э. Шәрифуллинаның “Әкиятләр-
батырлар” шигырен укыйк.
- Укучылар, шушы әкиятләр кергән күргәзмә сыйныфыбыз түрендә.
3. Төркемнәрдә эш.
- Ә хәзер балалар төркемнәрдә эшләрсез. Төркемнәрегезгә исем уйлап
табыгыз.
- Әкиятләрне никадәр яхшы беләсез икән? Никадәр белгәнегезне күрербез.
Һәр дөрес җавап биргән укучыга менә шундый жетоннар биреп барылачак.
Кайсы төркем иң күп жетон җыя, шул җиңүче була.
1 нче бирем.
- Әлеге рәсем кайсы әкияткә туры килә?
(“Кәҗә һәм сарык”, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Өч кыз”)
2 нче бирем.
- Бу нинди әкият геройлары?
Әби, тычкан, песи, эт, бабай, кыз.
(“Шалкан”)
Карт, төлке, карчык, балык.
(“Карт белән төлке”)
Кызыл калфак, әни, бүре, аучылар, әби.
(“Кызыл калфак”)
Кызлар, тиен, ташбака, үрмәкүч, әни.
(“Өч кыз”)
3 нче бирем.
Артык сүзне тап!
Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)
Кәҗә, соры бүре, аю, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Аю)
4 нче бирем.
Әкиятләрнең авторын бел!
- Сезнен алда әкиятләр исемнәре бирелгән. Әлеге әкиятләрнең авторын
табырга кирәк булыр.
“Су анасы” Татар халык әкияте
“ Кәҗә белән бүре” Абдулла Алиш
“ Сертотмас үрдәк” Рус халык әкияте
“ Шалкан” Габдулла Тукай”
- Мин сезгә бер өзек укыйм, (өзекләр интерактив тактада да бирелә) сез аның
кайсы әкияттән алынган икәнлеген әйтерсез, җавабын карточкаларга язып
куерсыз.
1). Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм... (“Су анасы”).
- “Су анасы” әкияте безне нинди булырга өйрәтә?
- “Су анасы” әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.
2) Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын…Бу Хатын,
кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән,
ди… Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш, буй-
сыннары карлыгачтай сылу, ди Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре
авырып киткән... (“Өч кыз”).
3) ...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра. (“Шүрәле”).
- Егетнең исеме ничек?
- Былтыр.
- “Шүрәле” әкияте сезне, укучылар, нинди булырга өйрәтә?
- Кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.
4) Эзли-эзли арып беттем,
Зинһар әзрәк ял итим.
Барысы да өйдә утыралар.
Ә мине урманга кудылар,
Хуҗаны эзләргә куштылар,
Серне чишмәскә куштылар. (“Сертотмас үрдәк”) .
5) Китте болар. Бара, hаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач, алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба. (“Кәҗә белән сарык”.)
-Кәҗә белән сарык” әкияте безне нинди булырга өйрәтә?
- Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.
5 нче бирем.
Белсәң зирәк - әйт тизрәк!
Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер. ( Бүре башы)
Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? ( Кувшин)
Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы ( Песи)
6 нчы бирем.
Бу кем әйбере?
1. Алтын тарак (“Су анасы”. Г.Тукай.)
2. Балта (“Шүрәле”. Г. Тукай.)
- Җиңүче төркемне дәрес ахырында билгеләрбез.
4.- Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән
танышасылары килә. Нинди геройлар икән алар, укучылар, сез аларны
беләсезме икән? (Беренче герой чыга.)
- Бу Төлке.
- Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән.
- Төлкегә хас сыйфатларны санагыз.
- Укучылар, ә хәзер без сүзне Төлкегә бирик. Ул үзе белән таныштырып
үтсен.
- “Мин әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә булам. Чөнки мин хәйләкәр һәм
барысын да алдый алам”.
- Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр,
кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу
әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?
- Бу әкиятләр хайваннар турында була.
Хайваннар турындагы әкиятләр турында слайдлардан уку.
- Димәк, нинди әкиятләр хайваннар турында була?
- Төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар
турындагы әкиятләр төренә керә.
- Бу төр әкият жанрының иң борынгысы дип санала.
- Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. Кем бу? (Икенче герой чыга.)
- Бу Убырлы Карчык.
- Убырлы карчык нинди герой?
- Сүзне Убырлы карчыкка бирик әле.
- Мин Убырлы Карчык. Мин төрле тылсымнар башкара алам. Бер төн эчендә
гүзәл сарайлар да салып куя алам. Ләкин бу әкиятләрдә бездән дә көчле
кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар. Шушындый
маҗараларны булдыра алганга мине нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?
- Тылсымлы әкиятләр төркеменә кертәләр.
Тылсымлы әкиятләр турында слайдлардан уку.
- Димәк, тылсымлы әкиятләр дип нинди әкиятләргә әйтәләр?
- Төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була
икән. (Өченче герой чыга.)
- “Өч кыз” әкиятендәге кыз.
- Ә хәзер Кызны тыңлап карыйк.
- Мин күп кенә әкиятләрдә катнашам һәм үземнең акыллылыгым,
уңганлыгым белән барысын да шаккатырам. Мине барлык әкиятләрдә дә
яраталар, хөрмәт итәләр. Мин киңәшләр бирергә, эшләргә яратам. Ә мине,
укучылар, сез нинди әкият төренә кертерсез?
- Тормыш-көнкүреш әкиятләренә кертәбез.
Тормыш-көнкүреш әкиятләре турында белешмәне слайдлардан уку.
- Шулай итеп, тормыш-көнкүреш әкияте дип нинди әкиятләргә әйтәләр
булып чыкты?
- Әйе, безнең акыллы, тырыш, эшчән, булган кешеләребез тормыш-көнкүреш
әкиятләре төренә керәләр икән.
- Димәк, әкиятләр ничә төргә бүленәләр? Ниндиләргә? (слайд)
Әкиятләр
хайваннар турында әкиятләр тылсымлы әкиятләр тормыш-көнкүреш
әкиятләре
Схеманы дәфтәргә сызу.
5. Көнкүреш әкияте турында белешмәне 26 нчы биттән уку.
6. “Мактанчык бай” әкиятенең эчтәлеген укучылардан сөйләтү.
Биремгә җавап: тормышта була алмый торган вакыйгалар:
Көчсез ярлының көчле байны җиңеп чыгуы. Чөнки бу әкият туган заманда
ярлы кеше байны берничек тә җиңә алмаган.
Әкияттә ул байдан бар яктан да өстен. Акыллырак та, эшчәнрәк тә (сөт бирм
торган сыерны сөт бирә торган итеп тәрбияләгән).
- Әлеге әкияттә тәрбия максаты салынганмы? “Мактанчык бай” әкиятенә
нинди идея салынган?
- Димәк, балалар, әкиятләр безне нинди дә булса әхлакый сыйфатка һәм
әдәпкә өйрәтә. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы
салынган.
III. Рефлексия, бәяләү.
1. Сорауларга җавап бирү.
- Бүген нинди теманы өйрәндек? Әкияткә аңлатма бирегез. Әкиятнең ничә
төре була? “Мактанчык бай” әкияте шуларның кайсысына керә?
2. Гомуми бәя.
- Хәзер ярышның җиңүчеләрен котларга вакыт җитте.
Жетоннарны санау. Җиңүче төркемне ачыклау.
3. Өй эше бирү:
1). Әкият үзенчәлекләрен дәфтәрдән һәм дәреслектән өйрәнү.
2). “Саран белән Юмарт” әкиятен укып килү.