Конспект урока "Төнбоек чәчәге бәйләү"

Тема: Төнбоек чәчәге бәйләү.
Максат: 1. Схема ярдәмендә бәйләргә өйрәнү.
2. Укучыларның технологик карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
3. Әйләнә -табигать тирәбезгә карата хөрмәт, кызыксыну, табигатькә
сакчыл караш тәрбияләү.
Материал һәм җиһазлау: Технологик карта, схема , үрнәк эш, презентация,
Кызыл китап, ак, сары, яшел төстәге бәйләү
җепләре, бәйләү энәсе, ыргак, кайчы, энә, җеп.
Класс: 7
Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү.
Үткән дәрес материалын кабатлау.
Тест эшләү. Нәтиҗә ясау.
Тест
1. Бер түгәрәктә дүрт тишек.
А) кесә
Т) төймә
Б) иләк
2. Озындыр, нечкәдер. Үзенең биюе белән кешене киендерә.
Р) тукыма
К) ыргак
Ө) энә
3. Кечкенә генә бер әби йөгерә-йөгерә йон җыя.
Н) орчык
М) әби
С) үрмәкүч
4. Ике оч, ике балдак, уртасында бер кадак.
А) күзлек
Б) кайчы
В) уклау
5. Бер чокырда мең чокыр.
О) уймак
Л) кәрәз
С) сөзгеч
6. Бәләкәй әби тау шуа.
Р) чана
В) тарак
Е) үтүк
7. Әйләнгән саен калыная.
К) йомгак
Л) кабык
М) көпчәк
( 1-Слайд)
III. Яңа белем һәм күнекмә формалаштыру.
Укытучының кереш сүзе: - Төнбоек – су өстендә йөзеп йөрүче күпеллык
чәчәк. Аның бик күп төрләре бар (вактөнбоек, ак төнбоек, ап ак төнбоек).
Аны елгаларда , күлләрдә очратырга мөмкин.
Бер карасаң, бу табигать
Шул килеш борынгыча
Гөлләр үсә, җилләр исә,
Диңгез шаулый , кош оча.
Бер карасаң бу табигать
Тәмам үзгәреп беткән.
Кояш үзе аптырыйдыр
Теге кипкән, бу кипкән.
Күк-гөмбәз үзгәрмәсә дә,
Җирдә хәлләр башкарак.
Кеше дигән хуҗа затка
Тереклек тора карап.
Ни өчен мин бу шигырь юлларын укыдым? Бу шигыри юлларның
бүгенге дәресебезгә нинди катнашы бар икән?
Әйе, төнбоек чәчәге Татарстан Республикасының Кызыл китабына
кертелгән.
(Кызыл китап күрсәтелә) 2 Слайд
Безнең Әтнә районында Ашыт тыюлыгы булганын сез инде
беләсез (3- Слайд) . Анда шулай ук төнбоек чәчәген дә очратырга
мөмкин. Сез беләсез инде, мәктәптән ерак түгел “питә” дип йөртелгән
урын бар. Менә шунда ул чәчәкне күрергә мөмкин. Кызыл китапка
кертелгән үсемлек, хайван һәм кош-кортларны без сакларга тиеш.
Ә бүгенге дәрестә без төнбоек чәчәген үз кулларыбыз белән тудырабыз.
Чәчәкне бәйләү өчен без нинди эш кораллары кулланабыз соң?
(4-Слайд)
Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре белән таныштырып кул
куйдыру.
Технологик карта буенча күзәтүләр. (5-Слайд)
Эш барышы
Эш техникасы
Җепләр сайлау.
Ак җептән
таҗлар бәйләү.
Барлыгы 12 таҗ
(6 зур, 6
кечкенә)
Яшел җептән
яфрак бәйләү.
Сары җептән
чәчәкнең
уртасын
бәйләү.
Яфракка 6 зур
таҗны беркетү.
Зур таҗга 6
кечкенә таҗны
беркетү.
Чәчәкнең
уртасын
беркетү.
Схеманы уку. (6 Слайд)
Эш бүлешү. Бер укучы ыргак белән , өч укучы энә белән бәйли.
IV. Практик эш.
V. Рефлексия.
Билгеләр кую.
VI. Йомгаклау.
v
+v
+v+
++v+
+v+++
++++v+
+v+++++
++++++v+
+v+++++++
++++++++v+
+v+++++++++
++++++++++v+
+++++++++++++
+++++++++++++
++++++-++++++
+++++0+0+++++
+++++-+++++
++++0+0++++
++++-++++
+++0+0+++
+++-+++
++0+0++
++-++
+0+0+
+++
+ уң күзәнәк
- сул күзәнәк
0 чалып алынган күзәнәк
v ике күзәнәкне бергә алу