Конспект занятия "Иң кирәкле нәрсә - һава"

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче
№7 Актаныш балалар бакчасы”ның I квал.категорияле тәрбияче
Хаҗиева Венера Мазһар кызы
Тема:“Иң кирәкле нәрсә – һава”
Тәрбия бурычы: Балаларга һаваны пычратуга китергән факторларга карата
кире мөнәсәбәт, табигатькә сак караш тәрбияләү.
Методик алымнар: тәҗрибә-практик эш, сорау- җавап, нәтиҗә чыгару, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.
Белем бирү бурычы: пычрак һаваның кеше сәламәтлегенә никадәр зыян китерүе
турында белемнәрне камильләштерү.
Үстерү бурычы: Үсемлекләрнең һаваны чистартудагы ролен күрсәтү.
Максат: Һаваның кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклау.
Җиһазлау: Тәҗрибә өчен үтә күренмәле сулы савыт, стакан, кабартылган
ике шар, таяк, һәр балага сулы савыт, өрү өчен коктейль саламчыклары.,
әйләндергечләр, һаваны пычратучы сәбәпләрнечагылдыручы слайдлар..
Белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм үсеше, физик үсеш.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табырга
тырышыгыз.
Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
Балалар: Ул – һава.
Тәрбияче: Бик дөрес. Әйдәгез әле һаваның үзлекләрен ачыклыйк.Аның өчен
тәҗрибә ясап карыйк. Минем кулда стакан. Аның эчендә әйбер бармы?
Балалар: Аның эчендә бернәрсә дә юк.
Тәрбияче: Хәзер мин аны каплап суга батырам. Эченә су керәме?
Балалар: Стакан эченә су кермәде.
Тәрбияче: Ни өчен? Стаканның эче буш бит. (Балалар җавабы). Балалар,
стаканның эчендә һава бар иде, шуңа аңа су керә алмады. Ә хәзер стаканны
әзерәк авыштырып суга батырып карыйк. Нәрсә килеп чыкты?
Балалар: Стаканнан күбекләр чыкты.
Тәрбияче: Нәрсә ул?
Балалар: Күбекләрдә һава.
Тәрбияче: Димәк, стаканда һава булган икән. Без аны күрәбезме?
Балалар: Юк, без аны күрмибез.
Тәрбияче: Тотып буламы? Тотып карыйк(Тотып булмый). Исе бармы? Иснәп
карыйк. (Исе юк)Тәме бармы?(Тәме дә юк)
Тәрбияче: Әйдәгез без аны үлчәп карыйк, авырлыгы бармы икән? Менә бу
таякның ике
Башына да ике шар элик. Шар эчендә нәрсә бар?
Балалар: Һава.
Тәрбияче: Дөрес. Таяк ничек тора? Әйе, тигез тора. Хәзер без шарны тишеп
һавасынчыгарабыз. Таяк нишләде?
Балалар: Бер башы күтәрелде.
Тәрбияче: Ни өчен дип уйлыйсыз?
Балалар: Һавасын чыгарган шар җиңеләйде, ә тишелмәгән шарда һава калды
һәм таякны аска тартты.
Тәрбияче: Димәк, һаваның авырлыгы да бар икән. Балалар, үткәргән
тәҗрибәләрдән чыгып, без нинди нәтиҗә ясый алабыз?
Балалар: Һаваның исе дә, төсе дә, тәме дә юк, ул үтә күренмәле, авырлыгы
булган газ икән.
Тәрбияче: Һава - углекислый газдан, кислородтан тора икән. Барлык җан
ияләре, кешеләр, хайваннар кислород сулыйлар, ә углекислый газны, яисә,
кулланылган газны үпкәләр аша бүлеп чыгаралар. Шуңа ябык бүлмәләрдә,
кеше күп булганда, суларга авыр була. Кислород күбрәк булсын өчен
бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк. Ә үсемлекләр киресенчә, углекислый
газны сулыйлар, ә кислород бүлеп чыгаралар. Углекислый газда күзгә
күренми. Урманнарны юкка гына “Җирнең яшел үпкәләре “димиләр..
Тәрбияче: Балалар, ничек уйлыйсыз, кайда һава яхшырак:шәһәрдәме,
авылдамы? Авылдамы, урмандамы?
Балалар: Авылда, урманда
Тәрбияче: Агачлар фотоцидлар дигән матдәләр бүлеп чыгаралар, зараралы
микробларны үтерәләр. Ә һава һәрвакытта да чиста тора дип уйлыйсызмы?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Ә ни өчен пычрана соң ул?Нәрсәләр пычрата?
Балалар:Машиналардан газ чыга. Завод – фабрика торбаларыннан төтен
чыга.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, алардан бик күп агулы газлар бүленеп чыга,
һаваны пычрата. Җилсез көнне төтеннәр җиргә генә төшәләр, корым булып
тирә-яктагы әйберләргә утыра, үпкәләрне зарарлый. (Слайдлар) Менә шушы
зарарлы газлар чыгудан ничек тутатыр идегез?
Балалар:Торбаларгачистарткычкуяридек. Газ
чыгармыйторганмашиналаруйлаптабыридек.
Тәрбияче: Суда һава бар дип уйлыйсызмы? Тикшереп карыйк. Аның
өченсуга һава кертик өреп. (Балалар коктейль саламчыклары ярдәмендә
савыттагы суга өрәләр)Нәрсә күзәтәсез?
Балалар: Судан һава чыга.
Тәрбияче: Димәк су эчендә һава юк һәм ул анда тормый да. Менә бу гөлгә
суны сипми тордык һәм аның туфрагы нык корыды. Су сибик әле (бер бала
кечкенә лейка белән су сибә)Нәрсә күзәтәбез, балалар?
Балалар: Куыклар барлыкка килде.
Тәрбияче: Куыклар булып һава чыга, чөнки су һаваны этеп чыгара. Шуңа
күрә дә балаларга су янына үзләренә генә барудан сак булырга кирәк.
Һава һәрвакытта да хәрәкәт итә, күчеп тора. Җылы һава җиңелрәк, ә салкын
һава авыррак.Салкын көннәрдә прогулкада сезнең белән авыздан җылы
һаваны чыгарып күзәттек. Шуңа күрә җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын
һава аска төшә. Менә шулай итеп табигатьтә җил барлыкка килә. Без үзебез
дә җилне барлыкка китерә алабыз.
Балалар уенчык – әйләнчеккә коктейль саламчыклары ярдәмендә өрәләр.
Тәрбияче: Балалар, тәҗрибә ярдәмендә нинди ачышлар ясадык? Нәрсәләр
кызыклы булды? Үзебезнең эшчәнлекне шигъри юллар белән тәмамлыйк.
Бала: Саф һава тәнгә дәва дип,
Белми әйтми өлкәннәр.
Шат күңелле була белә
Саф һавада йөргәннәр.
Саф һава рәхәт суларга
Көч, куәт, дәрман керә.
Һавасыз һич яшәп булмый
Моны һәммәбез белә.
Һава кирәк илгә – көнгә.
Һава кирәк һәркемгә.
Һава кирәк җәнлекләнгә
Һава кирәк һәр гөлгә.
Һава кирәк яшеллеккә
Һава кирәк тереклеккә
Һава кирәк!
Иң кирәкле нәрсә – һава димәк!
Һава кирәк урамнарга, урманнарга
Һава кирәк суларга.
Һавага да чиста булу кирәк,
Чиста һава кирәк безгә суларга.