Конспект занятия "Язгы мизгелләр"

Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”
Тема: “ Язгы мизгелләр”.
Тәрбияче: Вазиева.Х.М.
2015 ел
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау
бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Белем бирү өлкәләренең интеграциясе : уеннар, аралашу.
Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, кошларны сурәтли белү;
җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; пумала белән
сак, чиста эшләргә өйрәтүне дәвам итү.
Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.
Максат: геометрик фигураларны танып әйтә белү; 1, 2, 3, күп предметларны табу;
төсе, формасы, зурлыгы буенча предметларны төркемләү; предметларны
төркемли белүләрен; озынлыклары буенча ике тасманы чагыштыра алуларын
камилләштерү.
Белем бирү өлкәләре: танып белү, эстетик сәнгать, сөйләм үсеше, физик үсеш.
Җиһазлау: күчмә кошлар, яз турында УМКның күрсәтмә материалы; күрсәтмә
материал “Тәүлек бүленеше”, сыерчык, каргалар; магнитофон; Д\к уен
“Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”, балалар санынча тәлинкәдә
геометрик фигуралар ; математик полотно, интерактив такта.
Сүзлек өстендә эш: озын-кыска, киң –тар.
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Килгән кунаклар белән исәнләшик әле.
Балалар:Исәнмесез, хәерле көн.
Тәрбияче: Балалар, бүген мин төлкене очраттым. Ул безне үзенә кунакка
чакырды.Аның кайда яшәгәнен беләсезме?
Балалар: Әйе, урманда яши. Мин сезне озакламый карга боткасына Бүләк”
урманына алып барачакмын. Биремнәрне дөрес чишсәгез, төлкедә дә кунак
булырбыз. Мин сезне һичшиксез алып барырмын. Сезнең барасыгыз киләме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: Хәзер елның яз вакыты.
Тәрбияче: Кайсыгыз тактада чыгып күрсәтә?
1 слайд интерактив тактада 1 бала яз вакытын күрсәтә.
Тәрбияче: Язны безгә кемнәр алып килә?
Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар.
Тәрбияче: Каргалар кайчан кайта соң әле ул?
Балалар: Яз җиткәч, кара каргалар кайта.
Магнитофонда карга тавышы ишетелә.
Күчмә кошлар.УМКның күрсәтмә материалы.
Тәрбияче: Кара карганы интерактив тактадан кем күрсәтә?
1 бала чыгып күрсәтә.
Тәрбияче: Алар ни өчен кайта соң?
Балалар: Оя ясап, бала үсерер өчен.
Тәрбияче:Ә ни өчен китәләр?
Балалар: Өшеп үлмәсенәр өчен.
Тәрбияче: Тагын нинди кошлар кайта?
Балалар кошларның исемнәрен атыйлар.
Тәрбияче: Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйлар.
Балалар: Күчмә кошлар.
Магнитофонда кошлар тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Алар туган якларына кайтканга шатланалар.Без дә аларның
шатлыкларын уртаклашырбыз. Карга боткасына баргач, аларга ашарга да
калдырырбыз.
Тәрбияче: Иң беренче урманга нинди юлдан барырбыз икән?
1 слайд. Озын – кыска юл.
Тәрбияче: Кайсы юлны сайлап алабыз? Урман бик ерак булса, озын юлнымы, әллә
кыска юлны сайлыбызмы?
Балалар җаваплары.
Тәрбияче: Юллар тагын нинди була?
Балалар :Киң һәм тар юллар була.
2 слайд. Киң һәм тар юл.
Интерактив тактада күрсәтү.
Тәрбияче: Төркемдә сез күпме, әллә азмы?
Балалар:Без күп.
Тәрбияче: Күп булгач, кайсы юлны сайлыйбыз?
Балалар.Озын һәм киң юлны.
Тәрбияче: Әйберләрнең озын-кыска, киң –тар икәнлеген ничек итеп белеп
була?
Балалар: Берсе өстенә икенчесен куеп карап беләбез.
Тәрбияче: Бик дөрес. Сез юлга чыгарга әзер икән.
Тәрбияче: Кайчан барсак уңайлы булыр?Иртән барабызмы, әллә кичме?
Балалар җаваплары.
Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадык?
Балалар: Төн, көндез.
Күрсәтмә материал.
Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?
Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.
Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?
Балалар: Көндезге вакыт.
Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?
Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.
Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?
Балалар: Кичке вакыт.
Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?
Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.
Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды ?
Балалар: Төн.
Тәрбияче: Төнлә кешеләр нишли инде?
Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.
Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең
белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез.
Тагын нинди ел вакытларын беләсез әле ?
Магнитофонда карга тавышы ишетелә.
Тәрбияче: Хәзер без математик мәсәлә чишәрбез.
Ягез, агачны карыйк әле. Агачка барлыгы ничә кара карга килеп кунган ?
Балалар: Каргаларны саный. (Агачка 5 карга килеп кунган. Алар янына
сыерчыклар өстәп куела.)
Тәрбияче: Алар янына ничә сыерчык очып килде?
Сыерчык тавышы ишетелә.
Балалар: Алар янына ике сыерчык очып килде.
Тәрбияче: Кайсы кош күбрәк, кара каргалармы, сыерчыклармы?
Балалар: Кара каргалар күбрәк.
Тәрбияче: Икесе дә бертигез булсын өчен нәрсә эшлибез?
Балалар: Агачка тагын өч сыерчык куябыз.
Тәрбияче: Хәзер ничек булды?
Балалар: Кара каргалар да, сыерчыклар да бертигез булды.
Д\к уен “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган ?”.
Балалар: Турыпочмакка, өчпочмакка, овалга, түгәрәккә, квадратка.
Тәрбияче: Арыдыгызмы, ягез, ял итеп алыйк әле.
Физкультминут. Менә минем уң кулым,
Менә минем сул кулым.
Уң кулым була тәти.
Уң кулым белән ашарга.
Өйрәтте мине әти.
Балалар белән өстәлдә эшләү.
Балалар эше.
Тәрбияче: Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар.Шул геометрик
фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Алар сезнең ояларны көтеп
утыралар.
Ябыштыру. Сыерчыкка оя.
Тәрбияче: Без сыерчыклар турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик
әле.
Җыр:”Өй түрендә бакчада”.
Йомгаклау. Нинди шөгыль булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы? Минем
үземә дә ошадыгыз, рәхмәт сезгә, балалар.