Конспект занятия "Тукай әкиятләре буйлап"

Тема: “Тукай әкиятләре буйлап
Максат: Габдулла Тукай иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү һәм
гомумиләштерү
Бурычлар: 1.Белем бирү: күреп искә төшерү һәм сөйләү күнекмәләрен үстерү,
мәкальләрне искә төшерү хисабына балаларның тел байлыгын
арттыру, 2.Үстерелешле: фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү;
хезмәттәшлек, түземлелек кебек социаль коммуникатив сыйфатларны
формалаштыру 3.Тәрбияви: бер – береңә юл куеп төркемнәрдә эшләү
күнекмәләрен ныгыту, уңай эмоциональ халәт булдыру, Г. Тукай иҗатына
кызыксыну һәм туган телгә хөрмәт уяту;
Белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше, социаль – коммуникатив, матур әдәбият,
физик үсеш
Методик алымнар: Күрсәтмә алым: Слайдлар демонстрацияләү;
Сүзлек алымы: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу, матур
сүз, музыкаль бизәлеш. Практик алым: конроль, уңай бәя бирү, пазллар төзү.
Җиһазлау: Демонстрацион материал: пазллар, интерактив такта, эчтәлек сөйләү
өчен рәсемнәр, хәрәкәтле уен өчен зур чәчәкләр, саннар, Техник җиһазлау:
проектор, интерактив такта, ноутбук, “Туган тел” җыры һәм “Күбәләкләр” уены
өчен музыка язылган диск
Әзерлек эше: Г.Тукай әсәләрен өйрәнү, эчтәлеге буенча сөйләшү, иллюстрацияләр
карау, туган тел турында мәкальләр өйрәнү,
Сүзлек эше: Туган телем - иркә гөлем” тезмәсенең мәгънәсен искә төшерү
Эшчәнлек барышы.
Кереш өлеш.
Хәерле иртә, балалар!
Хәерле иртә!
Кәефләрегез ничек?
Әйбәт, рәхмәт!
Балалар, без бүген сезнең белән рестовраторлар (бозылган әйберләрне
рәтләүчеләр) булырбыз. Моның өчен безгә төркемнәргә бүленергә кирәк.
Әйдәгез, без дүрт төркемгә бүленик.(Санамыш ярдәмендә җитәкчеләр
билгеләнә, алар үз чиратында һәрберсе үзенә команда сайлый)
Төп өлеш
1 уен “Рестовраторлар”
Менә сезнең эш урыны 1 өстәл, 2 өстәл һәм 3 өстәл, 4 өстәл. Сезнең
һәрберегез ертылган картинаны торгызырга, ягъни пазлларны җыярга
тиеш.(Балалар пазлларны җыялар. Анда Г.Тукай портреты, “Су анасы”, “Бала
белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләренә иллюстрация)
Менә, булдырдыгыз, хәзер әйтегез инде, сез нинди картиналарны
төзекләндердегез?
Г.Тукай портреты, “Су анасы”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”
Димәк, без бүген шушы темага сөйләшәчәкбез.Әйтегез әле, бу рәсемнәрнең
уртак ягы нинди?
Аларның бөтенесе дә Г.Тукай язган шигырьләргә ясалган.
Дөрес. Әйдәгез ул шигырьләр нәрсә турында искә төшереп китик әле. Кем
башлый?
2уен “Искә төшер
Рәсемнәр буенча эчтәлеген искә төшерәләр.(Интерактив тактада эчтәлеге
буенча рәсемнәр күрсәтелә, шулар буенча сөйлиләр)
Малай су коенырга бара да Су анасының тарагын урлап кача. Әнисен мин
таракны таптым, дип ялганлый.Төнлә Су анасы килеп тарагын алып китә.
Әнисе малайны нык итеп ачулана.
Әйтегез әле, малай нинди хаталар ясый?
Кеше әйберен сорамыйча ала, әнисен ялганлый.
Сезнең арада андый хаталар ясаучылар юкмы?
Юк.
Әйе, ул начар гадәтләр бездә булырга тиеш тугел. Алар үзләре дә, янындагы
кешеләрне дә кыен хәлгә куялар.
Икенче рәсем “Бала белән Күбәләк” шигыренә.Әйдәгез юл шигырьне искә
төшереп китик әле.(Шигырьне рольләргә бүлеп сөйлибез)
Димәк, балалар, нинди нәтиҗәгә киләбез?
Күбәләкләрен җәберләргә ярамый!
Әйдәгез, без дә сезнең белән күбәләкләр булып уйнап алыйк әле.
3 уен Х/У”Күбәләкләр”
Уен барышы: музыка астына күбәләкләр кебек очып йөриләр. Музыка
туктагач, чәчәкләргә нинди сан күрсәтелсә, шул санда(парлап, өчәрләп,
дүртәрләп басалар)
Ә өченче шигырь нәрсә турында?
Гали белә Кәҗәнең дуслыгы турында. Алар бергә уйныйлар, дус яшиләр.
Малай Кәҗәсен ярата, аны печән белән сыйлап тора.
Ә сезнең дусларыгыз бармы?
Әйе.
Әйдәгез үзегезнең дустыгыз турында сөйләп китегез әле.
4 уен Сөйләм үстерү уены “Минем дустым”
Уен барышы: Балаларның һәрберсе үзенең теләге буенча дусты турында
сөйли.(Минем дустым – Азалия. Ул матур, акыллы кыз.Минем дустым
Илнур. Без аның белән машиналар белән уйныйбыз. Һ.Б.)
Ә сез Тукайның тагын башка әсәрләрен беләсезме? Әйдәгез искә төшерик
әле.
“Туган тел”, “Кәҗә белән Сарык”, “Шүрәле”..
Әйдәгез, “Туган тел”җырын җырлап ял итеп алыйк әле.
5 уен Музыкаль пауза ( 1куплетын җырлыйбыз)
Менә Тукай туган тел - матур тел дигән.Ә безнең туган тел нинди тел?
Татар теле.
Әйе. Балалар, без үз туган телебездә матур итеп сөйләшә, аралаша белергә
тиеш.
Туган тел турында без нинди мәкаль беләбез?
Туган телем – иркә гөлем.
Ә ни өчен туган телне иркә гөл белән тиңләгәннәр?
Чөнки туган телне кадерләп торырга, аны пычратмаска кирәк.
Телләр белгән – илләр гизгән.
Ә бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Чөнки күп телләр белсәң, сиңа кешеләр белән үз телендә аралашу җиңелрәк
булачак.
Ә сез нинди телләр беләсез?
Татар һәм рус телләрен.
Балалар, телләр белү әйбәт нәрсә.Ләкин сөйләшкәндә телне – телгә кушып
сөйләшү матур күренеш түгел. Менә Дәрдмәнд дигән шагыйребез болай ди:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Димәк, без матур аңлаешлы итеп үз туган телебездә татар телендә
сөйләшергә тиеш.Чөнки матур итеп сөйләшә белгән кеше һәрвакыт
хөрмәттә булган.
Йомгаклау өлеше
Әйдәгез, хәзер бүгенге көнгә нәтиҗә ясыйк. Без нәрсәләр эшләдек? (нәтиҗә
ясыйбыз)
Сез буген барыгыз да булдырдыгыз. Бүгенге көннен бүләге итеп мин сезгә
раскраскалар алып килдем. (Тукай әсәрләре буенча)
Ә хәзер сез үзегезгә ошаган раскраскаларны ала аласыз, буш вакытта без
аларны буяп куярбыз.
Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!
Сау булыгыз!