Конспект урока "Күчмә кошлар"

Конспект урока: Күчмә кошлар. (1 шөгыль)
Максат: атна көннәренең исемнәрен ныгыту, истә калдыру, ишетү сәләтен
үстерү, игътибарлылык тәрбияләү; күчмә һәм кышлаучы кошларны чагыштырып
аеру; бармакларның һәм кул чукларының хәрәкәтчәнлеген камилләштерү; уйлау-
фикерләү сәләтен үстерү; сүзлекне баету.
Җиһазлау: кыңгырау, флажоклар, предметлы рәсемнәр, ковролин.
Шөгыльнең барышы:
I. Оештыру моменты: “Атна көннәре” уены.
II. Күчмә кошлар.
1. Кереш сүз:
Яфрак саргайды,
Үләннәр шиңде.
Ашыкмый гына
Алтын көз килде.
Сау бул, ямьле җәй.
Хушыгыз, кошлар.
Хәерле юллар телибез, дуслар.
2. “Дөрес әйт!” уены: рәсемгә карап кошларның исемнәрен истә калдыру.
3. “Исеңдә калдыр!” уен-күнегү: кош рәсемнәре куела, бала аларның исемнәрен
истә калдыра.
4. “Очты, очты...” уены.
Ишетү сәләтен үстерү, игътибарлылык тәрбияләү, күчмә һәм кышлаучы
кошларны чагыштырып аеру.
Ял минуты: “Кошлар” (бармак уены).
Җырлыйлар да, сайрыйлар
Кошкайларым тынмыйлар.
Бу кошчык – сандугач,
Бу кошчык – карлыгач,
Бу кошчык – сыерчык,
Ә бусы – торна
Баткаклыкта ул тора.
Бу кошчык – күке,
Ә бусы – тургай,
Әйтерсең лә курай.
Бу кошчык – карга,
Китә җылы якта кышларга.
Бу кошчык – чыпчык,
Сикереп йөри чык-чырык.
Саескын һәм песнәк,
Очып китмиләр нишләп?
Методик күрсәтмәләр: Ике кулның да бармаклары йодрыкка йомарланган.
Кошларның исемнәрен ишетүгә, балалар берәм-берәм уң һәм сул кулларның
бармакларын турайта баралар. Соңгы сүзләрне әйткәндә уч төпләрен күрсәтеп,
аптыраган йөз ясыйлар.
5. “Сайлап ал!” дидактик уены: ковролинда үткәрелә. Рәсемнәр арасыннан
“күчмә кошлар”ны сайлап алу.
6. “Күчмә кошлар – командир” уены.
7. “Нәрсә артык?” дидактик уен.
III. Нәтиҗә.
Тема: Күчмә кошлар. (2 шөгыль)
Максат: балаларның кошлар, күчмә кошлар турындагы белемнәрен картиналар
аша ныгыту; кошларны танып белү; тышкы билгеләренә, үз-үзләрен
тотышларына, тавышларына карап кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып
күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү; балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек,
кайгыртучанлык хисе тәрбияләү; сүзлекне баету, сөйләмне камилләштерү.
Җиһазлау: кыңгырау, флажоклар, предметлы рәсемнәр, ковролин, туп.
Шөгыльнең барышы:
II. Оештыру моменты: “Исемен әйтсәң, бирәм” уены.
II. Күчмә кошлар.
1. “Очты, очты...” уены: балалар күчмә кошларның исемнәрен ишетсәләр
кулларын күтәрәләр.
2. “Күчмә кошлар – командир” уены.
3. “Дөрес сайлап ал!” уены: предметлы рәсемнәр арасыннан күчмә кошларның
рәсемнәрен сайлап алырга кирәк.
4. “Исемен әйт!” уены: туп белән үткәрелә. Логопед тупны кемгә бирә шул бер
күчмә кошның исемен әйтеп тупны кире кайтара.
Ял минуты: “Кошлар” (бармак уены).
Җырлыйлар да, сайрыйлар
Кошкайларым тынмыйлар.
Бу кошчык – сандугач,
Бу кошчык – карлыгач,
Бу кошчык – сыерчык,
Ә бусы – торна
Баткаклыкта ул тора.
Бу кошчык – күке,
Ә бусы – тургай,
Әйтерсең лә курай.
Бу кошчык – карга,
Китә җылы якта кышларга.
Бу кошчык – чыпчык,
Сикереп йөри чык-чырык.
Саескын һәм песнәк,
Очып китмиләр нишләп?
Методик күрсәтмәләр: Ике кулның да бармаклары йодрыкка йомарланган.
Кошларның исемнәрен ишетүгә, балалар берәм-берәм уң һәм сул кулларның
бармакларын турайта баралар. Соңгы сүзләрне әйткәндә уч төпләрен күрсәтеп,
аптыраган йөз ясыйлар.
5. “Нәрсә артык?” дидактик уен.
6. “Уйлап әйт!” уены: табышмакларның җавапларын рәсемнәргә таянып табу.
1) Коймада өй
Өйдәм– җырчы. (Сыерчык)
2) Канаты бар, оясы юк
Ят ояда баласы тук. (Күке)
3) Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый.
Өе – җирдә,
Җыры – күктә. (Тургай)
4) Борыны озын, боты озын
Камышлыкта – көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк” дип сөйли. (Торна)
5) Кулы юк, балчык ташый;
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач)
III. Нәтиҗә.