Сценарий "«Гаиләмне бик яратам» темасын кабатлау"

Тема: «Гаиләмне бик яратам» темасын кабатлау.
Максат:
1)«Гаиләмне бик яратам»темасын гомумиләштереп кабатлау;
исемнәрнең килеш белән төрләнешен
ныгыту;
2)бәйләнешле сөйләм үстерү;
3)укучыларга гаиләгә , нәселләренә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә
ярдәм итү.
Җиһазлау:
нәсел агачы рәсеме, карточкалар, магнитофон.
Дәрес барышы.
I. Оештыру:
1)Исәнләшү.
-Исәнмесез.
-Исәнмесез.
-Хәерле көн.
-Хәерле көн.
-Утырыгыз.
-Рәхмәт.
2)Дежур укучы белән әңгәмә.
-Дәресебезне башлыйбыз,укучылар.
Бүген сыйныфта кем дежур?
-Сыйныфта мин дежур.Бүген ...нчы ноябрь, пәнҗешәмбе көн.
Сыйныфта ... юк.Ул авырый.
Бүген көн салкын (түгел),кар ява (яумый)
3) Фонетик зарядка ясау.
-Ә хәзер, укучылар,фонетик зарядка ясыйбыз.
Тыңлагыз, кабатлагыз. (магнитофоннан тыңлау)
Сеңел, күңелле, җиңел, шуңа, миңа,синең, аның,исемең,әниеңнең,нәселеңә,
ана-аңа, яна-яңа, ун-уң, мен-мең, битен-битең.
II.Өй эшен тикшерү.
-Бүген без “Гаиләмне бик яратам” темасын кабатлыйбыз.
Әйдәгез әле, өй эшен тикшерәбез. Сез гаилә турында нинди мәкальләр
беләсез ?
(Аталы-аналы -алтын канатлы;
Әткәй—шикәр,әнкәй—бал;
Балалы кеше—бай кеше;
Балалы кеше—бәхетле кеше.)
-Рәхмәт,балалар. Хәзер тактага карагыз. Анда тагын бер мәкаль язылган.
Гаилә--бәхет ачкычы.
(Бер укучыдан укыту, тәрҗемә иттерү, кабатлату.)
-Әйе, укучылар,гаиләле кеше бәхетле була, шуңа күрә әти-әниләрегезне
яратыгыз, тыңлагыз.
III.Актуальләштерү.
1)-Ә хәзер,әйдәгез, “тәрҗемәче” уены уйнап алыйк.
а) сүзләрне тәрҗемә итү.
Гаиләм бердәнбер родной замужем
бертуган хатыны двоюродный соседи
өйләнгән онык родословная муж
б)сүзтезмәләрне тәрҗемә итү.
Бердәнбер апам воспитанный внук
Бертуган абыең любимая правнучка бабушки
Күңелле туй родная сестра папы
Абыйның хатыны двоюродный брат мамы
Апаның ире жена моего брата
в) җөмләләрне тәрҗемә итегез.
Һәркемнең әти-әнисе бар.
Мин гаиләмне бик яратам.
Мин әбиемә булышам.
Моя семья очень дружная.
Я всегда помогаю маме.
Я очень хороший сын, поэтому меня любят.
Я очень воспитанная дочь, поэтому меня любят.
-Әйе, укучылар,сез бик яхшы, тәрбияле балалар. Мин дә сезне бик яратам.
2)Ситуатив күнегүләр эшләү.
а) .... похвали … за хорошую работу
-похвали братика за хорошую оценку
-похвали сестренку за хорошее поведение.
б) Как скажешь,что:
-у тебя очень дружная семья;
-у тебя есть бабушка и дедушка;
-твоей бабушке 60 лет,а дедушке 62;
-ты помогаешь бабушке и дедушке;
в) Спроси друга:
-сколько человек у него в семье;
-в каком городе они живут;
-сколько лет они живут в Елабуге;
3) Укытучы –укучы диалогы.
-Син кайсы шәһәрдә яшисең?
(Мин Алабугада яшим)
-Алабугада ничә ел яшисез?
(Алабугада....ел яшибез)
-Ә Алабугага ничә ел булды?
(1000 ел була)
-Ул нинди шәһәр?
(Матур, чиста, тарихи....)
-Син шәһәреңне яратасыңмы?
(Әйе, мин шәһәремне яратам)
-Әйе,балалар,без бик матур тарихи шәһәрдә яшибез. Һәркем үзенең шәһәрен
яратырга тиеш.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1) Рәсем өстендә эш.
-Ә хәзер , укучылар, рәсемгә карагыз. (нәсел агачы рәсеме)
-Бу нинди агач?
(-Бу нәсел агаы)
-Ул кемнең нәсел агачы?
(-Шәвәлинең нәсел агачы)
-Шәвәли кем ул?
(-Ул малай.)
-Аны безгә кем алып килде?
(-Шәүкәт Галиев)
Шәвәли нинди малай?
(-Акыллы, шук,шаян,яхшы....)
2) -Ә кем Шәвәлинең нәселе турында сөйләргә тели?
(Бер укучы Шәвәлинең нәселе турында сөйли)
3) -Ә кем үзенең нәселе турында сөйләргә тели?
(1-2 укучы үз нәселе турында сөйли)
-Рәхмәт.Һәркем үзенең нәелен белергә тиеш.
Ардыгызмы? Хәзер ял итеп алабыз.Басыгыз.
4)Ял минуты. (хәрәкәтләр белән күрсәтү)
Без инде хәзер зурлар.
Күп эшли безнең куллар.
Без идән дә юабыз,
Без керләр дә уабыз,
Гөлләргә су сибәбез.
Менә шундый уңган без .
Менә шундый булган без.
-Яхшы,утырыгыз.Эшебезне дәвам итәбез.
V. Карточкалар белән эш.
1)-Балалар ,сезнең алдыгызда карточкалар бар.Текстны укыгыз, төшеп калган
кушымчаларны өстәгез.
Саша ... (кемнең?) гаиләсе зур түгел. Аның әтисе, әнисе һәм абыйсы бар.
Саша ... (кемнең?) әтисе Сергей исемле. Ул гаилә ... (кайда?) бердәнбер бала,
аның бертуганнары юк. Сергей Ивановичның хатын ... (кеме?) Галина
Павловна мәктәптә эшли .Ул- укытучы. Саша ... (кемнең?) абыйсы Юра
исемле.Аңа 22 яшь.Ул өйләнгән.Узган ел җәй көне туйлары булган. Аның
хатыны Катя исемле.Ә кечкенә кызлары Оля ... (кемгә?) өч кенә яшь.
Саша 5 нче сыйныфта укый . Аның гаиләсе бик тату .Ул үзенең гаиләсен
ярата.
2)-Ә хәзер карточкаларыгызны алыштырыгыз.
Тыңлагыз. Хаталар булса, төзәтегез.
(Магнитофон язмасыннан текстны тыңлау)
3)-Текстны кем укый?
(текстны уку)
4) –Текстны аңладыгызмы?
Кем рус телендә сөйләргә тели?
(бер укучыдан рус телендә сөйләтү)
5) -Ә кем үзенең гаиләсе турында сөйләргә тели?
(1-2 укучыдан сөйләтү.)
VI. Йомгаклау.
-Шулай итеп, укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
(укыдык, тыңладык, тәрҗемә иттек, сөйләдек...)
-Ә нәрсәләргә өйрәндегез?
(матур итеп сөйләшергә,гаиләне яратырга, нәселне яратырга..)
-Әйе, балалар,гаиләләрегезне яратыгыз,әти-әниләрегезне тыңлагыз, әби-
бабаларыгызга ярдәм итегез. Аталы-аналы—алтын канатлы булыгыз.
VII.Өй эше бирү.
“Минем гаиләм” темасына сочинение язарга.
Билгеләр кую.