Конспект урока "Кем соң ул дус?"

Тема: Кем соң ул дус?
Максат: 1. Дуслык турында төшенчә бирү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату
яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.
2.Сыйныф эчендә тустанә мөнәсәбәтләр тудыру, үз фикереңне әйтә белергә
өйрәтү.
3. Кешкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим
сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау:презентация, Риза Фәхретдиннең Балаларга үгет-нәсихәт” китабы,
дуслык темасына мәкальләр язылган плакатлар.
Сыйныф сәгатенең барышы:
-Хәерле көн барыгызга да, бүгенге сыйныф сәгатебез кешеләр арасындагы
мөнәсәбәтләргә багышланган
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә!
-Шигырьдән аңлашылганча бүгенге темабыз –ДУСЛЫК.
-Сөйләшү сәгатебезнең үз кагыйдәләре бар. Шуларга күз салыйк әле.(1 сл.)
1. Берәү сөйли, калганнар тыңлый, һәркем ишетелергә хокуклы.
2.Һәркем үз сүзен әйтергә хокуклы, тәнкыйткә бирелмәячәк.
3.Начар фикерләр булмый.
4.Һәркем үзе өчен сөйли.
-Балалар, безнең сыйныф үзенә күрә бер планета дип күз алдына китерегез әле, бүген
шул планетабызны тагын да ямьлерәк итәргә тырышырбыз. Планетабызның үз
кояшы бар, ул безгә дәрес барышында юлыбызны яктыртып торачак.( 2 сл. Дуслык
турында музыка уйнатыла).
-Дуслык,дус, иптәш. Бер караганда бу бик гади сүзләр кебек тоела, ләкин уйлый
башласаң, аларга бик тирән мәгънә салынган.
Нәрсә ул дуслык? (балалар фикере тыңланыла, аңлатма бирелә( Уртак рухи якынлык,
фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт)3 сл).
-Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?( кызлар, малайлар, кызлар-малайлар,
милләтара, дәүләтләр дуслыгы, егет-кыз арасындагы дуслык) Әйдәгез әле тактада
бирелгән дуслык таҗлары турында сөйләшеп алыйк (4 сл.)
Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Сезнең
дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз?
- Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы?
Фикердәшләрме сез, әллә күбрәк бәхәсләшәсезме? Дуслык ярдәмгә килгән вакытлар
бармы? ( Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче
күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, дуслык белән көчле без” дип әйтергә тулы
хакыгыз бар)
- Алдагы таҗыбызда - егет-кызлар арасындагы дуслык. Гадәттә, кызлар һәм
егетләр арасында дуслык мәхәббәткә әверелә, диләр. Ә бу темага без исә югарырак
класста сөйләшербез.
-Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында
нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә
һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң?
(Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ләкин без беренче чиратта үзебез турында
уйлыйбыз. Шуңа күрә глобаль проблемаларның берсе булган экологик проблема
турында чаң суга кешелек. 2013 ел Россиядә нинди ел дип игълан ителде?
Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк.
-Чираттагы таҗыбызда милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен
беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан
өстен санаса, нәрсә булыр иде?
Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк?
( Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк.) Бу сүзне толерантлык дибез.
Өйдәгез, дәфтәрләребезгә языып куйыйк. Толерантлык башка милләт, дин
вәкилләренә карата түземле булу.
-слайдтагы рәсемнәргә игътибар итик. Балалар, куллары нинди төстә булуына
карамастан, бергә тотынышкан. Уртада җир. Бердәм булганда гына кешелек көчле,
дуслык кына җиребезне саклаячак.
-милләтләр дуслыгы дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә көйли. Һәрвакытта
да дәүләтләр дус яшиме? Ә бу очракта конфликт ничек чишелергә мөмкин? (
дәүләтләр арасында сугыш булырга мөмкин) Тарихтан мисаллар китерә аласызмы?
Әйе, укучылар, кешелек тарихында сугышлар бик күп булган. Безнең көннәрдә дә
кайтавызы яңгырап торган Бөек Ватан сугышы турында да онытырга ярамый.
-Әйе, дуслык төрлечә була, ә менә дус булыр өчен инди сыйфатлар мөһим икән?
Алдыгызда бирелгән яшел яфракларның артына языгыз әле.( Яфраклар тактада
әзерләп куелган агач кәүсәсенә ябыштырыла)
(намуслылык,ярдәмчеллек,кайгыртучанлык,җаваплылык,сабырлык,басынкылык,түз
емлек...)
-Күргәнебезчә безнең сыйныф почмагы ямьләнә бара. Дөрес, кайвакыт
күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин, безгә алардан арынырга кирәк, моның өчен
1) “Әйтеп бетер” дигән уен уйнап алыйк әле (5 сл)
( -Дус акчадан кыйммәтрәк.
-Дусларын онытканның, үзен дә онытырлар.
-Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
-Дусларның теле каты тоелса да,күңеле йомшак була.
-Дус авырлыкта беленер.)
Йомгаклау.
- “Дуслык – ул эчкерсез, ныклы бәйлелек”- В. Даль үзенең данлыклы аңлатмалы
сүзлегендә дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга
эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен
түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары,
карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен. Хәзер ,чыннанда, кайбер кешеләр
үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын
дусларны алар шулайда таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый.
Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга,
өлкәннәргә урын бирергә кирәк. Бары тик тәртипле кешенең генә чын, тугъры,
ышанычлы дуслары була ала.