Конспект урока "Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау"

“Түган телдә сөйләшәбез”
Конспект
Зурлар төркеме
Азнакай шәhәре
МБДОУ №10 “Алтынчәч”
Тәрбияче : Бикмухаметова Л.А.
Тема. Татар халык иҗаты аша язны тасвирлау
Бурычлар:
1. Балаларда бер-берсен игътибар белән тыңлый, иптәше сөләгәнне
тулыландыра , аның эшчәнлегенә дөрес бәя бирә белү сыйфатлары
тәрбияләү.
2. Халык авыз иҗаты белән таныштыру аркылы балаларның сүзлек
байлыгын, диалогик сөйләмнәрен, хәтер, иҗади уйлау сәләтләрен
үстерү.
3. Яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, әйтенүләр, сынамышлар өйрәтүне
дәвам итү.
Сүзлек: тәти, күк күлмәк, келәт.
Эшчәнлек барышы.
1. Балаларга сораулар :
- Бер табигать җанланган ел фасылы кайчан?
–Нинди яз айлары беләсез?
Сез язны ни өчен яратасыз?
2. Тизәйткеч. Җ авызы.
Җы-җы-җы-җы ,Яз килде җылы.
3. Эндәш ятлау :”Кояш,чык!”
Кояш ,чык,чык,чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка Казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык- сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
4. Әйтенү “ Сыерчык”.
Сыерчык, сыерчык, Күк күлмәгең киеп чык.
Үзеңнеке булмаса, Атаңныкын киеп чык.
5. Мәкаль: Язгы хезмәт –көзге хөрмәт.
Эчтәлеге буенча фикер алышу.
-Яз көне кешеләр нинди хезмәт башкаралар?
-Чәчүгә чыгар алдыннан нинди бәйрәм була?
-Яз көне нинди борынгы бәйрәмнәр билгеләп үтелә?
6. Зиhен сынаш уены. “Кап та коп”:
Балалар бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын
йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләр күтәреп- төшереп, түбәндәге
такмазаны әйтәләр:
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек, май каптык,
Кап та коп, Тимер туп,
Авызыңны ач та йом!
Бар да берьюлы авызларын йомалар. Кем дә кем беренче булып авызын
ачса яисә көлеп җибәрсә, шул балага җәза бирелә.
Ул яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар әйтә.