Сценарий "Бишек туе"

Сценарий “Бишек туе” на татарском языке для детей подготовительной
группы.
«Бишек туе» күңел ачу чарасы.
Максат:
Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу, аларга кызыксыну
уяту.
Бурычлар:
-Балаларның монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү.
-Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән танышуны дәвам итү.
Горурлану, хөрмәт итү хисен тәрбияләү.
-Бишек җырларын өйрәнү.
-Ата- аналар белән тыгыз элемтәдэ булу, аларның сценарий куюда ярдәм итү.
Җиһазлау:
Бишек
Самавыр
Чиккән сөлгеләр
Татар халкының милли киемнәре ( балаларга)
Савыт-саба
Милли ризыклар (чәк-чәк, өчпочмак)
Курчак
Магнитофон
Пианино
сандык
Алдан эшләнгән эш:
“Бишек туе” темасына әңгәмә үткәрү.
Татар халкының башка төрле йолалары, гореф-гадәтләре белән
таныштыру.
Халык авыз иҗатының “үчти-үчти” сикерткәндә, теләкләр, бала
йоклатканда әйтелә торган шигырьләр өйрәнү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигырен өйрәнү.
Татар халкының милли биюен өйрәнү.
Катнашучылар:
Әби
Бабай
2 кыз, 2 малай
Әти
Әни
Чараның барышы.
Авыл өе. Өстәл янында бабай, әби һәм дүрт оныкчыклары. Әби чәй әзерли.
Әби: -Балалар, әйдәгез әле чәй эчеп алыйк.
Барысы да өстәл артына утыралар.Чәй эчәләр. Ишек шакыйлар.
Әти белән әни керә.
Әти:- Сөенче,сөенче
Безнең гаиләдә сөенче!
Дөньяга аваз салып
Бишенче бала туды!
Әби, бабай: - Зур шатлык белән килгәнсен, улым! Әйдәгез, әйдәгез узыгыз,
балалар.
Әни баласын гаиләдәге бөтен кешегә күрсәтеп чыга. Һәрберсе теләк теләп чыга.
Әни:
Минем кызым дәү кебек,
Бакчадагы гөл кебек.
Ике күзе янып тора,
Кара бөрлегән кебек.
1нче кызы:
Әлли-бәлли бәү итә,
Сеңлем йокыга китә.
Сеңлем йокыга киткәч,
Әнисе кайтып җитә.
Малай :
Әлли бәлли итәр бу,
Йокыларга китәр бу,
Йокыларга киткәчтен.
Бик дәү булып үсәр бу.
Әти :
Әттә, әттә, әттәти,
Минем кызым бик тәти.
Минем кызым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
Бабай:
Үсә-үсә бәбкәем,
Үсә-үсә зур була.
Кояш кебек сөйкемле,
Үзе сүзгә җор була.
Балалар:- Әти-әни без сезгә бүләк әзерләдек.
Бииләр.
Бала елый башлый.
Әни бишектә тибрәтә башлый. Бала һаман елый.
Әби: - И-и балалар, сабыйга ана назы, йөрәк җылысы кергән бишек җыры кирәк
ул. Әби-бабаларыбыз элек-электән әйтеп килгәннәр, бишек җыры тыңлап үскән
баланың теле иртә ачыла, сәләтле, акыллы бала булып үсә.Ул аны
тынычландыра , йоклата.Сиңа да кызым нәни чагында бишек җырларын җырлый
идем.
Әни: -Әни, чынлап та искә төште җырлаганнарың. Әйдә әле җырлап җибәрик.
Кыйгач кашым,
Асыл ташым!
Йоклаек икәү!
Йокла, иркә,
Йокла, бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү!
Хублар хубы,
Алма тубы,
Пешкән,тулгансын,
Бу чагында
Син тагын да
Чибәр булгансын!
Алмакаем,
Аппакаем,
Йоклаек икәү!
Йокла,иркә,
йокла бәбкә,
Бәүкәй, бәллү бәү.
Дәрдмәнднең “Бәллү” шигыре, Р.Әхъярова көе
Әби:- Ана назы –җирдә ул мәңгелек
Бабай:- Мәңгелек җыр- бишек җырыбыз.