Презентация "Муса Җәлил иҗаты" 8 класс

Подписи к слайдам:
Презентация
  • Тема: Муса Җәлил иҗаты
  • 1906-1944
  • Муса Җәлил
  • Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
  • Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында(1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.
Хатыны-Әминә
Кызы-Чулпан Табигать дөньясы
  • Иртәнге таң нурыннан
  • Уянды ромашкалар.
  • Елмаеп хәл сорашып
  • Күзгә-күз караштылар.
  • Назлады җил аларны,
  • Тибрәтеп ак чукларын,
  • Таң сипте өсләренә
  • Хуш исле саф чыкларын.
Бәхетле балачак
  • Үтеп барам шулай урам буйлап
  • Парадныйда күрәм бер бала
  • Звонокка үрелә, буе җитми
  • Аптырагач, карап уйлана.
  • Мин балага киләм:
  • -Әллә ,- димен,-
  • Звонокка буең җитмиме?
  • -Җитми шул,-ди
  • -Кая үзем басыйм, Бернеме , -дим, әллә икеме?
  • Биш. -.Басам.
  • Шуннан бала әйтә:-Абзыкай ,син нинди йөрәкле!
  • Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса,
  • Икебезгә дә бирер кирәкне!
Хезмәт шатлыгы
  • Бик уңган безнең бакчачы бабай,
  • Яше үзенең туксанда бугай.
  • Ул кояш белән бергә кузгала,
  • Көрәген ала, җиңен сызгана.
  • Түтәлләр казый, гөлләр утырта,
  • Алмагачларның башларын кырка.
  • Түтәлне тутырып ,үсә җиләкләр.
  • Нәркис.миләүшә.сөмбел һәм мәкләр.
Моабит дәфтәрләре Аның исеме-мәңгелек. Татарлар елмаеп үләләр.
  • Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә
  • 1944нче елның 25 нче августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткыннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр шул чаклы адым) җырлап үткәннәр, башлары киселгәндә дә елмаеп үләләр!
Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше
  • Гайнан Кормаш -12 сәгать 06 минут
  • Фоат Сәйфелмөлеков- 12 сәгать 09 минут
  • Абдулла Алиш-12 сәгать 12 минут
  • Фоат Булатов- 12 сәгать 15 минут
  • Муса Җәлил -12 сәгать 18 минут
  • Гариф Шабаев-12 сәгать 21 минут
  • Әхмәт Симаев-12 сәгать 24 минут
  • Абдулла Баттал -12 сәгать 27 минут
  • Зиннәт Хәсәнов - 12 сәгать 30 минут
  • Әхәт Атнашев - 12 сәгать 33 минут
  • Сәлим Бохаров - 12 сәгать 36 минут
Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында монумент Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Музей Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең-каберен бел! ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!