Конспект "Муса Җәлил “Чәчәкләр” шигыре???"

Тема: Муса Җәлил “Чәчәкләр” шигыре???
Метапредмет: Тарихтан Бөек Ватан сугышы чоры турында белү.
Предмет: Биографиясен искә төшерү, сугыш чоры иҗаты белән таныштыру,
“символ”, “строфа” төшенчәләре белән таныштыру.
Шәхескә кагылышлы: Тормышка, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, туган
илне саклау мактаулы икәнен аңлау.
Материал: Дәреслек
Җиһазлау: ноутбук, мультимедияле проектор, экран, такта, М.Җәҗлил
иҗаты турында презентация, М.Җәлил җыентыклары.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Дәресне башлау. Психологик уңай халәт тудыру. Дәрестә игътибарлылык
тәрбияләү.
Исәнмесез укучылар, хәерле көн! Утырыгыз.
2. Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү.
“Шүрәле” балеты бенча әңгәмә.
Балетта сезгә нәрсә ошады?
Балет кайсы илләрдә һәм шәһәрләрдә куелган? (Опера һәм балет театрында,
чит илләрдә, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә.)
Бу театр кем исемен йөртә?
М.Җәлил турында нәрсәләр беләсез?
Бүгенге дәреснең темасы: Муса Җәлил “Чәчәкләр” шигыре.
Димәк, без сезнең белән бүген:
а) М.Җәлилнең тормыш юлын, иҗаты турында күбрәк белербез;
б) “Чәчәкләр” шигырен укырбыз, аңларбыз;
в) “символ”, “строфа” теоретик төшенчәләрен истә калдырырбыз.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1) Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, музее турында мәгълүмат бирү.
1.М.Җәлилнең тормыш юлы турында презентация карау.
Укучылар, әйтегез әле, М.Җәлил кем ул? (Шагыйрь, герой-шагыйрь)
Бик дөрес укучылар, М.Җәлил герой-шагыйрь. Ә ни өчен герой-шагыйрь?
2. Укытучының М.Җәлил турында, бигрәк тә сугыш чоры, Моабит
дәфтәрләре турында сөйләве.
3. Дәреслектән М.Җәлил турында уку.
4. Укучылар без шагыйрьнең тормыш юлы турында тулырак кайдан белә
алабыз? (китаплары, музей, Казанда М.Җәлилнең музей-квартирасы бар).
дәреслектән уку (рәсемнәр).
Ә хәзер дәреслекләргә һәм экранга карыйбыз. Монда русча сүзтезмәләр
бирелгән. Сез аларның тәрҗемәләрен китаптагы тексттан табып әйтергә тиеш
буласыз. Дөреслеген дә тикшереп барырбыз.
Знаменитый татарский поэт күренекле татар шагыйре
стихи, написанные им – ул язган шигырьләр
в заточении в концлагере немцев - немецларның концлагеренда
тоткынлыкта
2) “Чәчәкләр” шигыре белән эш.
1. Шигырьне кем язган? Шигырь кайчан язылган? (1943 елның ноябрендә
язылган. 1943 ел сугышның иң кызган чоры, Сталинград сугышлары
тамырдан борылышның башлану датасы, чорга характеристика бирелә.).
2. Сүзлек өстендә эш:
3. Ә хәзер матур итеп, төз итеп утырдык. Мин сезгә магнитофон тасмасында
бер шигырь тыңлатып үтәм. (Шигырьне диктор башкаруында тыңлау).
4. Шигырь нәрсә турында?
5. Ә хәзер, укучылар, шигырьне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. (Шигырьне
укучыларның эчтән укуы, русчага тәрҗемә итү.)
6. Чылбыр буенча сәнгатьле уку.
3) Теоретик төшенчәләр кертү.
1. Шигырьне ничек бүлеп укыдыгыз? Ни өчен башкача бүлмәдек?
Биредә һәр юлда ничәшәр иҗек? (Тугызар).
Алар билгеле бер тәртипкә ия. Бу укырга җиңеллек тудыра. Ә рифма нәрсә
ул? (Шигырь юлларында соңгы сүзләрнең- иҗекләрнең бер берсенә аваздаш
булуы).
Дөрес. Куплетның кайсы юллары охшаш яңгырашлы инде? (Икенче һәм
дүртенче).
Дөрес. Бу шигырьнең матур яңгырашын тудыра.
2. Шигырь теземнәренең төркемләп бирелүе строфа дип атала. Строфада
билгеле бер метрик буыннар, ритм, интонацион-синтаксик төзелеш, рифма
саклана.
Строфа (от греч. поворот”) сочетание строк в стихотворении,
обладающих определённым метрическим, ритмическим, интонационно-
синтаксическим строением и объединяемых рифмовкой.)
3. Шигырь чәчәк турындамы? Нәрсә турында? Чәчәк – символик образ.
Символ төшенчәсенең аңлатмасын уку, истә калдыру.
Символ универсаль категория. Ниндидер күренешләрнең, төшенчәләрнең
шартлы билгесе. Әдәби әсәрдә ул мәдәни-сәнгати образ, аллегория,
чагыштыру рәвешендә кулланыла.
Символ это знак, изображение какого-нибудь предмета или животного для
обозначения качества объекта. условный знак каких-либо понятий, идей,
явлений. Понятие символа тесно соприкасается с такими категориями, как
художественный образ, аллегория и сравнение.
Әсәрне укыгач, сездә нинди хис туды? (шатлык, борчу, курку, җаваплылык,
ышаныч, горурлык)
Сүзтезмәләр өстендә эшлибез. Бирелгән русча сүзтезмәләрнең татарча
вариантларын тексттан табып әйтерсез. Дөреслеген тикшерә барабыз.
Радостные мамы – шат аналар
красивые цветы – матур чәчәкләр
сөекле кызлар любимые дочери
зур калалар –большие города .
Укучылар, ә боларны без нинди тел-сурәтләү чараларына кертәбез? (Эпитет.)
Әйдәгез, хәзер без эпитетларга синонимнар табып карыйк:
шат куанычлы, сөенечле
матур гүзәл, чибәр, ягымлы
сөекле – кадерле, яраткан, кирәкле
зур олы, дәү
душистые – хуш ислеләр
раскачивает их тирбәтә аларны
лучи солнца – кояшның нурлары
Молодцы! Ә хәзер киләсе слайдка карыйбыз. Күрсәтелгән чәчәк
рәсемнәренең исемнәрен башта русча, аннары татарча тәрҗемәләрен
әйтерсез. (сөмбел, нәркис, мәк чәчәкләре рәсемнәре).
III. Рефлексив бәяләү.
1) 1. Укучылар, бүген дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?
2. М.Җәлил турында нәрсәләр белдегез?
3. М. Җәлилнең нинди шигырен укыдык?
4. “Чәчәкләр” шигырен аңладыгызмы?
5. Нәрсәләр исегездә калды?
6. Шигырь нинди жанрда язылган? (лирик)
7. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
8. Ни өчен шигырь "Чәчәкләр" дип атала? (Шигырьдә чәчәкләр дә, балалар да
матур, тыныч тормышны күрсәтүче образлар).
9. Нинди чәчәкләр турында сүз бара?
10. Шагыйрь чәчәкләрне кемнәр белән чагыштыра? (Чәчәкләр балалар белән
чагыштырыла.)
Әйе, укучылар, шагыйрь чәчәкләрне яшь егетләргә, кызларга тиңли. Аларның
да шул чәчәкләр кебек матур вакытлары. Ләкин аларга шул матур
вакытларында туган илебезне дошманнардан саклап сугышка китәргә туры
килә. Күбесенә туган җирләренә исән кайтырга туры килми, яу кырында
гомерләре өзелә. Шигырь табигать матурлыгы, сугыш, батырларның
үлемсезлеге турында дип әйтә алабыз.
Без дә үз чиратыбызда туган илебезне дошманнардан саклаган әби-
бабайларыбызны хөрмәт итәргә тиешбез.Үлгәннәрен искә төшереп,
исәннәрен кадерләп, хөрмәтләп яшәргә тиешбез.
2) Билге кую. Бүген дәрестә катнашканнары өчен кемнәргә бишле куябыз?
(Килешәм / килешмим, чөнки бүгенгә ....гә андый билгене куймыйбыз, ул
бераз ялгышты. Калган билгеләр дә шулай тыңланыла.)
- Дәрес тәмам, укучылар. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
- Уңышлар сезгә.
- Сау булыгыз!курыкмый. Фашистларга
Өй эше: 1) Беренче 2-3 строфасын яттан өйрәнергә.
2) Үзеңә ошаган 4 строфасын сәнгатьле укырга өйрәнергә.