Конспект урока "Наркотиклар - сәламәтлек дошманы"

Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Олы Бакырчы урта мәктәбе
Әти-әниләр белән үткәрелгән тәрбия сәгате
2 нче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Мөхәммәтҗанова Алиянең
эш тәҗрибәсеннән
2009 нчы ел
Тема: Наркотиклар сәламәтлек дошманы.
Максат: 1. Укучыларда наркотикларны куллануга тискәре мөнәсәбәт
формалаштыру.
2. Очраклы кешеләр наркотиклар тәкъдим иткәндә алардан баш тарту
күнекмәләре булдыру.
3. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.
Җиһазлау: туп, обруч, анкеталар,
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1.Уңай халәт тудыру.
2. Дәреснең темасы белән таныштыру.
II. Информацион этап:
1.Наркотик матдәләр турында мәгълумат бирү.
Наркотик матдәләр кешенең үз-үзен һәм
тирә-юньне аңлау сәләтенә, кәефенә йогынты
ясый, алар “наркомания” дигән психик авыру
китереп чыгара. Наркоманнар наркотикларсыз
яши алмый башлый, бу матдәләр организм өчен
даими ихтыяҗга әверелә. Әгәр наркоман үзенә
кирәкле күләмдә наркотик матдә кабул итмәсә,
аның кәефе начарлана, башы авырта, аяк-куллары
калтырый, бөтен тәне авырта башлый. Шуңа күрә
ул ничук булса да тиз арада наркотик матдә
табарга омтыла. Бу зарарлы гадәтнең нәтиҗәсе коточкыч
булса да, наркоман тыела алмый, үз-үзен агулый.
Наркотик матдәләр тәэсирендә кешенең тышкы кыяфәте үзгәрә.
Тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела. Кул һәм аяклары
калтырый. Эчке органнар бавыр, бөерләр, эчәклекләр, йөрәк, кан
тамырлары зарарлана. Бөтен организм, карт кешенеке кебек, эштән
чыга, таушала. Наркоман гадәти эшләрне башкара алмый. Ул
гаиләсеннән, дусларыннан читләшә. Уку, эш, спорт, мавыгулары,
иптәшләре аны кызыксындырмый башлый, ярсучанлыгы арта.
Наркоман үзен тәнкыйтьләүчеләрне мыскыл итә, хәтта кул
күтәрергә дә мөмкин.
Кәефе начар булганга һәм авыртуларга түзә алмаганга, наркоман
көннән-көн күбрәк наркотик матдә сатып ала. Үзе эшләп акча ала
алмагач, ул, әти-әнисен, туганнарын алдап, акча таләп итә. Ләкин,
наркотик матдәләр бик кыйммәт булу сәбәпле, бу акча гына аңа
җитми башлый. Наркоманнар фатир
басалар, туганнарының,
дусларының акчасын урлыйлар,
төрле кешеләргә һөҗүм итәләр.
Шулай итеп, һәр наркоман
упкынга тагын 5-10 кешене
өстерәп кертә.
Хәзер наркоманиягә каршы
табиблар, милиция
хезмәткәрләре, педагоглар һәм
психологлар көрәшә.
Балаларга бу афәттән аеруча сак булырга кирәк. Таныш булмаган
кешеләрдән әйберләр алмаска, аларга иярмәскә кирәк.
III. Анкета уздыру:
1. Наркотиклар нәрсә ул?
2. Алар кеше организмына нинди тәэсир ясый?
3. Наркотиклар кулланган кеше үзен ничек тота?
IV. Ситуация турында фикер алышу:
1 . Синең янга таныш булмаган кеше килә һәм
ниндидер даруны (яки башка әйберне) иснәп
карарга, эчәргә тәкъдим итә, ди.
а) Бу очракта син нишләрсең?
б) Наркотикларны бер генә тапкыр булса да
кулланып карау ни өчен куркыныч?
в) Ни өчен кайбер балалар наркотик
кулланып карарга ризалык бирә?
V. Спорт - наркотикларга каршы:
1. Күңелле стартлар.
VI.
Йомгаклау.