Конспект урока "Нульгә беткән саннарны түгәрәк дистәләргә,йөзләргә, меңнәргә бүлү"

Тема.Нульгә беткән саннарны түгәрәк дистәләргә,йөзләргә, меңнәргә бүлү.
Максат. 1.Укучыларны нульгә беткән саннарны түгәрәк
дистәләргә,йөзләргә, меңнәргә бүлергә өйрәтү,өлеше буенча санны таба
белү,төзелмә мәсьәләләрне чишә белү һәм өчпочмак төзү күнекмәләрен
үстерү, электр энергиясенә экономия ясый белергә өйрәтү..
Дәрес тибы:Яңа материалны аңлату.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
I.Дәрес о ТБ.: Нульгә беткән саннарны түгәрәк дистәләргә,йөзләргә,
меңнәргә бүлү.
К.: тормыш тәҗрибәсен куллану
Р.: бирелгән алгоритм буенча эшли белү
Дәрес барышы.
1) Оештыру этабы.
- Хәерле көн. математика дәресен башлыйбыз
2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген
мотивлаштыру.
- Өлеше буенча санны табарга өйрәндек.
- алайса әйтегез әле. Гөлнур китапның 14 битен укыды. Бу китапның 2/3 ен
тәшкил итә. Китапта ничә бит бар?
14:2х3=42 (бит)
3) Белемнәрне актуальләштерү.
- Уен. “Тауга менәбез, таудан төшәбез.” Тауга менәбез тапкырлап, төшкәндә
нишлибез?(бүләбез)
190х10 1 000 000: 100
260х20 600 000:1000
100х100 9000:20
10х1000 6800:200
150х20 1000:1000
450х20 600:200
350х20 500:20
4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
- мин бер сан уйладым, аны 100 гә тапкырлагач 1000 булды.Мин нинди сан
уйладым? Ничек таптыгыз? (Бүлеп)
- Дәреснең темасы нинди икән? Нинди максат куярбыз? Нульгә беткән
саннарны түгәрәк дистәләргә,йөзләргә, меңнәргә бүләргә өйрәнү.
- шундый мисалларны кем эшли беләм ди?
- 79 нчы биттәге №1 нче биремне эшләү.Сөйләп аңлату.(Белгән укучы
аңлата)
5) Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.
- №2 не үрнәк буенча дөреслеген тикшереп эшләү.
- №3 нче мәсьәләне мөстәкыйль чишү
Физминутка
Күптән түгел вакыт үлчәү берәмлекләрен үткән идек, әйдәгез әле герой-
шагыйрь Муса Җәлил шигыренә язылган җырны җырлап ял итик.
Сәгать суга даң-даң
Хәбәр бирә таңнан
Дәрес башланырга
Унбиш минут калган.(кем бу вакытны күрсәтә?)
Сәгать йөри келт-келт
Тиз мәктәпкә кит-кит
Миннан ары зиң-зиң
Миңа карап йөр син.
6) Яңа белемнәрне ныгыту.
- №5 нче мәсьәләне тактада аңлатып эшләү
1) 20х200=4000(л)- 20 лампалы белән
2)10х150=3000(л) – 10 лампалы
3)4000+3000=7000(л) – барысы
- кем аңлатма язып эшләде?
7) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
3.№9
8) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).
1.-Дәрескә нинди уку мәсьәләсе куйган идек ? Нәрсәләр эшләдек ? Нәрсәгә
ирештек?
80нче бит,
1.№7
2.№8