Конспект занятия "Дошманга ялкын сибүче"

“Кайбыч муниципаль районы
М.К.Кузьмин исемендәге
Иске Тәрбит урта
гомуми белем бирү мәктәбе”нең
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Васильева Римма Николаевна
Тема. Дошманга ялкын сибүче.
(Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик геройның бирелеше)
Максат.
1. Дидактик. Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик геройның
хисләрен, хәрәкәтләрен өйрәнү.
2. Үстерешле. Укучыларның лирик әсәргә анализ ясау күнекмәсен
үстерү.
3. Тәрбияви. Патриотик тәрбия бирү.
Метод: әңгәмә, өлешчә эзләнү.
Алымнар: төркемнәрдә эш, мөстәкыйль эш (тест), лирик әсәргә анализ.
Дәрес тибы. Белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.
Җиһаз.
1. Ф.Кәрим портреты.
2. Китаплар күргәзмәсе.
3. Мультимедиа проекторы. Слайдлар.
4. Эпиграф.
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
Дәреснең барышы.
I. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн, кадерле укучылар. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Әйдәгез,
бер-беребезгә елмаеп алыйк.
Үткән дәресләрдә без Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм аның кайбер
шигырьләре белән таныштык. Ә хәзер үткән дәрес материалын искә
төшереп китик.Алдагы дәрестә ук сезгә өч төркемгә бүленергә кирәклеген
әйткән идем. Башта төркемнәргә Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты
буенча бирем үтәргә кирәк булыр.
II . Актуальләштерү.
1. Төркемнәрдә эш.
I төркем. “Кем “5”ле алырга тели?” программасында Ф.Кәримнең тормыш
юлын искә төшерәбез.
II төркем. Тест-тренажерда Ф.Кәримнең иҗаты турында гомуми күзәтү.
III төркем “Рәсемне таны”
III. Яңа тема.
Укытучы. Бүген дә без Ф.Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.
Дәреснең төп максаты булып Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында лирик
геройның бирелешен ачыклау, әсәргә анализ ясау күнекмәсен үстерү тора.
Лирик герой төшенчәсен ачыклап китик әле. Лирик герой дип кемгә
әйтәбез?
Укучы. 1.Шигырьдә уй-хисләрне һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән
сөйләп бирүчене лирик герой дип йөртәләр.
2. Лирик әсәрләрдә хис-кичерешләрне сөйләүче “мин” образы.
Укытучы. Дөрес. “Әдәбият белеме”сүзлегендә лирик герой
төшенчәсе турында тулырак итеп менә болай бирелә:
Слайд.
(Дәфтәрләргә язып куялар)
Бөек Ватан сугышына Фатих Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә.
Бу чордагы иҗатының төп темасын әйтегез.
Укучы. Сугыш, халык, ил, шагыйрь язмышы. Ул корал белән генә
түгел, каләме белән дә фашизмга каршы аяусыз көрәшә. Иҗаты Бөек Ватан
сугышы чоры әдәбиятының иң югары казанышларыннан берсе булып санала.
Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза.
Укытучы. Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән
Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. “Ант”
шигырен искә төшерик.
Экранга “Ант” шигыре чыга.
Бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый.
Укытучы. Биредә лирик герой хисләренең сәбәбе нидә?
Укучы. Туган илгә дошманнар басып кергән, аларга каршы көрәшкә
китү мәҗбүрилеге.
Укытучы. Беренче юлларда ук нинди хис чагыла? Җавабыгызны
дәлилләп бирегез.
ЛИРИК ГЕРОЙ –лирикада автор образын, автор аңын белдерүче
ысулларның берсе; әсәрдә уй-хисләре, эчке халәте чагылыш тапкан,
шагыйрь хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне
гәүдәләндерүче, бәян итүче образ.
Укучы. Беренче юлларда ук дошманнарга нәфрәт хисе күренә:
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Бу хисне дошманга карата “юлбасар” сүзен куллану һәм “таптый”
фигыле тудыра.
Укытучы. Икенче строфада нәфрәт хисен нинди хис алмаштыра?
Укучы. Икенче строфада ант тексты килә, ул ышаныч хисе белән
әйтелә.
Укытучы. Лирик герой нәрсәгә ышана?
Укучы. Лирик герой баласы, гаиләсе, нәселе, иле өчен чигенмәскә ант
итә, үзенең ныклыгына, дошманның җиңеләчәгенә ышана.
(мультимедиа экраны аша Ф.Кәримнең хатыны Кадрия, балалары Ада һәм
Ләйләнең фотосы күрсәтелә)
Укытучы. Өченче һәм дүртенче строфалардагы хис-кичерешләрнең
үзгәреше турында сөйләгез.
Укучы. Өченче строфада геройның яраткан кешеләреннән аерылуы,
саубуллашу моңсулык, сагыш тудыра. Ләкин соңгы строфа итеп ант
өлешенең кабатлануы әлеге сагышны ышаныч хисе белән алыштыра.
Укытучы. Ант”шигырендә лирик герой безнең алда нинди образда
гәүдәләнә?
Укучы. Лирик герой кыю, илен-җирен яратучы, үз эшенең хаклыгына
инанган шәхес булып гәүдәләнә.
Укытучы. Ә ни өчен лирик герой белән янәшә шагыйрьнең үзен дә
күрәбез?
Укучы. Чөнки шигырь көчле лирика белән сугарылган. Лирик геройның
кичерешләре, хисләренең үткенлеге, дулкынлану һәм ярсулары, өмет һәм
ышанулары шулкадәр ачык, көчле, әйтерсең шагыйрь аларны үзе сөйләп тора,
аның хисләре безгә дә күчә.
Укытучы. Ә хәзер Ватаным өчен” шигырен искә төшерик. Биредә
лирик геройның хис-кичерешләрен күзәтеп китик.
(Бер укучы шигырьне яттан сөйли.)
Шигырь экранга чыга.
Укытучы. Беренче строфада лирик геройның хисен ачыклагыз.
Укучы. Беренче строфада үкенеч хисе сурәтләнгән, чөнки ул сугыш
утының иң дәһшәтлесенә керә һәм, бәлки, кояшны – яшәү, тереклек символын
соңгы тапкыр күрәдер.
Укытучы. Бик дөрес. Икенче строфада нинди хис урын алган?
Укучы. Биредә лирик геройның үз-үзенә ышаныч, горурлану хисләре
урын алган. Бу хис өченче строфада да дәвам итә.
Укытучы. Нәрсә дип горурлана?
Укучы. Лирик герой матурлык кала, эзем кала, җырым кала дип
горурлана
Укытучы. Дүртенче строфадагы “Үләм икән, үкенечле түгел” дигән
сүзләр беренче куплеттагы кичерешкә каршы килә. Ни өчен?
Укучы. Гомереңне халкың, туганнарың, илең өчен файдалы
эшчәнлектә уздырсаң, гомер өзелми, җыр булып дәвам итә.
Укытучы.Димәк, укучылар, Фатих Кәримнең сугыш чоры иҗатында
лирик герое кем булып күзаллана?
Укучы. Фронтка китүче солдат, шагыйрь үзе...
Укытучы. Фатих Кәримнең сугыш чорындагы язган башка шигырьләрен
дә карап киткән идек. Ул шигырьләрендә дә лирик герой Ватанны яклаучы
солдат булып гомумиләштерелгән образ буларак кабул ителә. Ул шагыйрь
генә дә, ялгыз солдат кына да түгел, сугышка китүче миллионнарның берсе, ул
шулар исеменнән сөйли, шуларның хис-кичерешләрен белдерә.
Укытучы. Ф.Кәрим кебек кебек зур батырлыклар күрсәткән кемнәрне
беләсез?
Укучы. Үз танкында янып үлгән, әмма дошманга бирелмәгән танкист,
коммунист – комиссар Михаил Кузьмин – шундый зур батырлыклар күрсәткән.
Үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Мәктәбебез аның исемен
йөртә.
Укытучы. Мондый батырлыкларга ия булган тагын бик күп
якташларыбызны әйтеп булыр иде. Ләкин бүген без күбрәк Фатих Кәрмнең
лирик герое хакында сүз алып барабыз.Нәтиҗә ясап куйыйк. Фатих Кәримнең
лирик герое кем? Аңа нинди сыйфатлар хас?
Укучы. Үлемнән бер дә курыкмаган һәм үлем турында уйламаган лирик
герой ул. Чөнки аның теләге ─ кадерле кешеләрнең киләчәктә азат, бәхетле
булулары. Шагыйрь иңендә ил язмышы.
Укучы. Фатих Кәрим үзенең шигырьләрендә лирик геройны иле, халкы
өчен, гомерен дә кызганмыйча утка кергән батыр сугышчы, сөйгән ярын уйлаучы
саф йөрәкле егет һәм туган авылын, балаларын, газиз әти-әнисен сагынган гади
кеше итеп тә сурәтли.
Укучы. Фатих Кәримнең лирик герое батыр да, кыю,тәвәккәл дә.
Укытучы. Бик дөрес әйтәсез. Бу лирик геройның уйлары һәм хисләре
аша без шагыйрьнең кеше буларак никадәр югары торуын, саф йөрәкле, гадел,
турылыклы, тирән кичерешле һәм шул ук вакытта кыю сугышчы булуын
күрәбез.
Әкрен генә “Кайту” җыры (Луиза Батыр-Болгари көе, М.Галиев сүзләре)
яңгырый.
Укытучы музыка астында сөйләвен дәвам итә. Эпиграфка карагыз әле. Үзе
дә бит ул әнә ничек ди:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде.
Фатих Кәрим үлде, ләкин аның якты эше калды. Димәк, ул үлемсез. Бөтен
кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка
мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен
армый-талмый көрәшергә чакыра. Көчле ихтыярлы, кыю, таза булып үсү
өчен бик күп шартлар бар. Тыныч тормышта да зур батырлыклар күрсәтеп
була. Уку өлкәсендә дә, спорт өлкәсендә дә. Быел исә бигрәк тә моңа
игьтибарны көчәйтергә кирәк.
Ә сугышта никадәр күп һәм берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр язган шагыйрь
Фатих Кәрим тыныч елларда нинди генә әдәби әсәрләр бирмәс иде! Тик гомере
кыска булган икән шул..
Өй эше. Дошманга ялкын сибүче” темасына сочинение язып
килергә.