Конспект занятия "Белем иленә сәяхәт"

Белем иленә сәяхәт
У: Исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек?
у:Яхшы, рәхмәт!
У: Мин сезгә куям, ихтибар белән тыңлагыз, һәм бу җыр нәрсә турында?- дигән
сорауга җавап бирерсез. (Юллар турында җыр тыңлыйлар).
у: Юл турында.
У: Дөрес, молодцы!Бүген без автобуста сәяхәткә чыгабыз.Сәяхәттә ике команда
катнаша беренчесе Юлбарыслар”,икенчесе “.Барыр юлыбыз ерак һәм авыр
булыр.Ләкин сез бердәм, дус булсагыз без Белем иленә барып җитербез.Ихтибар белән
экранга карагыз, алдыбызда карта монда безнең тукталышлар күрсәтелгән. (Экранда
карта) Сәяхәткә китү өчен тылсымлы сүзләрне белергә кирәк.Әйдәгез бергә кабатлыйк:
Без,без барабыз ерак җирләргә.
Без,без барабыз Белем иленә.
Ишеккә шакыган тавыш ишетелә.
У:Керегез!
Б:Керергә мөмкинме?Исәнмесез балалар!(Балалар белән кулдан исәнләшә.)
У:Балалар бу кем?
у :Белмәмеш!
Б: Ишеттем мин сез сәяхәткә җыенасыз икән, зинһар өчен мине дә алыгыз!!!Минем
дә белемле буласым килә!!!
У:Балалар Белмәмешне алабызмы?
у: Әйе, алабыз!
У: Укучылыр, әйдәгез елмаик, карагыз әле бу фотоларда сез нинди матур
елмаясыз!Сәяхәт ахырына кадәр елмаеп сәяхәт итик! (Экранда балаларның фотосы).
Алдабызда 1нче тукталыш Ситуатив күнегүләр”.(Экранда слайд).
1.Пожелай другу доброго дня.
2.Попроси друга дать ему тетрадь.
3.Пожелай учителю доброго вечера!
4. Скажи другу : добро пожаловать!
У: Молодцы балалар!Дөрес.Балалар безнең автобуска билетлар юк бит,әйдәле
Белмәмеш дөрес җаваплар өчен билетлар тарат.Әйдәгез балалар тылсымлы сүзләрне искә
төшерик.
Без,без барабыз, ерак җирләргә.
Без,без барабыз, Белем иленә.
Б:Карагыз балалар безне алдагы тукталыш көтә.Кроссвордлар тукталышы.Алдан
беренче команда үз җавапларын әйтә. Аннары икенчесенә (Экранда кроссвордлар,
слайд).
Ничек күп сүзләр беләләр балалар молодцы!Сезгә билет бирәм.
Уен.Әйдәгез әле ял итеп алыйк, менә сезгә җөмләләр, аларны бер-берегезнең
колагына берәр сүз әйтеп тактада җөмлә язасыз.Җөмләләрне җюрига бирәбез.
Алдабызда 3нче тукталыш.Аның исеме “Минем гаиләм”.Сезгә өй эше булып
гаилә портретын ясау һәм аның турында сөйли белү иде.(Һәр командадан бер бала чыга
һәм гаиләсе турында сөйли).
Балалар,хәзер сораулар бирик.
1.Синең әниең кайда эшли?
2.Синең әтиең төзүчеме?
3.Синең энеңә ничә яшь?
4.Синең сеңлеңә ничә яшь?
Молодцы!, тылсымлы сүзләрне әйтик.
Без,без барабыз, ерак җирләргә.
Без,без барабыз, Белем иленә.
Алдабызда 4нче тукталыш.(Слайдта рәсемнәр)Бу рәсемнәрдән парны табырга
тиеш.
У:Молодцы!Әйдәгез балалар түгәрәккә басыйк Белмәмеш белән уйнап алыйк.
Уенның исеме “Әйт әле үскәнем”. (Уртага бер бала тора ул музыкага биеп
тора,балалар җырлыйлар “Күрсәт әле үскәнем ничек әтәч кы
Б:Молодцы балалар, нинди матур уен өйрәттегез.
Алдабызда 5нче тукталыш “Саннар тукталышы” .(Слайдта саннар белән
җөмләләр) Саннарны дөрес кулланып сорауларны тәрҗемә итегез.
1.У тебя 15 красных ручек есть ли?
2.У него 28 зелёных тетрадей есть ли?
3.У вас 41 новая книжка есть ли?
4.У нас 37 красивых стульев есть ли?
Бик әйбәт! Билетлар бирәм.Сез бүген бик дөрес һәм тулы җаваплар бирдегез,җюри
хәзер биллетларыгызны саный.Ә без менә инде безнең белем иленә килеп җиттек.
У: Карагыз әле, балалар бу бит безнең мәктәбебез,безнең яраткан Белем Илебез!
Без сәяхәтебездә татар телендә сөйләштек,әйдәгез басып татар ,туган телебез
турында җыр җырлыйк!(И туган тел! җыры башкарыла)