Конспект занятия "Сыйфатларның ясалышы" 6 класс

Тема. Сыйфатларның ясалышы
Максат:
1) сыйфатларның ясалышы турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү;
3) туган ягыбызның көзге табигатенә соклана белү хисе тәрбияләү
Бурыч: укучыларың фикерләү активлыгын арттыру
Шәхескә кагылышлы УУГ: табигатькә карата игътибарлылык тәрбияләү.
Регулятив УУГ: максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану.
Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.
КоммуникативУУГ: иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтә белү
Планлаштырылган нәтиҗәләр: Тамыр һәм ясалма сыйфатларны аера һәм куллана
белү.
Дәреснең тибы: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.
Төп төшенчәләр: сыйфат, тамыр, ясалма, кушымча, кушма, парлы, тезмә.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, табигать белеме, рус теле, рәсем сәнгате
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү
Чыганаклар: төп: дәреслек,
өстәмә: слайдлар, карточкалар, сыйфат сүз төркеменең ясалышын
чагылдырган таблица, күнегүләр җыентыгы.
Исәнләшү.
Психологик уңай халәт тудыру
- Саумы, кояш, саумы, көн!
Дусларым, хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәрте.
Уе изге баласына
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк, дусларым
Хуш, хәерле сәгатьтә!
(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)
- Бүген 21 нче октябрь. Урамда көз фасылының матур бер көне. Без татар теле дәресенә
әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше 84 нче
күнегүдә көзге табигатьне тасвирларга кирәк иде.
-Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы
үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.
Өй эшләрен тикшерү:
1) Берничә укучыдан хикәяне укыту, эшләрне бәяләү
Сыйфатлар безнең телебездә ни өчен кирәк?(Безнең сөйләмебезне баеталар ,
матурлыйлар, тулыландыралар.)
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.
1) 85 нче күнегүнең биреме белән таныштыру
2) Шигырьне сәнгатьле итеп уку, биремнәрне үтәү
Кургаш болытлар- свинцовые, оловяннные тучи
Кургаш – сыйфат, тамыры- кургаш, нигезе- кургаш, тамыр сыйфат
Карлы яңгырлар- снежные дожди ( снег с дождем)
Карлы- сыйфат, тамыры- кар, - лык- сүз ясагыч кушымча, нигезе- карлы, ясалма
сыйфат
Кояшлы көннәр- солнечные дни
Кояшлы- сыйфат, тамыры – кояш, - лы – сүз ясагыч кушымча, нигезе- кояшлы, ясалма
сыйфат.
3) Китаптан кагыйдәне укыту.
Дәрескә максат һәм бурычлар кую.Дәрес темасын ачыклау.
Көтелгән җавап: без бүген сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен өйрәнәбез.
Бу безнең бүгенге тема: Сыйфатларның ясалышы
(Тактага һәм дәфтәрләргә теманы язу.)
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү
1) 86 нчы күнегүнең биремен аңлату, эшләү
Кызыл күлмәк, матур кыз, көчле егет, тозсыз аш, эреле-ваклы үсемлекләр, беркатлы
бала, гади мәсьәлә, кышкы урман, урмандагы чәчәкләр, язгы-көзге пальто, халыкара
конференция, ватык тәлинкә, эшчән малай, атналык план.
- Кайсы сүз калганнардан аерылып тора?
- Урмандагы сүзе башкалардан аерылып тора, чөнки бу сүздз сүз ясагыч кушымча
бәйләгеч кушымчадан соң ялганган.
Кагыйдә уку
Кагыйдә уку
Динамик пауза
Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү
1) Слайдтан 87 нче күнегүдә бирелгән таблица белән таныштыру
Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)
“Бездә дуслык”
Бер-кулларны алга сузабыз.
Ике-кулларны күтәрәбез.
Өч-кулларны як-якка сузабыз.
Дүрт-кулларны төшерәбез.
Бер, ике, өч-бездә дуслык,бездә көч.
Көз, кара көз! Күк йөзе караңгы, тавыр, юеш болытлар түбәннән йөзәләр. Урман шәрә һәм
үтә күренмәле булып кала. Җәй көне кеше күзе үтә алмаган агач куелыгына кадәр үтәли
күренә.
Карт агачлар яфракларын күптән коеп бетерделәр. Әле яшь каеннар гына үзләренең
көзге кояш нурларында алтын булып ялтырап торучы шиңгән саргылт яфракларын
саклыйлар.
Сергей Аксаков
1. Йомгаклау
2. Дәрестә нинди яңа тема өйрәндек? Ниләр башкардык?
3. Дәрескә гомуми бәя.
4. Өй эше
1) Кагыйдәләрне өйрәнергә
2) Мәҗбүри: 89 нчы күнегү (дәреслектәге бирем)
3) Ярым иҗади: ясалышлары ягыннан төрле сыйфатлар белән җөмләләр төзеп
язарга, сыйфатларның ясалыш ягыннан төрен күрсәтергә.