Конспект урока "Табигать - безнең әйләнә - тирәбез" 8 класс

Укытучы: Горшунова Илсөя Нурислам кызы
Предмет: Татар теле
Сыйныф: 8 (рус төркеме)
Тема: Табигать – безнең әйләнә - тирәбез.
Максат: “Табигать һәм кеше” темасына караган сүзләрне актив кулланылышка
кертү,укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы тәэсирендә килеп чыгарга
мөмкин нәтиҗәләр һәм аларны булдырмый калу юллары белән таныштыру;
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет буенча: тема буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый, дөрес
куллана белү;
Метапредмет:
Танып-белү УУГ: төп мәгълүматны аеру, нәтиҗә чыгара, укылган яки
тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу
өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Коммуникатив УУГ: монолог, диалог төзи белү, фикерләрне төгәл җиткерә
белү;
Регулятив УУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру; эшчәнлеккә
үзбәя бирә белү, сыйныфташлар белән уртак хезмәттәшлек итә белү;
Шәхескә кагылышлы: Табигатьне сакларга кирәклеген аңлау, табигатькә
карата ярату хисе уяту;
Дәреснең тибы: Диалогик-монологик сөйләм үстерү
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, экология, музыка
Материал: 1) дәреслек - Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева Татар теле 8 (Казан,
“Татармультфильм” 2015)
2) методик әсбап - Хәйдәрова Р. З.,. Малафеева Р. Л. Татар теле дәресләре. Рус
телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.
Җиһазлау: Презентацион материал, проектор, сюжетлы рәсемнәр, кроссворд,
схема, карточкалар.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
1. Дәресне оештыру
1) Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле көн, укучылар!
- Хәерле көн миңа,
- Хәерле көн сиңа,
- Хәерле көн сезгә,
- Хәерле көн безгә!
- Матур кызлар, сез дәрескә әзерме?
-Рәхмәт. Уңышлар сезгә!
- Менә дигән егетләр. Ә сез дәрескә әзерме?
- Рәхмәт! Сезгә дә уңышлар телим.
2) Дежур укучы рапорты.
2. Актуальләштерү
1) Өй эшен тикшерү.
Өй эшен тикшерик. Сезгә 61 нче биттәге рәсем буенча җөмләләр төзергә
бирелгән иде.
Үзбәя өчен критерийлар:
1) хатасыз эшләнгән эшкә “5”;
2) 1-2 хата булган эшкә “4”;
3) 3-5 хата булган эшкә “3”;
4) эшләнмәгән эшкә “2”
2) Кроссворд чишү.
- Укучылар, тактага карагыз. Сезнең алдыгызда кроссворд. Монда бер сүз
яшеренгән, безгә шуны табарга кирәк. Әйдәгез шул кроссвордны чишик һәм
дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез турында белербез.
Б
О
Л
Ы
Т
У
Р
М
А
Н
Б
А
Л
Ы
К
Ч
И
Ш
М
Ә
Г
А
С
Ы
Р
Һ
А
В
А
Т
Е
Р
Л
Е
К
Я
М
Ь
Л
Е
Сүзләрнең тәрҗемәсен кроссвордка языгыз:
1. Облако.
2. Лес.
3. Рыба.
4. Родник.
5. Век.
6. Воздух.
7. Скот.
8. Красивый.
- Димәк бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Табигать)
3. Уку мәсьәләсен кую
- Ә нәрсә соң ул табигать?
- Бу сорауга үз фикерләрегезне мин биргән карточкаларга язасыз. Язган
карточкаларны кәрзингә саласыз. Дәрес ахырында cез язганнарны
укырбыз.
Карточка:
Нәрсә ул табигать?
Табигать ул - ...
(“Кәрзин” ысулы (критик фикерләү технологиясе))
(“Звуки природы” аудиоязмасы яңгырый, укытучы сөйли)
- Без барыбыз да — табигать балалары. Табигать ул — безнең әйләнә-
тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез... Суларын эчеп туймас
чишмәләребез, су коенган инешләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман-
кырларыбыз. Без шул табигатьтә яшибез. Ул безне тудыра. Ул безне
сәламәтләндерә, матурлый, сафландыра, илһамландыра...
- Дәресебезнең темасы: “Табигать – безнең әйләнә – тирәбез”.
- Р. Миңнуллинның сүзләре «Табигать ул гүзәллек, могҗиза, тылсым»
дәрескә эпиграф булыр.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
1. Табигать” сүзенең берничә мәгънәсе бар. (Укучылар экранда
китерелгән билгеләмәләр белән танышалар.)
1) Кешене чолгап алган, аның эчтәлегеннән тыш барлыкка килгән табигый
материал дөнья. Җир планетасы.
2) Билгеле бер урынның җир – сулары, үсемлек һәм хайваннар дөньясы яки
һавасы – климаты.
3) Өстен көч, Тәңре (Ходай) мәгънәсендә.
4) Характер.
- Укучылар, “табигать” диюгә, без үзебезнең туган үскән җирне, әйләнә -
тирәбездәге урман, күл, чишмә, болыннарны күз алдына китерәбез.
2. “Табигать – безнең әйләнә – тирәбез” текстын искә төшерү.
- Балалар, без узган дәрестә нинди текст белән танышкан идек?
- Ул нәрсә турында?
- Нәрсә ул табигать?
- Кеше табигатьтән нәрсәләр ала?
- Җир шарында кешеләр нинди максат белән яшиләр?
- Кешелек нинди куркыныч алдында тора?
3. Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигырен тыңлау (1 укучы яттан
сөйли).
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Чылтырап аккан чишмәләр
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
- Ни өчен табигатьне сакларга кирәк?
- Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы
табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны
корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа
яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга
кирәк.
Физкультминут
4. Телдән җавап бирү (Диалог формасында).
- Сез экология белән кызыксынучы укучы буларак интервью бирәсез.
Сорауларны игътибар белән укыгыз һәм тулы җаваплар бирегез.
Сораулар: - Бүгенге көндә төп экологик проблема нинди?
- Табигатьне саклау өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Мәктәп укучылары нинди акцияләр үткәрәләр?
- Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәк?
- Чиста табигать өчен кем җаваплы?
Үзбәя өчен критерийлар:
1) 5 сорауга да җавап биргән - “5”;
2) 4 сорауга да җавап биргән - “4”;
3) 3 сорауга җавап биргән - 3”;
5. Дәрес башында “Нәрсә ул табигать?” куйган сорауга җавап бирү.
Балалар кәрзиннән сорауга җавап язылган карточкаларны алалар һәм укыйлар.
- Ә хәзер тактадагы рәсемнәргә игътибар итегез.
6. Рәсемнәр буенча эш.
- Дәресебезнең эпиграфын искә төшерик: «Табигать ул гүзәллек, могҗиза,
тылсым». Әйе, табигать гүзәл, матур, ләкин аны сакларга кирәк. Табигатьне
ничек сакларга кирәк дигән сорауга сезнең фикерләрегезне тыңлыйк.
Табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, ... кирәк.
Нишләргә кирәк? Нишләмәскә кирәк?
урманнарны сакларга, агачларны сындырмаска
кошларга оя ясарга теләсә кая чүп ташламаска
чәчәкләр үстерергә кош ояларын туздырмаска,
табигатьне сакларга чәчәкләрне өзмәскә,
чишмәләрне карарга елга буйларын пычратмаска,
агачлар утыртырга кошларны үтермәскә...
Димәк, табигатебез матур һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош
ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Сез, балалар,
шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз!
III. Рефлексив бәяләү
1. Рефлексив кабатлау.
1) Схема буенча укучылар җавап бирәләр:
белдем
Мин истә калдырдым
өйрәндем
кабатладым
2) “Табигать” сүзенә синквейн язу.
2. Бәяләү. Укучылар үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр.
3. Өй эше:
1). “Табигать – безнең әйләнә – тирәбез” темасына хикәя язарга.
2). “Табигать ул гүзәллек, могҗиза, тылсым” темасына диалог төзергә.
3). “Табигатьне саклау” темасына плакат ясап килергә.
Табигатьне саклагыз! “җыры (З.Минһаҗева сүз. В.Әхмәтшин көе) җыры
яңгырый,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.
Балалар сыйныфтан чыкканда кәеф смайликларын алып, тактадагы “Кәеф
агачы”на беркетеп куялар.