Конспект ООД "Урамда яз"

Татарстан Республикасы “Алсу” 2нче санлы балаларның
танып-белү сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы
гомуми үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет
мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
7 нче уртанчылар төркемендә
“Урамда яз”
оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы
конспекты
Төзеде:
Акчурина Гөлнара Малик кызы
Яр Чаллы-2016
Оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты
Тема “Урамда яз ”
Максат: балаларда кошларга карата экологик мөнәсәбәт формалаштыру,
танып-белү кызыксынучанлыгын, яз турында белемнәрен камилләштерү,уй-
фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, эшчәнлеккә карата
кызыксыну уяту, табигатькә ихтирам булу тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый
белү, игътибарлылыгын үстерү.
Белем бирү бурычы: кошларның файдасын искә төшерү, кышлаучы һәм
күчмә кошлар турында әңгәмә, рәсем күнекмәләрен камилләштерү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый- комуникатив үсеш,
сәнгать-эстетик үсеш, рәсем, физик үсеш.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, практик эш,
сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: рәсемнәр, презентация, альбом бите, каләм, буяу, пумала,
клеенка.
Сүзлек өстендә эш: умырзая, карлыгач, туйдыра, көньяктан.
Алдан үткәрелгән эш: турында әңгәмә, хәрәкәтле уен, сулыш
гимнастикасы, физминутка, тел шомарткыч, шигырь сөйләү.
Эшчәнлек төзелеше:
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.
1.1 Сүзле уен “Кояшлы иртә”
II. Төп өлеш.
2.1 Шигырь сөйләү. Табышмак чишү.
2.2 Аудиоязма тыңлау.
2.3 Яз турында әңгәмә.
2.4 Тел шомарткыч.
2.5 Сүзле уен “Кояш чык”.
2.6 Презентация карау.
2.7 Сүзле уен “Яз килә”
2.8 Д/у “Кошлар”
2.9 Тизәйткеч кабатлау.
2.10 Опыт ясау.
III. Практик эш.
3.1 Рәсем ясау “Карлыгач”
IV. Йомгаклау.
4.1 Күзләр өчен гимнастика.
4.2 Яз керә.
4.3 Үзбәя.
Эшчәнлек барышы.
I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.
1.1 Сүзле уен “Кәефләрегез ничек?”
II. Төп өлеш.
2.1 Амира шигырь сөйли.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз)
-Балалар, тыңлагыз без бүген нәрсә турында сөйләшәбез, бу кайсы ел
фасылы?
- Яз.
-Балалар, карагыз тышта ямьле яз житкән.
2.2 Аудиоязма тыңлау. Кошлар , гөрләвекләр тавышы.
2.3 Яз турында әңгәмә.
Карлар эрегән, гөрләвекләр ага.
Язның иң беренче чәчәге умырзаялар баш калкыткан.
Тиздән агачлар бөреләнә башлар һәм яфраклар үсәр.
Кыш салкыннары үткәч җылы яктан кошлар кайтыр.
Алар балалар чыгарырга оялар корырлар.
Кешеләр кошларга ярдәм итәләр, сыерчык оялары ясыйлар.
-Аюлар, керпеләр кышкы йокыдан уяна.
2.4 Тел шомарткыч.
Ла-ла-ла бездә күп бала.
Җы-җы-җы яз быел җылы.
2.5 Сүзле уен “Кояш чык,чык...”
Кояш качкан, балалар, әйдәгез бергәләшеп кояшны чакырыйк.
Кояш чык,чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга
Тәти кашык алырга
Тәти кашык сабы алтын
Кирәкми безгә салкын.
2.6 Яз турында презентация карау.
2.7 Яз турында сөйләгез әле. Сүзле уен “Яз килә”
-Я, балалар карагыз,
Тышта,әнә, килә яз.
-Әйе, әйе, күрәбез,
Яз килгәнен беләбез.
-Миңа якын килегез,
Яз турында сөйләгез.
-Канат кагып, ерактан.
Кошлар кайтты көньяктан.
-Тамчы тама тып та тып,
Булмый аны туктатып.
Зәңгәр күктә кояш елмая,
“Тышка чык”-дип безне алдый.
Сикегреч, туп кулга алыйк
Сикереп уйнап карыйк.
2.8 Дидактик уен “Таныган кошны сайлап ал”
Тәрбияче рәсем күрсәтә. Балалар кошның рәсемен әйтәләр. Нинди кошлар
“күчмә кошлар” дип атала? Нинди кошлар кыәлаучы?
кошларны атагыз.
2.9 Тизәйткеч кабатлау.
Карга әйтә кар-кар, мичтә бәлеш бар- бар.
Мичтән бәлеш алыр идем, кунаклары бар-бар.
Балалар белән кабатлыйбыз.
2.10 Опыт ясау.
Су белән кызыклы фокуслар ясап була.
1. Су кайнаганны карап китик. Стаканга тулы итеп су салып юеш чүпрәк
белән каплап җыйма белән беркетеп куярга. Стаканны авызы белән
аска каратып эйләндерәсең һәм сугасың, чупрәк аша һава керә ,
кхбекләр кайнаган су хис итә.
2. Вулкан. Сода+су+аш серкәсе.
III. Практик эш.
3.1 Рәсем ясау “Карлыгач”
Өстәл артына утырып рәсем ясау. Традицион булмаган алымнар кулланып
рәсем ясау. Балалар альбом битенә карлыгач рәсемен ясап буяулар белән
буяйлар “Төрткәләү алымы” кулланып.
IV. Йомгаклау.
4.1 Күзләр өчен гимнастика.
Күзләр өчен гимнастика.
Ябалак иртән торган да
Болытларны санаган.
Башта өскә караган,
Аннан аска караган,
Һәм күзләрен дә йомган!
Бер, ике,өч – күзеңне ач!
4.2 Яз керә.
-Исәнмесез, балалар. Мин яз кызы. Сез минем турында бик күп беләсез икән.
Мин килгәндә табигать яшәрә, кошлар кайта,җәнлекләр уяна. Бар дөнья
ямьләнә. Минем табышмакларым бар. Чишсәгез тылсымлы тартма бүләк
итәм. Җәен киенә, кышын чишенә.
1. Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. (чыршы)
2.Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (очкыч)
3.Утта янмый, суда батмый. (боз)
4.Энәсе бар, ә тегә алмый. (керпе)
5. Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
6. Җәен соры, кышын ак
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
7. Бер нәрсә тегә белми
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
8. Үзе хәйләкәр.
Көлтә койрыклы. (Төлке)
Саубуллашып чыгып китә.
4.3 Үзбәя.
Яз кызы бүләк бирә. Тарма эчендә тамчы һәм кояш нурлары рәсемнәре.
Балаларга ошаса бүгенге эшчәнлек кояш нуры рәсемен ала, ошамаса тачы
рәсемен ала һәм аңлатып бирә. Мольбертка ябыштырып куялар.
1 Җәен киенә, кышын чишенә. (агачлар)
2 Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле. ыршы)
3 Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Очкыч) Самолет
4 Утта янмый, суда батмый. (боз)
5 Энәсе бар, ә тегә алмый. (керпе)
6. Җәен урманда патша,
Кышын кардан да аста. (Аю)
7. Җәен соры, кышын ак
Аңа шулай яхшырак. (Куян)
8. Бер нәрсә тегә белми
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
9. Үзе хәйләкәр.
Көлтә койрыклы. (Төлке)