План-конспект урока "Буш вакыт нәрсә ул? Аны ничек үткәрергә" 7 класс

Ф.И.О. Халиуллина Голсирин Ахметовна
Место работы: МБОУ “Средняя общеобразовательная
школа №24 с углубленным изучением отдельных
предметов” Приволжского района города Казани
Должность автора: учитель татарского языка и
литературы высшей квалификационной категории
Казан шәһәре Идел буе районы
24 нче урта мәктәбенең
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Халиуллина Голсирин Ахметовна.
Дәрес план-конспекты
Тема: “Буш вакыт нәрсә ул? Аны ничек үткәрергә”
Максат: 1. “Буш вакыт темасы буенча өйрәнелгән лексик-грамматик
күнекмәләрне камилләштерү.
2. Логик фикерләү, уйлау сәләтен, диалогик сөйләмне үстерү.
Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү
күнекмәләрен булдыру.
3. Татар теленә карата ихтирам уяту, буш вакытның кадерен белергә
өйрәнү; бердәмләп эшләү, дуслык сыйфатын тәрбияләү.
ҖИҺАЗЛАУ:
Техник чаралар: проектор , ноутбук.
Таратма материал: битләр, карточкалар.
ДӘРЕС ТИБЫ : ЛГКК
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәр үтәү.
КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :
-
КЛОК БАДДИС
- ХАЙ ФАЙВ
- МЭНЭДЖ МЭТ
- МИКС- ФРИЗ-ГРУП
- ТИК-ТЭК-ТОУ
- ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
1 слайд.
1) ХАЙ ФАЙВ структурасын куллану. Кунакларга игътибар итү.
- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Әйдәгез иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча партнерыгыз
белән кагылып, каршыдагы иптәшләрегез белән кулларыгыз белән кагылып
исәнләшегез.
2 слайд. Темалар:
Волейбол секциясе
Буш вакыт
Кинога бару
Дәрестән соң
- Диалогны тыңлагыз һәм кайсы темага караганын әйтегез (2 укучы сөйләшә).
- Никита, син бүген дәрестән соң нишлисең?
- Волейбол секциясенә барам.
- Ә иртәгә вакытың буламы соң?
- Иртәгә сыйныфташларым белән кинога барырга сөйләшкән идек.
- Кызганыч. Мин сине күргәзмәгә чакырмакчы идем. Вакытың юк икән.
- Шулай шул. Дәрестән соң вакытым аз кала
- Укучылар бу диалог кайсы темага карый? Димәк, без бүген нинди темага
сөйләшәбез?
3 слайд
- Әйе, укучылар, без сезнең белән “БУШ ВАКЫТ темасына сөйләшербез.
Өйрәнелгән лексиканы сөйләм телендә дөрес куллана белү күнекмәләрен
камилләштерербез.
II. Актуальләштерү:
1) Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. ТИК-ТЭК-ТОУ (крестики
нолики) структурасын куллану. Моның өчен сезнең өстәлләрегезгә
карточкалар куелган. Беренче номерлы (№1) конвертны һәр өстәлдән
икенче номерлы партнер ачып, карточкаларны тәртип буенча 3*3
рәвешендә урнаштыра. Сүзләр белән сез 3 җөмлә төзергә тиеш буласыз.
Теләсә ничек түгел, я горизонталь, я вертикаль, я диагональ буенча. Башка
сүзләр өстәргә ярый. Моның өчен 3 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды
(таймер куела). Вакытыгыз бетте.
2) Ә хәзер КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (продолжительный раунд
робин) структурасы ярдәмендә командада бер-берегезгә җөмләләрегезне
укыйсыз. Чылбыр буенча эшне дәвам итәбез. Беренче булып 4 нче номерлы
партнер җөмләсен укый. 2 нче номерлы өстәл җөмләләрне тәрҗемә итә
бара. Чылбыр буенча дәвам итәбез. 3 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.
- Рәхмәт, укучылар. Алга таба эшебезне дәвам итәбез.
3) Өй эшен тикшерү.
4 слайд. КЛОК БАДДИС птәшең белән очрашу).
Үзегезгә 4 иптәш сайлыйсыз. Урыннардан торабыз, урындыкларны этеп куябыз,
ручкаларны һәм сәгатьләрне алабыз да, һәрберебез үзебезгә сәгать 12 дә
очрашырга иптәш эзлибез; хәзер сәгать 3кә, сәгать 6га, сәгать 9га. Һәр укучы үз
сәгатендә 12 (3,6,9 ) саны янына очрашу кем белән билгеләнгән, шуның исемен
язып куя. Вакыт китте. Рәхмәт, урыннарыбызга утырабыз.
Беренче өстәлдән №2 номер үзенең 12дәге партнеры белән очрашып, №3
өстәлдән 3 нче номерлы партнер 9 дагы партнеры белән очрашып, бер-берсенең
өй эшләрен тикшерәләр. Өй эше “Буш вакытыңны ничек үткәрәсең?” дигән
темага диалог һәм хикәя төзеп килергә иде.
III. Төп өлеш.
1. Сүзлек өстендә эш. №2 конвертны алабыз, сүзләрне тәрҗемә итәбез, кара-
каршы утыручы партнерыгыз белән бер-берегезнең эшен тикшерәсез. Вакыт
китте. 1 минут вакыт бирелә.
файдалы – полезный
файдасыз- без пользы
вакытым юк – нет времени
тик яту – бездельничать
укырга яратам- люблю читать
дөрес файдалану правильно использовать
тәрбиялелек – воспитанность
файдасыз уздыру – бесполезная трата времени
Җөмләләр төзибез. 2 минут вакыт бирелә. Вакыт китте.
МЭНЭДЖ МЭТ кулланабыз. Алышып тикшерәбез.
- Укучылар, мин сезнең ни белән шөгыльләнгәнегезне беләм. Бер-беребезгә
карадык, елмайдык.
2. Текст өстендә эш. Дәреслектән 38 нче биттәге текстны ачабыз.
Укыйбыз, тәрҗемә итәбез.
3. Ситуатив күнегүләр.
7 слайд. МЭНЭДЖ МЭТ
( 3нче № конверт. МЭНЭДЖ МЭТ, по плечу партнёрлар)
- Как скажете о том, что:
А) в свободное время любите заниматься спортом;
Б) гуляете на улице с друзьями;
В) посещаете музеи, театры;
Г) любите общаться по телефону.
- Һәр өстәлдән берәр кеше җавап бирә.
Ял минуты- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз. Моның өчен без
МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кулланабыз.
- Барыбыз да бастык, урындыкларны рәтләдек, бер әйләнә ясап басабыз. Музыка
кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында
басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын
миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.
- Вакыт сүзендә ничә сузык аваз бар (2, икешәрләп басалар)
- Файдасыз сүзендә ничә иҗек бар? (3, өчәрләп басалар)
- Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (7, җидешәрләп басалар)
Рәхмәт, урыннарга утырабыз.
4. Дәфтәрдә эшләү.
10 слайд. Унҗиденче декабрь.
Сыйныф эше.
5 нче күнегү.
ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (втать-сесть)
(Әйтелгән билгеләмә дөрес булса басасыз, дөрес булмаса утырасыз)
5. Дәреслек, 4 нче күнегү.
6. Диалогны торгызу
15 слайд. КЛОК БАДДИС
( 3 тә очрашалар. 2-3 парны тыңлыйбыз.)
Беренче сөйләшү.
- Лиза, буш вакытың булса, син нишлисең?
- (Буш вакытым булса, Интернетка керәм, дусларым белән очрашам)
- Минем буш вакытым бар. Әйдә дискотекага барабыз.
- (Мин риза).
Икенче сөйләшү.
- Вика, син кичә кая бардың?
- (Концертка.)
- Кем белән?
- (Гаиләбез белән).
- Күңелле булдымы?
- (Искиткеч күңелле булды)
Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез. Урыннарга утырабыз.
IV. Йомгаклау.
1) Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
- Буш вакыт турында.
БУШ ВАКЫТ ның моделен төзик әле.
Модель ФРЕЙЕР.
Барыгыз да тырышып эшләдегез, рәхмәт сезгә. Карточкаларыгызны карап
тикшергәч, билгеләр куярмын. Если были трудности в выполнении заданий,
напишите на стекерах и при выходе прикрепите на ПАРКОВКЕ.
V. Өй эше.
16 слайд.
“Безнең сыйныфның буш вакыты” темасына сочинение язып каләсез.
Парковка.
Миңа дәрес бик кызыклы булды.
Миңа авыр булмады.
Мин аңламадым.
Стекерга язып, чыкканда ябыштырып калдырасыз.
Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.