Классный час "Здоровье - главное богатство" 2 класс

Муниципальное общеобразовательное учреждение
«Маметьевская средняя общеобразовательная школа»
Альметьевского района Республики Татарстан
Классный час во 2 классе
Здоровье – главное богатство
подготовила
учитель начальных классов
Гиниятуллина Таслима Моратовна
с. Маметьево
2011 г
Максат: укучыларны сәламәт яшәү нигезләре белән таныштыру;
сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар, рәсемнәр
Залга марш астында төрле спорт киемнәре кигән балалар чыга. Алар кулында 2009
ел – Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы“ дип язылган.
Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! 2009 нчы ел Президент указы
нигезендә Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде.
Саулык иң зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм.
Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк
омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша,
хезмәттән, уеннар, бию һәм физик кәнегүләрдән канәгатьлек ала.
Балалар марш астында чыгып китәләр.
Кызлар чыгышы. Аэробика
Алып баручы. Безнең мәктәптә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Балаларны
физик яктан тәрбияләү максатыннан мәктәптә футбол, волейбол, баскетбол, теннис, чаңгы
спорты, шашака шахмат түгәрәкләре эшли. Безнең укучылар һәр елны район күләмендә
уздырылган спорт ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Мәктәбебез уңышлары турында
без сезгә телдән журнал тәкъдим итәбез.
Журналыбызның беренче бите “Дөрес туклану”
Сәламәт булу өчен иң мөһиме дөрес туклану. Туклану сәламәтлк һәм нәтиҗәле
эшчәнлекнең нигезе. Ризыкны төрлеләндереп торганда, анда барлык туклыклы матдәләр
булганда һәм тиешле туклану режимы сакланганда гына ашау –эчү кешегә файда китерә.
Туклану организмга эш һәм уку, хәрәкәтләнү өчен кирәкле энергия бирә. Ә хәзер әйдәгез
дөрес туклануның төп кагыйдәләрен искә төшерик.
- артыгын ашамаска;
- ризыкны көнгә 3-4 тапкыр, әз - әзләп кабул итәргә;
- йоклар алдыннан ашамаска , эчмәскә;
- тозлы, баллы,майлы әйберләрне чамалап кулланырга;
- азыкны яхшылап чәйнәргә;
- җиләк – җимеш, яшелчәләрне күбрәк ашарга.
Җиләк – җимеш һәм яшелчәләрнең файдасы турында бер күренеш карап китик.
“Винегрет“ 4 нче сыйныф укучылары чыгышы.
Журналыбызның 2 нче бите “Хәрәкәттә бәрәкәт”
Алып баручы.
Хәрәкәттә - бәрәкәт!
Тәнгә керә көч һәм дәрт,
Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт,
Хәрәкәткә мең рәхмәт!
Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне
ныгытучы чаралар.Даими шөгыльләнгәндә генә аларның файдасы була. Хәзерге чор кешесе
аз хәрәкәтләнә. Физик йөкләмәнең җитәрлек булмавы йөрәк эшчәнлеген киметә, кешенең
авырлыгы арта. Мускуллары көчсезләнә.Безнең укучылар физкультура дәресләрен бик
яраталар. Хәзер аларның чыгышларын карап китик.
2 класс укучыларыны чыгышы. Җыр “Физкульт урра!”
1 класс укучыларының чыгышы. Бию.
Әгәр кеше спорт белән шөгыльләнмәсә, көч җыям дип бер дә физик эш эшләмәсә, нәрсә
булыр иде икән? Ә без моны Ренальдән сорыйк.
“Камырша” ( Ш. Галиев) шигырен сөйләү.
Журналыбызның 3 нче бите “Гигиена кагыйдәләре һәм чыныгу”.
Алып баручы.Чисталыкны саклау –авырулардан саклану дигән сүз. Көн дәвамында тән
тузан микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң авыз
куышлыгында микроблар үрчи. Гигена кагыйдәләрен төгәл үтәмәсәң, төрле авырулар килеп
чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дә даими юынып торырга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга
киңәш ителә. Бу кагыйдәләрне төгәл үтәр өчен сезгә безнең дусларыбыз ярдәмгә килер.
Сабын. Кечкенәмен, ләкин файдам зур
Шуңа да күп дусларым.
Шуам, күбек таратам
Һәр нәрсәне агартам.
Теш щеткасы. Аркам сөяктән, сөяктә - мыек
Ак койманы агартам,
Мыегым белән чистартам.
Теш порошогы. Он түгел, үзем ак
Авызыңа куеп бак
Тешне агартам, ап ак итәм.
Сөлге. Битне, кулны, муенны корытам,
Үзем дә чисталыкны яратам.
Тарак. Тешлим, ләкин яраламыйм,
Шома итәм, юл ясыйм,
Озак юмасаң башың
Белеп тор, мин нык кашыйм.
Бергә. Яшәсен йомшак, ап – ак
Сөлге һәм исле сабын,
Яшәсен теш порошогы,
Вак тешле тарак тагын
Кирәк чиста булырга,
Иртә - кич юынырга.
Кирлемән. Сез аларны тыңламагыз. Алар дөресен сөйләмиләр. Минем киңәшләремне
тыңлагыз.
“Кирлемән киңәшләре” – шигырь (Ш. Галиев)
Алып баручы. Син, Кирлемән, безгә якын килә күрмә!Сез аны тыңламагыз!
Төрле авырулардан саклану өчен чыныгырга кирәк Чыныгу ул сәламәтлекне ныгыта,
авыруларны киметә, салкын тиюдән саклый. Чыныгу аркасында үз үзеңне хис итү яхшыра,
тормыш активлыгы үсә, организмда матдәләр алмашы яхшыра,нерв һәм йөрәк- кан
системасы ныгый.
Шигырь.
Журналыбызның 4 нче бите “Дару үләннәре”
Алып баручы.“Табигать авыруларны дәвалый, ә табип аңа булыша гына” дигән
Гиппократ. Кешеләр элек электән үк менә нәрсәгә игътибар иткәннәр. Җир йөзендә
үсемлекләр бик күп. Ләкин җәнлекләр нигәдер , аларның кайберләренә генә мөрәҗәгать
иткәннәр. Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы
үзлекләрен ачканнар. Шуннан бирле аларны авыруларны кисәтү һәм дәвалау өчен
кулланалар. Әгәр дә алардан дөрес, урынлы файдалана белсәгез, сез һәрчак сәламәт, матур
булып калырсыз, озак яшәрсез. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыруларны
дәвалау өчен кулланыла. Ә хәзер дару үләннәренең файдасы турында бер күренеш карап
китәрсез.
Сәхнәләштерелгән күренеш. “Дару үләннәре”
Журналыбызның 5 нче бите “Ял итү”
Алып баручы.Ял итү ул 7-8 сәгатьлек йокы гына түгел. Моннан тыш спорт уеннарында
катнашырга, мунча керергә, су коенырга, чаңгы шуарга, ягъни актив ял итәргә дә кирәк.
Үзеңә генү мондый ялны оештыру кыенрак. Көндәлек мәшакатьләрне читкә куеп торып,
гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп күңел ачу рухи көч өсти, эшкә яңа дәрт бирә. .
2 нче сыйныф кызлары башкаруында бию
Йомгаклау. Һәрчак булыгыз сез сәламәт
Сәламәтлектә бөтен хикмәт
Тормыш ямен белерсез шунда
Кояш көлеп торыр һәркайда
Күңелегез һәрчак саф булыр
Җир шары һәрчак көлеп торыр
Тормышыбыз мулдан булыр.
Кызлар башкаруында җыр. “Сәламәт булыгыз”
Алып баручы. Барыгызга да рәхмәт. Сау сәламәт, бәхетле яшик!. Бүгенге очрашуыбызның
истәлеге итеп “Сәламәтлек кагыйдәләрен” алыгыз.
Список использованных литературы.
Ашрапова. Н.Ж. Здоровье главное богатство/. Ачык дэрэс. Методическая газета. - №6,
2008
Галиев Ш. Сборник стихов. 2006
Исанбат Н. Татарское народное пословицы и загадки. - 2006