Тест "Бердәм республика тесты өчен"

1 вариант 17.
1. Егетнең апаны кочып алуы
2. Баланың, туганда ук күзләре күрмәве
3. Автобус йөртүченең ярдәме.
4. Ришатның ятим калуы
5. Ришатның ятимнәр йортында үсүе
6. Апаның егетне үзе белән янәшә утыртуы
7. Егетнең сискәндергеч сүзләре
8. Факиянең чын ана булуы
А.Шофер автобусын вокзалның ишек төбенә үк китереп туктатты. Озак
та тормый, ул бер кулына таяк, икенчесенә кечкенә чемодан тоткан
егетне култыклап чыкты.
Ә. Егетне күрүгә, арткы рәттә утырган апа урыныннан торды, сүзсез
генә барып, сукырны җитәкләде һәм үз янына утыртты.
Б. Шунда, кинәт, барыбызны да аптырашта калдырып:
- Әнием, исәнме әнием! – дип, егет бу апаны кочагына кысты.
- Улым, исәнме бәгырькәем! Нишләп кайтырга булдың?
В. Сукыр егетнең “күрәсем килде” дигән сүзе безне сискәндереп
җибәрде. Йөрәкләр өзелеп төштемени!
Г. Үзебезнең авылга кайтып җиткәнче, алар турында шактый нәрсә
белергә өлгердек.
Факиянең күршеләре, кечкенә Ришатны калдырып, бер-бер аптлы үлеп
китәләр.
Д. Факия, сөйгән егетен калдырып, малайны үзенә алып чыга. Малай
аны “әни” дип йөри башлый. Тик бала тумыштан сукыр була.
Е. Башкалар ничектер, әмма мин, яңадан-яңа ятимнәр йортлары
ачылган бу заманда, Ришат хакына яшьлек мәхәббәтеннән баш тарткан
Факияне бик якын иттем. Ул Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр
лаек. (Нур Әхмәдиевтән)
2 вариант. 17
1. Интернеттан файдалануым
2. Интернетта бөтен эшләрне эшләп булу
3. Дәү әниемнең интернетны өйрәнүе
4. Интернетның укучыларга ярдәме
5. Интернетның зарары
6. Интернетсыз калу
7. Интернетның киләчәге
8. Әти-әнигә интернетның ярдәме
А. “Бер керсәң, аннан аерыла алмыйсың”, - дип әйтәләр Интернет турында.
“Балалар кечкенәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып
үсәләр”, - дип тә әйтәләр. Күзгә,хәтергә зыяны да – Интернетның тискәре
сыйфатлары. Әйе, килешәм, интернетның зыянлы яклары күп.
Ә. Күз алдыгызга китерегез: бөтен дөньяда интернетны өзделәр, ди. Әби-
бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз
кебек хис итәчәкләр.
Б. Гаиләмдә интернет бигрәк тә миңа кирәк. Дөнья яңалыкларын аннан
беләм, дусларым белән аралашам, газетага язмаларымны җибәрәм, кирәк-
ярак әйберләргә дә аннан заказ бирәм.
В. Интернеттан сеңлем дә бик еш файдалана. Дуслары белән дә интернет аша
аралаша. Өй эшләрен әзерләү, берәр мәгълүматны эзләү, китапханәдә
булмаган берәр әсәрне табып уку барысына ярдәмгә Интернет килә. Һәр
укучының алган билгеләре махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны
әти-әниләр дә күзәтеп тора ала.
Г. Апама исә Интернет – эше буенча төп булышчы һәм киңәшче. Исәп-хисап
кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла. Әнием
дә буш вакытында Интернет белән бик дус. Анда хуҗабикәләр өчен
киңәшләр дә, аш-су рецептлары да бик күп. Әти өчен Интернет юл картасын
карап алу, төрле түләүәрне башкару өчен бик уңайлы.
Д. Кыскасы, интернет – фән-техника казанышы. Аралашу, белгечләр белән
киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү,
төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау анда барысы да мөмкин. Шулай
булгач, Интернетның, тискәре якларына караганда, уңайлары күбрәк
түгелме?
Е. Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына да үтеп керде, һәм аның
файдасы чиксез. Хәзере көндә интернет- кибетләр, банклар, дәресләр бар.
Киләчәктә интернет- хастаханәләр, интернет- югары уку йортлары барлыкка
килсә дә, аптырамассың. Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит. (Вакытлы
матбугаттан)
3 вариант 17.
1. Кыйнаганда каршы килмәве
2. Күңелнең елый алмаслык булып катуы
3. Авыл малайлаы белән балык тотулары
4. Яхшылыкның елатырлык көче
5. Гайнулланың малайны яклавы
6. Арада ике явыз малай булуы
7. Усал малайларның килеп җитүе
8. Малайның кычкырып елавы
А. Минем елаган вакытым да истә калган. Әтисез калган көннәр иде. Күңел
таштай каткан, хәсрәткә каршы торырлык булып каткан. Бер дә елый торган
түгел инде. Ник шунда әллә нишләтеп кыйнамыйлар – мин хәзер нык, мин
хәзер таштай. Әйе, шулай дип уйлый идем. Тик мине елата алырлык көчләр
әле бар, һәм алар күп төрле икән...
Ә. Тауда чана шуабыз. Суык бияләйләр таш булып каткан. Олырак малайлар
тимераякта шуалар. Алардан икесе аеруча усал, болар – Садри һәм Гайнулла.
Садри – аеруча усалы. Чана белән таудан төшкәндә, сине каршы алып,
чанаңны борып ега да авыз-борыныңны бозга каткан бияләе белән уа.
Б. Шулай чанада утырып төшкәндә, мин түбәндәге тимераяклы малайларның
берсенә килеп бәрелдем. Кем икәнен хәтерләмим, ул малай сикереп торды
һәм миңа сугып җибәрде, аннан тагын берне өстәде. Мин дәшмәдем, торып
йөгерсәм, хурлык булыр кебек иде, каршы килсәң – егет миннән зур һәм нык.
Әмма күңел – таш.
В. Шулвакыт ике явыз: Гайнулла белән Садри килеп туктадылар. Мин инде
хәзер Садри авызны уар, Гайнулла, гадәте буенча, яткырып чәчне йолкыр,
дип тора идем, ләкин ялгышканмын.
Г. Шактый авыр тынлыктан соң, Гайнулла тавышы ишетелде:
- Һи-и-и, сиңа ничек оят түгел кечкенә малайларны кыерсытырга? Бар,
энекәш, шу чанаң белән. Әтисез калган малайларны кыерсытырга ни хакың
бар?
Садри шунда минем карда яткан бүрекне алып кидерде.
Д. Нәкъ шул минутта минем кычкырып елыйсым килә башлады, һәм мин,
озак уйлап тормадым, анасы атылган ятим бүре баласы кебек, күккә карап,
үкереп елап җибәрдем.
Е. Садри белән Гайнулла мине кыйнаган малайны каядыр алып киттеләр.
Мин, кайнар яшьләр агызып, рәхәтләнеп еладым. Елау да рәхәт була икән.
Елатырлык көчләрнең иң куәтлесе – яхшылык икән. (Мөхәммәт Мәһдиевтән)