Классный час "Бәхет ул, минемчә...." 3 класс


Сыйныфтан тыш тәрбия сәгате. 3 сыйныф
Тема: “Бәхет ул, минемчә....”
Максат: Һәркемнең бәхете үз кулында икәнен, тырыш хезмәтнең бәхеткә
илткәнен аңлату, әти-әниләр белән балалар арасында бер-берсенә карата
кешелеклелек сыйфатлары, җылы хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар: ”Кош очар өчен, кеше бәхет өчен
яратылган”, “Ярата белү үзе зур бәхет”, һ. б., магнитофон.
Тәрбия сәгатенең барышы.
Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Бүген без сезнең белән
Гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә ул- җылы учак. Учак янына аның
әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык
шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге-ир-ат,әти кеше. Ә әни кеше үзенең
бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Әти, әни, әби,
бабай- безгә бик якын кешеләр. Алар үзләренең бөтен өметләрен, хыялларын
сезгә багышлаганнар. Ә сез, үскәч, аларга бик күп эшләрдә ярдәм итәрсез,
сез- аларның ышанычлы терәкләре булырсыз. Кадерле балалар! Сез бик
бәхетле, чөнки янәшәгездә газиз әниегез бар, һәрчак шулай бәхетле, сау-
сәламәт булыгыз. Бүген бик күп сабыйлар ана назыннан мәхрүм. Алар
балалар йортларында яшиләр. Аларның да бәхетле буласы, гаилә җылысын
татыйсы килә. Кызганыч, мондый балаларның саны елдан-ел арта.
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен әни кирәк!
Без сезнең белән бүген бәхет турында сөйләшербез. Без еш кына: “Бәхетле
булырга телим!-дибез. Ләкин һәрберебез аны үзенчә күзаллый.
Бәхет...Аның турында күп сөйлиләр.
-Нәрсә ул бәхет?
-Бәхеткә ничек ирешергә?
-Бәхетле булу өчен ничек яшәргә?
Хәзер сүз укучыларга бирелә. (Укучылар өй эше итеп бирелгән, алдан язып
киленгән иншаларын укыйлар, рәсемнәрен күрсәтәләр.)