Конспект урока "Без табигать дуслары" 4 класс

Урок по экологии в 4 классе по УМК "Школа России" (авт. А.А.Плешаков,
Е.А.Крючкова) по теме "Мы друзья природы" . Тип учебного занятия - комплексное
применение знаний и умений.
Шайхутдинова Илхамия Шакировна учитель начальных классов
Чистопольского муниципального района,
МБОУ «Татарско- Сарсазская средняя общеобразовательная школа
Дәрес темасы: “Без табигать дуслары”
4 сыйныф
Максат:
табигатьтә бар нәрсәнең бәйләнештә булуын, бәйләнеш бозылганда, төзәтә
алмастай хата ясалуын ачыклау;
үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү;
табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү теләге уяту.
Җиһазлау:
агачлар һәм үсемлекләр рәсемнәре, кирәкле язулар, күргәзмә, китаплар һәм стенд,
магнитофон, “Дару үләннәре” гербарий.
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
- Кереш сүз. Бүгенге дәресебезне без шигырь юллары белән башлыйбыз. Шигырьне
игътибар белән тыңлагыз әле. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара икән? Эчтәлеге буенча
сорауларга җавап бирерсез?
1. Туган як күгендә йолдызлар
Тоныкланса бер көн, нишләрмен?
Мин үскәч, корыса соңгы тал,
Серемне кемнәргә сөйләрмен?
2. Сандугачлар бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күкеле урманнар?
3. Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Бу шигырь юллары нәрсә турында әйтергә тели?
Димәк, бүген сүз экология турында барачак.
Балалар: Экология сүзен магнит тактасыннан аерым (бергә) уку.
Бүгенге дәрестә экология тирә-юньне өйрәнүче фән буларак белемнәребезне
ныгытабыз, тирәнәйтәбез. Сез барыгыз да актив, бердәм, тулы, төгәл җавап бирергә
тырышыгыз. Бүген без группаларга бүленеп эшлибез. Таныштыру:
агачлар үсемлекләр
экологлар
Сүзне “агачлар” группасына бирәбез. Безнең якларда көчле җил давылга бирешмәс
имәннәр бик күп.
Имән сөйли: Ул дөньяда бик нык таралган һәм күптөрле агачларның берсе. Җир
шарында аның 600 төре билгеле: гади имән, таш имән, бәрхет, ак һ.б. Безнең якта
“чыбыклы имән” дип аталганы үсә. Ул кыйммәтле төр агач. Аның үзагачы тиз череми,
нык, тыгыз. Аны төрле кыйммәтле мебельләр, ясау өчен, торак, промышленность
төзелешендә, телеграф баганалары, паркет, фанера һ.б. әйберләр ясауда кулланыла.
Шуның өчен табигатьтә булганда зинһар өчен үзегезне тыйнак тотыгыз! Агач һәм
куакларны сындырмагыз. Аларны балта һәм пәке белән каезламагыз. Имәннең җимеше
нәрсә? (әкәлә).
Укытучы: Имәннең биеклеге 30-40 метр, юанлыгы 1 метрга кадәр үсә ала. Ул 600-
1000 ел яши. (Татарстанда имән урманнарын ярлы дип булмый) Чистай районы
урманнарының 15,9% имәннәр алып тора. Соңгы елларда аларның мәйданы 22.7 мең га
кимеде. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз? (корый, янгыннар чыгу, кимерүчеләр һәм
корткыч бөҗәкләр, төрле авырулар).
Юкә: Юкә балын кем генә яратмыйдыр? Балны мичкәләрдә берничә ел саклап була.
Юкә чәчәге үзенең шифалы булуы белән дан тота. Ул матур декоратив агач. Уфа
юкәләре дип юкка гына җырларда җырланмый. Юкә бик йомшак агач. Ул 60 яшьтән
соң үзагачтан чери башлый. Аның җир шарында 50 ләп төре бар. Урманга баргач кош
һәм кырмыска ояларын туздырма. Кырмыскалар урман санитарлары. Алар 1 көндә
70-100 мең урман корткочын юк итә ала. Юкәдән сезгә таныш булган нәрсә алып була?
Экологлар: Юкәне мунчала, чыпта чана, арба кабыгы ясау өчен дә кулланалар.
Укытучы: Юкә хуҗалыкта киң кулланыла торган агачлардан санала: аның яфрагы да,
кайрысы да, бар җире дә файдалы. Бик җиңел аяк киеме – чабата, башмак ясап була.
Нарат: Мәңге яшел төз наратлар. Хуш ис чыгарып торалар. Тамыры, көчле тирәнгә
үтеп керә. Нарат 300 500 ел яши. 100 ләп төре бар. Иң киң таралган төре гади нарат,
Европа өлешендә һәм Себердә үсә, 20 40 метрлы агач. Татарстанда гади нарат үсә.
Урманнарны, суларны, ял итү урыннарын, бер җирне дә чүпләмәгез. Сез ташлаган
кәгазь 2, калай банка 90, полиэтилен капчыклар 200, пыяла 1000 елдан соң гына
таркалып бетә.
Укытучы: Наратның 5 төре Кызыл китапка кертелгән. Ылысларыннан С витамины
алалар, кабыгы пошилар өчен яхшы азык. Төзү материалы, дегет, сумала, скипидар
һ.б. бирә.
Экологларга: Сез ял итәргә барган урыннарыгызны, урманнарны ничек калдырасыз?
Җавап бирәләр.
Укытучы: Кульлурада ясалма төр –йорт алмагачы таралган. 20 м га җитеп үсә,50-80
яшькә җитә, 10 меңгә якын сорты билгеле.
Алмагач: Алма төшендә йод күп.Әгәр көн дәвамында 5-6 алма төше чәйнәсәң,
холестерин күләмен нормага сала.
Җырлы- биюле “ Алмагачлары” уены.
Укучы: Тыңлагыз һәм истә калдырыгыз! 3 млрд ел эчендә безнең планетада 480 млн.
Төрдәге үсемлек һәм хайван юкка чыкты.
Укытучы: Үсемлекләрне ничек саклап була соң? Балалар нинди өлеш кертә ала?
(өзмәскә, таптамаска, сындырмаска, чүпләмәскә).
Ә хәзер сүзне файдалы үләннәр “ үсемлекләр”төркеменә бирәбез.
Мәтрүшкә: Мәтрүшкәнең көрәнен, бардыр әле күргәнең
Ә мин булам сарысы,
Шәп доктор, дип кешеләр, мактый мине барысы.
“Панадолны”, “ Упса”ларны, күпләп эчү зарарлы
Дару үләннәре эч син
Тыңла мине, ярармы?
Ә мәтрүшкәне нинди авырулардан кулланалар? (ютәлләгәндә, салкын тигәндә)
“Мәтрүшкәләр” җыры
Тузганак: Яратам мин таң нурын
Дару минем тамырым.
Шикәре дә җитәрлек,
Чәй ясасаң киптереп,
Тәме исең китәрлек.
“Брук Бонд” чәеннән бер дә
Калышмыйм мин, белегез.
Принцесса Гита белән
Ярышырга әзер без.
Тузганак чәчәгеннән нәрсә ясап була? ( бал)
Ромашка: Ромашка минем исемем
Минем чәчәкләрне җыеп
Чәчегезне юсагыз.
Хеден Шолдерс шампунен
Читкә алып куегыз.
Чәчәкләрем төнәтмәсе
Бар чирдән дә дәвалый,
“Смекта”, “Ренни” урынына
Мине эчсәң дә ярый.
Ромашка үләнен нинди очракларда файдаланалар? (тамак авыртканда)
Бака яфрагы: Урманчының юлдашы мин,
Бәлага ул юлыкса,
Ярдәм кулымны сузамын
Киселсә, я, егылса.
“Бальзам Битнер”дан калышмый
Тырышам дәваларга
Чәйгә салып эчерегез
Авырган балаларга.
Бу үсемлек тагын кайсы ягы белән бик файдалы? ( ул сулыш юллары
ялкынсынганда, авыр шешләрне бетерүгә ярдәм итә).
Укытучы: Татарстанда “Кызыл китап”1993 елда булдырыла. Бу китап 4 томда,
аның битләре төрле төсләргә буялган. Бу китапка саны ягыннан аз калган, яки юкка
чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр һ.б. лар кертелгән. Махсус
чаралар күрмичә аларны саклап калып булмый. ә хайваннар ни өчен кирәк соң?
Укучылар: азык, ит, сөт, мех бирә. Үсемлек орлыкларын тараталар, кошлар,
бөҗәкләрне аулыйлар, туклану челтәренең бер өлеше. Матурлык символы.
Укытучы: Хайваннар нилектән сирәгәя?
Укучылар: Аларның яшәү урыннары бетерелә. Урманнар киселә, корый, болыннар
сөрелә, елгалар пычрана, туклану чылбыры өзелә.
Укытучы: “Кызыл китапка” кертелгән нинди хайваннар беләсез?
Укучылар: Ярканат, ләкләк, тиен, бал корты, кыр кәҗәсе, дала лачыны,гөберле
бака, саз ябалагы, махагон күбәләк һ.б.
Укытучы: Балалар үзләреннән нинди өлеш кертә ала соң?
Укучылар: Урман, болын, сулыкларны сакларга кирәк. Аучылыкны,
балыкчылыкны уйлап эшләргә. Туклану чылбырын өзмәскә,тыюлыклар
булдырырга.
Укытучы: Сез нинди тыюлыклар беләсез? (“Раиф”, Түбән Камада “Ак чыршы”)
Күргәзмә, дәреслекләр күрсәтү.
Табигатьне сакласак кына ул да безне саклар. Табигать- тиңсез хәзинә. Ул безне
ашата, җылыта, киендерә, сокландыра, сөендерә. Элек-электән кешеләр агачлар
серләшкәне тыңлап ял иткәннәр.Аны пычратмаска, үзебездән өлеш кертергә.
Үзебездән соң килгән киләчәк буынга чиста, матур табигать калдырыга кирәк.
Ә хәзер үзебезнең белемнәребезне тулыландырып, ныгытып, сөйләгәннәр буенча
“Син-миңа, мин-сиңа” дигән уен уйныйбыз.(Һәр группа бер-берсенә икешәр сорау
әзерли, аннары җавап бирәләр).
1.Имән ничә ел яши? (400-500)
2.Урманда кайсы агачлар кешегә уңай энергия бирә?(каен, имән, нарат).
3.Кайсы үсемлек кандагы гемоглабинны арттыра? (бака яфрагы).
4.Нинди файдалы үләннәр беләсез? ( саныйлар).
5.Татарстанда “Кызыл китап” ничәнче елда чыга? (1993).
6.Браконьер - ул кем?
Өй эше бирү:
1.Экологларга- рәсем ясарга (киләчәктә экологияне ничек күз алдына китерәсез?).
2.Агачларга –инша язарга “Без табигать дуслары”.
3.Үсемлекләргә - “Кызыл китап”тан үсемлекләр һәм хайваннар турында язарга.
“Домино” уены.
Кешеләр элек-электән үк табигатьне яратырга өйрәнгәннәр. Һәм табигать турында
мәкальләр,әйтемнәр дә халык телендә электән үк йөргән (балаларга мәкаль эләшү).
1. Җир тартмаса, су тарта.
2. Иделе бер, чишмәсе мең.
3. Коега төкермә, кайтып суын эчәрсең.
4. Агачны үстерергә 50 ел, кисәргә 5 минут кирәк.
5. Карлыгач-йортка, сандугач бакчага кунар.
6. Табигать тиңсез хәзинә.
Ә хәзер сезгә кагыйдәләрне тутырып язарга кирәк булачак. Кагыйдәнең башы юк,
сезгә уйлап язарга. Аннан соң без аны укып тикшерербез. Кем дөрес язган икән?
1.______________________________________ өзмә.
2.______________________________________ сындырма.
3.______________________________________ яндырма.
4.______________________________________ ташлама.
5.______________________________________ өйгә алып кайтма.
6.______________________________________ уйнама.
7.______________________________________ туздырма.
Йомгаклау өлеше.
Бүген дәретә сез нинди яңалыклар белдегез? Нәрсә белми идегез? Ошадымы сезгә
дәрес? Юкмы? Ни өчен? Кайсы өлеше ошамады?
Дәрестә барыгызда актив катнашты, бик зур рәхмәт.
Кулланылган әдәбият:
1. Мәгариф журналы.
2. “Татар халык ижаты” китабы.
3. Энциклопедияләр.
4. “Эзләнүләр, табышлар” методик ярдәмлек.