Разработка урока "Туган якның сулыклары" 3 класс


Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы
“Носы төп гомуми белем мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Әйләнә-тирәбездәге дөнья” фәненнән 3 нче класста
“Туган якның сулыклары” темасына
план-конспект.
Башлангыч класслар укытучысы Г.К.Сафиуллина
Тема: Туган якның сулыклары.
Максат: 1. Сулыкларның әһәмияте һәм аларны саклау турында төшенчә
бирү.
2. Суның үзлекләре турында кабатлау.
3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: елга, күл, диңгез, океан, чишмәләр, шарлавык рәсемнәре,
компьютер, презентация “Таныш һәм серле су”, географик карта, аерым
битләр, һәр партага сулы савытлар, шикәр комы, тоз, кашыклар.
Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү.
Укыту методы: өлешчә эзләнүле.
Материал: дәреслекнең 154-157 нче битләре.
Дәрес барышы.
I Оештыру өлеше
1. Дәрескә хәзерлекне тикшерү
2. Энергизатор “Йомшак су, йөгерек су”.
Йомшак су, йөгерек су,
Син мине чиста ю.
Йөзләрем аллансын,
Күзләрем ял алсын.
Су, су, су-
Йомшак су, йөгерек су.
3. Һава торышын күзәтү.
II Терәк-белемнәрне актуальләштерү.
- Табышмакка җавап табу.
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.
Булмаган җире сирәк,
Үзе һрвакыт кирәк.
1. Сорау-җавап эше.
Су ни өчен кирәк? Без суны кайдан алабыз? Безнең авылда нинди су
чыганаклары бар?
Сез инде беләсез, сулыклар табигый һәм ясалма була. Ниндиләре табигый,
ниндиләре ясалма сулыкларга керә?
(карточкаларга табигый һәм ясалма сулыклар язылган: елга, сусаклагыч,
күл, буа, диңгез, океан, канал)
Табигатьтә су нинди халәттә очрарга мөмкин? (боз, пар, кар).
Суның нинди үзлекләре бар?
(Стакандагы суга шикәр комы, тоз салып болгату, суның эреткеч булуын
искә төшерү, тоз, шикәр комын суда эретеп карау.)
Сезнең бик нык эчәсегез килде ди. Якын тирәдә су юк. Сусауны нәрсә
белән басарга була? Ни өчен? Агачларда да су буламы? Мисал китерегез.
2. Карта буенча Россия территориясенә керүче диңгезләр һәм күлләрне
күрсәтү.
III Физкультминутка
Кояшлы, җылы көндә
Без барабыз урманга.
Урманда кош тавышы,
Зәңгәр чишмә агышы.
Кайтабыз без буага,
Көне эссе булганга.
Буасында йөзәбез,
Чумабыз, сикерәбез.
Инде бераз ял иттек.
Дәресне дәвам итәбез.
IV Белем һәм күнекмәләр булдыру.
1. Дәреснең темасын хәбәр итү. Слайд №1
2.Табигатьтә сулыкларның әһәмиятен ачыклау. Слайд №2
Сулыклар барлык тереклек өчен кирәкле суның саклану урыны. Ә су
үсемлекләре һәм хайваннары өчен яшәү урыны.
3. “Җир шарында су” слайды белән танышу. Слайд №3, №4. Ни өчен суны
сакларга кирәк? Ул нилектән пычрана? Безнең авылда нинди сулыклар бар?
Ул сулыклардан сез ничек файдаланасыз? Аларның чисталагы
канәгатьләнерлекме? Сулыкларны ничек пычранудан сакларга? Без ниләр
эшли алабыз?
4.Дәреслекнең 158 нче битендәге материалны уку.
-Ни өчен елга төбе шулай чүпле булган?
V Физкультминутка
“Су, һава, җир” уены.
Су - йөзү хәрәкәтләре ясыйлар.
Һава - очу хәрәкәтләре ясыйлар.
Җир - атлап баралар.
VI Белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Рәссам, язучы, шагыйрьләр суны ничек сурәтлиләр?
Слайд №10, магнитофон язмасында “Җидегән чишмә” җырын тыңлау .
Фирдәвес Гарипованың “Чишмә” мәкаләсен уку.
Тау башына салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигьри юллары, балачагыбызның
онытылмас хатирәләре булып, күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадарле бер
почмагында саклана.
Җир куеныннан балдаклар чыгарып ыргылучы чишмәләр кемгә генә кадерле
түгел икән?! Безнең балачагабаз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле юлы
безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын без һәрвакыт
йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырыбыздан
да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызныңд кыю йөрәкле улларына да
каһарманлыкны алар биргән инде. Елгаларга таба челтер-челтер агып торган
чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә кайтабыз, алар
халык тормышының истәлек-хәтирәләре һәм тарихы турында өйлиләр.
Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күпсанлы йөгерек чишмәләр,
сугару чыгынагы булу белән бергә зур-зур елгалар һәм диңгезләр, тирән
күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр, кечкенә
генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш. Диңгез һәм
океаннарга тормыш өрүчеләр. Халык, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә
карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак
аларның җитез, йөгерек, эшчән. Халыкка намус белән хезмәт итүчән
табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Күзләреннән өзлексез аккан яшьләре илгә -
аш, игелекле хезмәт буларак билгеле. Идел, чулман(Кама) кебек мәһабәт
елгалар да каяндыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык бәләкәй
чишмшләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә, инеш,
елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур елгаларга
әверелгәннәр. Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган үлемсез, илаһи
чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Шул үлемсезлеккә юл тоткан җир-
әнкәнең зәңгәр күзләре кырылукүңелне рәнҗетә, авыллар гомере киселә
сыман. Вакыт юклыкны сылтау итеп алып, без элек-электән килә торган
әйбәт гадәтләргә, шул исәптән даими рәвештә чишмә чистарту гадәтенә дә
балта чаптык. Республикабыз җиреннән ага торган зур һәм кечкенә елгалар
ярындагы меңләгән чишмәләребез ваемсызлык һәм битарафлык аркасында
мәңгегә юкка чыктылар. Югыйсә, һәр чишмәнең үз тарыхы, үз моңы, үз
агыш, үз юлы бар. Берише шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә,
икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына
сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга. Ә җырлары,
көйләре? Чишмәләр җырын һәм көен тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр!
2. Су белән бәйле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
Слайд №11.
VII Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
Сорауларга язмача җавап бирү.
1.Сулыкларның әһәмияте нидә?
2. Сулыкларны саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
VIII Йомгаклау.
1.Дәрескә нәтиҗә ясау.
2. Билге кую.
3.Өй эше бирү: 155-157 нче битләр укырга, 157 нче биттәге сорауларга җавап
әзерләргә.
Тау башына салынгандыр безнең авыл.
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.
Габдулла Тукай.
Сөекле шагыйребез Г.Тукайның бу шигьри юллары, балачагыбызның
онытылмас хатирәләре булып, күңелебезнең, йөрәгебезнең иң кадарле бер
почмагында саклана.
Җир куеныннан балдаклар чыгарып ыргылучы чишмәләр кемгә генә
кадерле түгел икән?! Безнең балачагабаз да гүя шуннан башлана, яшел
чирәмле юлы безне олы тормышка алып чыга. Чишмәләрнең кайнап чыгуын
без һәрвакыт йөрәк тибешендә тоябыз. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге
җырыбыздан да, телебездән дә мәңге төшми. Халкыбызныңд кыю йөрәкле
улларына да каһарманлыкны алар биргән инде. Елгаларга таба челтер-челтер
агып торган чишмәләргә карап, без хыял аша балачак иленә, үткәннәргә
кайтабыз, алар халык тормышының истәлек-хәтирәләре һәм тарихы турында
өйлиләр.
Суларын инеш һәм елгаларга таба юллаган күпсанлы йөгерек
чишмәләр, сугару чыгынагы булу белән бергә зур-зур елгалар һәм диңгезләр,
тирән күлләр, буалар, тәмле сулы коелар барлыкка китергәннәр. Чишмәләр,
кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр – елга, күл, инеш,
диңгез һәм океаннарга тормыш өрүчеләр. Халык, чынлап та, хак әйтә.
Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән
табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән. Халыкка намус белән хезмәт
итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли. Күзләреннән өзлексез аккан
яшьләре илгә - аш, игелекле хезмәт буларак билгеле. Идел, чулман(Кама)
кебек мәһабәт елгалар да каяндыр кечкенә генә, бала да атлап чыга алырлык
бәләкәй чишмшләрдән башланып киткәннәр. Исәбе-хисабы булмаган чишмә,
инеш, елга-су кушылдыклары белән туклана-туклана, алар тора-бара зур
елгаларга әверелгәннәр. Чишмәләрне без мәңге яшәр өчен яратылган
үлемсез, илаһи чыганаклар дип кабул итәргә өйрәнгәнбез. Шул үлемсезлеккә
юл тоткан җир-әнкәнең зәңгәр күзләре кырылу күңелне рәнҗетә, авыллар
гомере киселә сыман. Вакыт юклыкны сылтау итеп алып, без элек-электән
килә торган әйбәт гадәтләргә, шул исәптән даими рәвештә чишмә чистарту
гадәтенә дә балта чаптык. Республикабыз җиреннән ага торган зур һәм
кечкенә елгалар ярындагы меңләгән чишмәләребез ваемсызлык һәм
битарафлык аркасында мәңгегә юкка чыктылар. Югыйсә, һәр чишмәнең үз
тарыхы, үз моңы, үз агыш, үз юлы бар. Берише шарлап ага, тавышы
еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә,
гүя үзалдына сөйләнәләр. Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга.
Ә җырлары, көйләре? Чишмәләр җырын һәм көен тыңлаган кеше үзе генә
аңлыйдыр!