Конспект занятия "Чәчәкләр иленә сәяхәт"

Муниципальное автономное дошкольное
образовательное учреждение города Набережные Челны
«Центр развития – детский сад №50 «Родничок»
Конспект занятия по окружающему миру
в средней группе «Чәчәкләр иленә сәяхәт»
подготовила воспитатель
Абдуллина Фердавес Исмагиловна
г. Набережные Челны
2013 год
Максат: Балаларның кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып белү
эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антонимнар кулланырга өйрәтү;
туган як табигатенә, үсемлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү; чәчәкләр
үстерүгә мәхәббәт уяту.
Сүзлек өстендә эш: таҗ яфраклары, алиһә, такыя.
Алдан эшләнгән эшләр: чәчәкләрне рәсемнәрдән танып белү.
Шөгыль барышы:
(тәрбияченең башында чәчәкләрдән үрелгзн такыя).
Исәнмесез, балалар!
Таныш булыйк. Мин – чәчәкләр алиһәсе.
Болында, болында
Ал чәчәкләр үсәләр.
Ал чәчәкләрне тәртибеп,
Җылы җилләр исәләр. (Хәй Вахит).
- Балалар, бүген мин сезне чәчәкләр иленә сәяхәткә алып барам.
- Ягез әле, уйлап карагыз: чәчәкләр безгә ни өчен кирәк?
- Чәчәкләр, тирә – якка ямь биреп, тормышыбызны бизәп торалар.
- Әйе, дөрес эйттегез.
- Ә, алар кайларда үсәләр сөң?
- Алар өй яннарында, бакчаларда, болыннарда, урманнарда, су
буйларында үсәләр.
- Ни өчен чәчәкләр бер – берсеннән аерылып торалар?
- Чөнки, алар төрле – төрле урыннарда үсәләр.
- Сез нинди аермалыкларны күрәсез?
(болында үскән ромашкалар – вак, таҗ яфракларыда тар була.)
- Урманда үскән ромашкалар – эре. Таҗ яфраклары киң.
- Ни өчен алай дип уйлыйсыз?
- Чөнки болында дым аз, урманда күп.
- Урманда чәчәкләр ышыкта, җил яңгырдан сакланып торалар; ләкин
аларга кояш җылысы җитеп бетми.
Ял минуты “Чәчәкләр”
Гөлчәчәкләр күрендә
Һәм кояшка үрелде
Аларга җылы кирәк
Кояш астында рәхәт
Җил исте
Чәчәкләрне селкетте
Уңга бөгелделәр
Җиргә иелделәр
Сулга бөгелделәр
Бар син, җил, кит моннан,
Чәчәкләргә тими үт,
Алар зур булып үссен.
Безгә шатлык китерсен.
- Балалар, бакчадагы чәчәкләрне кемнәр үстерә?
- Кешеләр.
- Ә ничек үстерәләр?
- Сулар сибеп, чүпләрен утап.
- Кем чәчәкләр исемнәрен белә?
- Астра (кашкарый); фиалка (миләүшә); георгин (дәлия); пион
(чалбамаш); роза (гөлчәчәк); гладиолус.
- Сез аларны ничек тәрбиялисез?
- Әйтегез әле, чәчәкләр нинди төсләрдә булалар?
- Чәчәкләр – ни өчен безгә кирәк?
- Без чәчәкләрне туганнарга, дусларга, әниләргә бүләк итәбез;
чәчәкләрдән ислемайлар ясыйлар.
- Кыш көне чәчәкләрне кайда үстерәләр?
- Теплицада.
- Яз көне урманда нинди чәчәкләр чәчәк аталар?
- Умырзаялар; ландыш (энҗе чәчәге).
Самат Шакир:
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда
Миңа бернидә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Уен “ Чәчәк базары” – базарга килгән кешеләр – чәчәкнең исемен атап, аның
кайда һәм ничек үстерелүен сорыйлар.
Йомгаклау: Балалар, без бәген чәчәкләр белән таныштык. Алар кайда
үсүләрен, үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген өйрәндек. ( сораулар,
җаваплар).
Кулланылган әдәбият:
1. Зиннурова Ф. М. «Учимся, играя» на татарском языке - Казань:
Издательство «Магариф», 2007.
2. http://area7.ru/metodic-material.php?10148