Тест "Йолдызлы күк" 4 класс

4 класс.
Тест: “Йолдызлы күк.”
Фамилия, исем ________________________________
1. Без яши торган Галактика:
а) Андромеда томанлыгы.
б) Зур Магеллан болыты.
в) Киек каз юлы
2.Йолдыз – ул...
а) янып торган газлы шар.
б) каты матдәдән торган, салкын шар.
3.Сириус йолдызы урнашкан йолдызлыкның исеме:
а) Чаян в) Зур Җидегән
б) Зур Эт г) Үгезбозау
4.Поляр йолдыз урнашкан йолдызлык:
а) Зур Җидегән в) Плеядалар
б) Альдебаран г) Кече Җидегән
5. Поляр йолдызны күкнең кайсы ягында күрергә була?
а) көньякта в) көнчыгышта
б) төньякта г) көнбатышта
6. Иң якты йолдызлар нинди төстә була?
а) кызыл в) зәңгәрсу
б) сары г) ак
7. Кояш нинди йолдызлар рәтенә керә?
а) сары в) кызыл
б) зәңгәрсу г) ак
4 класс.
Тест: «Яктылык пояслары”
Фамилия, исем ________________________________
1. Кояш Җирнең өстен ничек җылыта?
а) бертигез
б) төрлечә
2. Экваторда Кояш нурлары Җиргә ничек төшә?
а) турыдан-туры
б) авышлык белән
3. Поляр поясларны нинди сызыклар аерып тора?
а) Төньяк һәм Көньяк тропиклар.
б) Төньяк һәм Көньяк поляр түгәрәкләр
4. Уртача поясларда җәй көне...
а) көннәр төннән кыскарак
б) төн белән көн тигез
в) көннәр төннән озынрак
5.Тропик пояс кайдан үтә?
а) Көньяк тропик аша
б) Экватор аша
в) Көньяк поляр түгәрәк аша
4 класс.
Тест “Арктика”
Фамилия, исем ________________________________
1. Арктик чүллекләр табигый зонасы кайда урнашкан?
а) Тын океан утрауларында
б) Атлантик океан утрауларында
в) Төньяк Боз океаны утрауларында
2. Арктик чүллекләр зонасында нинди үсемлекләр үсә?
а) нарат, каен, шомырт
б) лишайниклар, мүкләр, котып мәкләре
в) чикләвек куагы, алмагач, айва
3. Арктикада нинди хайваннар яши?
а) бүреләр, ак аюлар, селәүсеннәр
б) төлкеләр, куяннар, тиеннәр
в) моржлар, тюленьнәр, ак аюлар
4. Дөрес туклану чылбырын билгелә?
а) суүсемнәр кысласыманнар балыклар гагаркалар ак
аюлар
б) суүсемнәр кысласыманнар – сайкалар – тюленьнәр ак
аюлар
5. Арктик тыюлык кайда урнашкан?
а) Франц Иосиф җире утравында
б) Врангель утравында
в) Төньяк җир утравында
6. Күп кошлар җыелып шаулашкан урынны ничек
атыйлар?
а) “кошлар базары”
б) “кошлар кибете”
7. Арктик чүллекләр зонасын саклау өчен түбәндәге эшләр
башкарыла:
а) кошлар һәм хайваннар өчен җим һәм балык әзерлиләр,
корабларга Төньяк Боз океаны буйлап хәрәкәт итү тыела
б) кешеләр моржлар, тюленьнәр, ак аюлар өчен бозда чокып
бәкеләр ясыйлар, утрауларның өсләрен кардан-боздан
чистарталар.
в) сирәк очрый торган хайваннарны аулау тыела, балык тоту
чикләнә, кош базарларына сак игълан ителә.
8. Хаталарны төзәт!
Арктик чүллекләр зонасы Атлантик океан утрауларында
урнашкан. Кояш нурлары арктик чүллекләр зонасына туры
төшә. Кыш көн һава температурасы плюс 60 градуска кадәр
менә, ә җәй көне нульдән артмый.
4 класс. Тест “Тундра”.
Фамилия, исем ________________________________
1. Тундра зонасы урнашкан...
а) арктик чүллекләрдән төньяктарак
б) арктик чүллекләрдән көньяктарак
2. Тундра урнашкан...
а) тигезлекләрдә
б) яссытаулыкта
в) тауларда
3. Тундрада...
а) дүрт ел фасылы да бертөрле дәвамлыкта
б) озын кырыс кыш һәм бик эссе җәй
в) озын кырыс кыш һәм бик кыска салкынча җәй
4. Тундра халкының төп шөгыле - ...
а) балык үрчетү
б) болан үрчетү
в) иген игү
5. Тундра үсемлекләре...
а) биек кәүсәле, зур көчле тамырлы, киң яфраклы
б) тәбәнәк һәм җиргә түшәлеп үсәләр, вак яфраклы
6. Тундрада үсәләр:
а) дөя чәнечкесе, саксаул, кактус
б) нарат, усак, пальма
в) кәрлә тал, кәрлә каен, мүк-ягель, саз җиләге
7. Тундрада яши...
а) тюленьнәр, моржлар, китлар
б) ак төлкеләр, леминглар, бүреләр
в) дөяләр, атлар, сыерлар
8. Дөрес туклану чылбырын билгелә:
а) үсемлекләр – леминглар – поляр ябалаклар
б) черкиләр – поляр көртлекләр – ак төлкеләр
в) үсемлекләр – ак лачыннар – бүреләр
9. Тундрада тыюлыгы кайда урнашкан?
а) Ямал утравында
б) Таймыр утравында
в) Кольский утравында
Әйләнә-тирәбездәге дөнья фәненнән 4 нче сыйныф
укучылары өчен йомгаклау эш биремнәре.
1. Кайсы табигый зона турында әйтелгән? Җавабыңны язып
куй.
Монда бик җылы, озын, коры җәй. Еш кына эссе җилләр исә.
Кайвакыт алар ком буранына әйләнә. Яңгырлар бик сирәк ява. Коеп
яуган яңгыр бик тиз туктый, су туфракка сеңәргә өлгермичә,
ташкын булып ага һәм парга әйләнә. Шулай да монда туфрак бик
уңдырышлы. Төрле үләнчел үсемлекләр үсә.
______________________
2. Олы булып җитлеккәнче, кайсы хайван өч тапкыр туа?
Дөрес җавапны билгелә.
а) кош
б) бака
в) күбәләк
3.Кайсы кош үзенең балаларын кыш уртасында чыгара?
Дөрес җавапны билгелә.
а) кызылтүш
б) ала карга
в) чукыр
4.Балчык белән ком кебек файдалы казылмалар ничек
чыгарыла? Дөрес җавапны билгелә.
а) скважиналар бораулыйлар
б) карьерларда чыгаралар
в) шахталарда чыгаралар
5. Авыл хуҗалыгы – ул нәрсә? Дөрес җавапны билгелә.
а) игенчелек
б) файдалы казылмалар чыгару
в) машиналар җитештерү
6. Шәһәр авылга нәрсә бирә? Дөрес җавапны билгелә.
а) бөртек
б) комбайн
в) яшелчәләр
7. Артик зонага хас булган туклану чылбырын
тулыландыр.
Суүсемнәр - ......................... балыклар - ......................... ак аюлар.
8. Кайсылары йолдызлар, ә кайсылары планеталар? Уклар
белән тоташтыр.
Кояш
Планеталар Венера
Поляр
Марс
Йолдызлар Җир
Нептун
9. Сүз нәрсә турында бара, җавабыңны язып куй.
Җир өстенең кечерәйтелеп, шартлы билгеләр ярдәмендә
яссылыкта сүрәтләнүе.
_____________________________
10. Яктылык поясларын билгелә.
11. Тундрада нинди үсемлекләр үсә? Артыгын сызып ат.
Кәрлә тал, мүкләр, гөмбәләр, алмагач, кәрлә каен, саз җиләге,
нарат җиләге, роза.
12. Төзү материалларына кергән файдалы казылмалар
астына бер сызык, ә янучан файдалы казылмалар астына ике
сызык сыз.
Гранит, известьташ, торф, балчык, табигый газ, ташкүмер,
нефть, ком, тимер рудасы.
13.Кырда культуралы үсемлекләр үстерү белән
шөгыльләнүче кешене ничек атыйбыз? Дөрес җавапны
билгелә.
а) бакчачы
б) игенче
в) сыер сывучы
14. Ни өчен бәрәңгене “икенче икмәк” дип йөртәләр? Дөрес
җавапны билгелә.
а) бәрәңге бүлбеләре ипидән кечерәк.
б) бәрәңге бүлбеләре - җир астында, ә бөртекләр җир өстендә
үсә.
в) бәрәңге кешенең туклануында икенче урынны алып тора.
15. Болында нинди үсемлекләр үсә? Дөрес җавапны билгелә.
а) каен, кыңгырау чәчәк, камыш.
б) кыңгырау чәчәк, ромашка, тукранбаш.
в) меңьяфрак, карлыган, яран.
16. Юынганда, савыт-саба юганда, кер уганда кеше суның
нинди үзлегеннән файдалана? Дөрес җавапны билгелә.
а) үтәкүренмәле
б) төрле матдәләрне эретүче
в) төссез
17. Нинди орган кеше организмында “эчке ашханәнең”
төп эшен башкара? Җавабыңны язып куй.
_______________________
18. Пожар вакытында киемеңә ут капса беренче чиратта
нишләргә кирәк? Дөрес җавапны билгелә.
а) янгын сүндерүчеләрне чакырырга
б) утны сүндерү өчен бөтен гәүдә белән идәндә, я җирдә
тәгәрәргә
в) үз өстеңә су сибәргә
19. Материкларны санап язып чык һәм без яши торганының
астына сыз.
__________________________________________________________
__________________________________________________________
20. Россиянең ярларын кайсы океан диңгезләре юа, аларына
сыз.
Атлантик океан, Тын океан, Һинд океаны, Төньяк Боз океаны.
21. Урманның кеше тормышында әһәмияте. Дөрес
җавапларны билгелә.
а) һава, сулыклар һәм туфракның саклаучысы
б) яктылык чыганагы
в) җиләкләр, гөмбәләр, дару үсемлекләрнең чыганагы
г) үзагач чыганагы
д) файдалы казылмалар чыганагы
22. Урманнар зонасында аерым саклауга мохтаҗ булган
берничә үсемлекне һәм хайванны язып куй.
__________________________________________________________
__________________________________________________________
_________________________________________________________
4 класс. Тест: «Болындагы тереклек»
Фамилия, исем ________________________________
1. Ни өчен болын табигый бергәлек дип атала?
а) болында үсемлекләр берсе янында берсе үсә;
б) хайваннар үсемлекләрнең орлыкларын тарата;
в) болындагы үсемлекләр һәм хайваннар үзара тыгыз бәйләнештә яши;
г) үсемлекләр үзләренең чәчәкләре белән болынны бизәп торалар;
д) хайваннар болын үсемлекләре белән тукланалар.
2. Болында нинди хайваннар яши? Асларына сыз.
Күбәләк, төклетура, аю, тычкан, бытбылдык, кәлтә, сиртмәкойрык,
тиен, чикерткә, гади тиресләк, гөберле бака, үләксә коңгызы, бал
корты, куян, чәчәк чебене, яңгыр суалчаны, тукран, тартар.
3. Нинди үсемлекләр үсә? Асларына сыз.
Каен, кыңгырау чәчәге, яран, тукранбаш, чыршы, тычкан борчагы,
меңьяфрак, камыш, миләш, ромашка, йонча, кура җиләге, арышбаш,
төлкекойрык.
4. Туклану чылбырларын тулыландыр.
Үсемлекләр ...................... тартар;
Чәчәкләр чебеннәр .....................… .
5. Кеше болыннан ничек файдалана? Схеманы тутыр.
6. Кешеләрнең нинди эшләре болын өчен зарарлы? Артыгын сызып ат.
Китап уку, велосипедта йөрү, учаклар ягу, күбәләкләрне тоту, дару
үләннәрен күпләп җыю, савыт-саба юу, хайван көтүен йөртү, гөберле
бакаларны тоту, печән әзерләү, кош ояларын тузгыту, җырлау.
Болын – кешегә
4 класс.
Тест “Төче сулыклардагы тереклек”
Фамилия, исем ___________________________________________
1. Ясалма сулыкларны билгелә.
а) елгалар, диңгезләр, океаннар;
б) сусаклагычлар, буалар, каналлар;
в) чишмәләр, күлләр, елгалар, океаннар, диңгезләр;
2. Төче сулыклардагы үсемлекләр астына сыз.
Арышбаш, җикәнбаш, чыршы, көтүче сумкасы, төлкекойрык, бака
тәңкәсе, мүк, сары төнбоек, укъяфрак, камыш, башаклы камыш,
миләш, энҗе чәчәк, ак төнбоек, микроскопик суүсемнәр.
3. Төче сулыкларда нинди хайваннар яши? Артыгын сызып ат.
Суүлчәр-кандала, үрдәк, буа әкәм-төкәме, бытбылдык, челән, табан
балык, акула, чуртан, бака, кәтүк әкәм-төкәм, ләтчә, кондыз, кысла,
кама, ондатра, ике капкачлы молюска, йөзгәләк-коңгыз, тирес
коңгызы, медуза, су күсесе.
4. Сулыкны хайван калдыкларыннан чистартучы төп санитарны
язып куй ________________________________
5. Төче сулыкларда суны чистартучы тере “фильтрлар” дип
нәрсәләрне атыйлар? Язып куй. _____________________________
6. Төче сулыкларда буалар ясаучы хайванны билгелә.
а) ондатра;
б) челән;
в) кондыз;
7. Ни өчен төче сулыкларны табигый бергәлек дип йөртәләр?
а) монда хайваннар өчен азык булып торган бик күп үсемлекләр үсә;
б) монда үзара тыгыз бәйләнештә яшәп судагы шартларга
җайлашкан төрле организмнар тереклек итә;
в) монда су төбеннән өстенә кадәр төрле организмнар тереклек итә;
8. Сазлыклар – ул ... . Дөрес җавапларны билгелә.
а) табигатьнең кирәксез һәм зарарлы өлеше;
б) табигый суларның искиткеч шәп саклану урыны, алардан күп кенә
елгалар башлангыч ала;
в) күп кенә үсемлек һәм хайваннарның йорты;
9. Төче сулыкларда яшәүче ерткыч хайваннарны билгелә.
а) йөзгәләк-коңгыз, чуртан, суүлчәр-кандала;
б) табан балык, чукмарбашлар, кыслалар;
в) буа әкәм-төкәме, кәтүк әкәм-төкәме, черкиләр;
10. Ни өчен төче сулыклар кайвакыт яшел төскә керә?
а) бака тәңкәсе су өстендә йөзеп йөри;
б) су катламында бик күп микроскопик суүсемнәр йөзә;
в) су төбендә балчык бар;
11. Төче сулыкларга хас булган бер туклану чылбыры төзе.
.................................. .................................... .............................
4 класс. Тест « Авыл хуҗалыгы тармаклары”
Фамилия, исем __________________________
1.Үсемлекчелек түбәндәге тармакларга бүленә: (дөрес җавапны
билгелә)
а) умартачылык, чәчәкчелек, бакчачылык, кошчылык;
б) кырчылык, яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәкчелек;
в) кырчылык, атчылык, дуңгызчылык, бакчачылык.
2. Бөртекләреннән он ясап, ипи пешереп булган үсемлекләрне
билгелә
а) солы; б) арыш;
в) тары; г) бодай.
3. Яшелчә культуралары булып саналалар: (дөрес җавапны
билгелә)
а) кыяр, кишер, сарымсак;
б) бәрәңге, көнбагыш, җитен;
в) солы, слива, астра.
4. Дөрес туклану чылбырын билгелә:
а) бөртек кыр тычканы сыерчык;
б) бәрәңге яфрагы колорадо коңгызы бозылдавык
коңгыз;
в) алма үсемлек бете алтынкүз.
5. Терлекчелек тармагында булган һөнәрләрне билгелә:
а) бакчачы; б) ветеринар;
в) зоотехник; г) умартачы;
6) Эре мөгезле төрлек – ул...
а) сыер; б) кәҗә;
в) үгез; г) дуңгыз.
4 класс. Тест” Минем республикам”
Фамилия, исем _____________________
Җөмләләрне тутырып яз:
1. Минем Республикам урнашкан ____________________________.
2. Безнең күршеләр: __________________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
3. Безнең Республикабыз буйлап түбәндәге елгалар ага: ____________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
4. Безнең Республикабызның башкаласы: ________________________
5. Республикабызның зур шәһәрләре: ___________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
6. Безнең төбәкнең туфрагы:___________________________________
7. Безнең Республикабызда чыгарыла торган файдалы казылмалар:
____________________________________________________________
____________________________________________________________
____________________________________________________________
8. Безнең төбәктә үсемлекчелекнең кайсы тармагы киң таралган?
____________________________________________________________
9. Безнең төбәктә терлекчелекнең кайсы тармагы үтчетелә?
____________________________________________________________
10. Минем Республикам илгә нәрсә бирә?
____________________________________________________________
____________________________________________________________
4 класс
Тест: «Борынгы дөнья: ерактагысы һәм якындагысы»
Фамилия, исем ________________________________
1. Нинди елга буенда Борынгы Мисыр дәүләте урнашкан? Дөрес җавапны
билгелә.
а) Нил;
б) Амазонка;
в) Дон.
2. Уклар белән тоташтыр.
3. Борынгы Мисырлылар фараоннарның җеназасын урнаштыру өчен
нәрсәләр төзегәннәр? Дөрес җавапның астына сыз.
Храмнар, пирамидалар, мумияләр.
4. Җөмләне язып бетер.
Борынгы Грециянең башкаласы - _______________________________.
Ул шәһәрнең тарихи урыннары ничек атала? _____________________
_____________________________________________________________
5. Рим шәһәренә кем нигез сала? Дөрес җавапны билгелә.
а) Рем;
б) Ромул;
в) Марс.
6. Римның төрле җыеннар үткәрелә торган төп мәйданы ничек аталган?
Дөрес җавапны билгелә.
а) Форум;
б) Капитолий;
в) Палатин.
7. Җөмләне язып бетер.
Борынгы Италиянең башкаласы - _______________________________.
Кояш алласы
Су алласы
Зирәкләк
алласы
Себек
Ра
Тот
4 класс
Тест: «Кара диңгез буенда»
Фамилия, исем ________________________________
1. Кара диңгез буе кайда урнашкан? Дөрес җавапны билгелә.
а) арктик зонада;
б) урман зонасында;
в) субтропик зонада;
г) дала зонасында.
2. Уклар белән тоташтыр.
3.Кара диңгез буенда тау битләрендәге урманнарда нинди
агачлар үсә? Дөрес җавапны билгелә.
а) имән, бүк, каштан;
б) чыршы, нарат, ак чыршы;
в) карама, юкә, каен.
4. Кара диңгез буенда нинди хайваннар яши? Дөрес түгелләрен
сыз.
Диңгез атлары, сайгак, дүдәк, әрлән, кәҗә-болан, акчарлак,
медуза, очкалак-тиен, баклан, дельфин, кабан, кушаяк, кавказ
бозылдавыгы, краб, бөркет.
Җәй
Кыш
кыска
җылы
озын
эссе
5. Туклану чылбырларын тулыландыр.
….. цикада кавказ кәлтәсе;
Чебеннәр суфи чикерткә …......... .
Үсемлек ………. акчарлак;
Әкәм-төкәм кавказ бозылдавыгы ……. .
6. Кара диңгез буеның кеше тормышы өчен әһәмияте. Дөрес
җавап- ларны билгелә.
а) монда җылы илләрдән кайтартылган төрле үсемлекләрне күрергә
була;
б) монда боланнар үрчетү өчен бик яхшы шартлар;
в) монда ял итү һәм дәвалану өчен бик яхшы шартлар;
г) монда җиләк-җимеш үстерү өчен бик яхшы шартлар;
3 Шәһәр урамнарында нинди үсемлекләр үсеп утыра?
а) кипарис, магнолия, пальма;
б) юкә, джузгун, мәк;
в) кылган, типчак, чыршы.
6. Кара диңгез буендагы табигатьне саклап калу өчен нинди
эшләр башкарырга кирәк? Дөрес җавапларны билгелә.
а) сирәк очрый торган үсемлекләрне сак астына алырга;
в) диңгез суларын пычратуга юл куймаска;
г) кешеләрне монда ял итүләреннән, дәвалануларыннан тыярга;
д) аз калган хайваннарны сак астына алырга.