Конспект урока "Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше"

Тема: Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.
Дәреснең тибы:
Яна материал бирү, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Максат:
1. Мин, син һәм ул алмашлыкларының килешләр белән төрләнешен аңлату.
2.Өйрәнгәннәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен үстерү, укучыларның
сөйләм телен баету, камилләштерү.
3.Туган телгә, әти-әнигә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Тукай портреты, рәсемнәр, карточкалар, слайдлар, компьютерда,
интерактив тактада биремнәр, магнитофон, дисклар.
Материал: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова, 6 нчы сыйныф, Татар теле
дәреслеге, Казан, “Мәгариф”нәшрияты, 2001.
Дәрес барышы.
I Оештыру. Тәнәфестә әкрен генә музыка уйнатыла.
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек.
-Укучылар, безнең бүген нинди көн?
-Бүген Габдулла Тукайның туган көне.
-Бик дөрес, бүген татар халкының бөек улы Г.Тукайның туган көне. Без
Г.Тукай турында нәрсәләр беләбез?
-Аның бик күп матур шигырьләре бар. “Шүрәле”, Су анасы”, “Туган тел”
һ.б.(1 бала басып “Туган тел” шигыренең 1-куплетын яттан сөйли.)
-Ә хәзер, укучылар, шушы җырны җырлыйк әле.
2. “И, туган тел” җырының 1 куплеты башкарыла.
И туган тел, и матур тел
Әткәм - әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
II Актуальләштерү.
1.Өй эшен тикшерү.
-Укучылар, ә нинди тел ул туган тел?
-Без сөйләшә торган тел.
-Ә ул безгә кемнән күчкән? Без аны кем аркылы алабыз?
-Әниләр аркылы.
-Дөрес, әниләр!
-Безнең өй эше нинди иде?
- “Әнием” турында инша язарга бирелгән иде.
(“Әнием” темасына иншалар тыңлана.)
2. Сорауларга җавап алу.
- Нәрсә соң ул мин, минем, аның?Алар ничек тәрҗемә ителәләр?
- Я, у меня, у нее.
- Алар нинди сүзне алмаштырып киләләр?
- Исемнәрне.
- Кеше исемнәрен алмаштырып килүче сүз төркеме ничек атала?Это какая
часть речи?
- Местоимения.
- Бик дөрес, исем сүз төркемен алмашырып килгән сүз төркеме зат
алмашлыклары дип атала. Димәк, безнең
Бүгенге тема: Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.
- Бүгенге дәрестә без шушы алмашлыкларның килешләр белән
төрләнешен, аларның җөмләдә кулланылышын карарбыз, сүзлек
составын баетырбыз.
- Башта укучылар килешләрне искә төшереп китик әле. Алар ничә һәм
ниндиләр?
(1 укучы чыгып тактада язып күрсәтә.)
- Рәхмәт, Саша, утыр. Ә хәзер шушы ук алмашлыкларның русча вариантын
төрләндереп карыйк әле.
(2 укучы чыгып русча вариантын төрләндерә).
-Рәхмәт, Влада, бик дөрес. Ә хәзер, барысын да искә төшергәч, игътибар
белән мине тыңлыйбыз.
III Төп өлеш.
1.Аңлату.
(Таблица ярдәмендә яңа теманы аңлатам).
-Бу алмашлыкларның килеш кушымчалары башкача, шуңа күрә аларны
ныклап истә калдырырга кирәк.
Б.к. Мин Син Ул
И.к Минем Синең Аның
Ю.к. Миңа Сиңа Аңа
Т.к. Мине Сине Аны
Ч.к. Миннән Синнән Аннан
У.в.к. Миндә Синдә Анда
2.Сүзлек эше.
А) Чагыштыру (русча-татарча )
И.п. Я Ты Он
Р.п. Меня Тебя Его
Д.п. Мне Тебе Ему
В.п. Меня Тебя Его
Т.п. Мной Тобой Им
П.п. обо Мне о Тебе о Нем
Б) Сүзләр татарча-русча, татарча, русча, татарча-русча кабатланыла,
ныгытыла.
В)Алмашлыклар белән сүзтезмәләр төзелә.
Г) Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзелә.
3. Рәсем буенча җөмләләр төзибез.
-Бу кем?
-Бу малай.
-Аның исеме ничек?
-Аның исеме Саша.
-Ул нишли?
-Ул укый.
- Аның кулында нәрсә бар?
- Синең шундый китабың бармы?
- Син дә укырга яратасыңмы?
4. Җөмләләрне дәвам итегез. 265 бит, 2 нче күнегү язмача.(Җөмләнең
башы бар, ахырын язып бетерәсе).
Физминутка.
Күзләргә күнегү эшләнә.
IV Дәресне ныгыту.
1.Уен “Бу нәрсә?”. Җавабын табып әйтегез.
Класс 3 төркемгә бүленә. 3 төркемгә дә аерым карточкалар таратыла, анда
сүзләр язылган. Балалар шул сүзләрдән башта җөмлә төзиләр, аннары
җавабын әйтергә тиешләр.
1 нче төркем: Ул сары төстә, ачы. Аны чәйгә салалар.
2 нче төркем: Ул һәрвакыт ямь-яшел. Аның ылыслары бар.
3 нче төркем: Ул бик файдалы, татлы. Аны бал кортлары җыя.
2. Диалогик сөйләмне үстерү.
Диалогны уку, тәрҗемә итү. Үзләре шул типтагы диалог төзиләр. Ике арада
әңгәмә кору. Әти-әниләре турында да сөйләргә мөмкин.
-Синең гаиләң зурмы?
-Зур.
-Сездә ничә кеше?
-Без алтау.
-Әтиеңнең исеме ничек?
-Мансур.
-Ә әниеңнең?
-Тәнзилә.
-..... .
V Йомгаклау.
А) - Укучылар без бүген нинди теманы карадык?
-Нәрсәләр белдек?
-Алмашлыкларны таба беләбезме?
-Алар безгә ни өчен кирәк?
-Максатыбызга ирештекме?
Б) Билгеләр куям, ни өчен шундый билге икәнен аңлатып китәм.
В) Өй эше:
1.Килеш кушымчалары алган зат алмашлыклары белән 5 җөмлә төзергә;
2.Шушы таблицаны ятларга.
Г) Укучылар рәхмәт, бүгенге дәресебез шуның белән тәмам. Сау булыгыз!
Тукай телен, туган телебезне тагын да тырышып өйрәник.