Конспект урока "Билгене белдергән сүзләр" 2 класс

2 нче сыйныф өчен татар теле дәресенең план-конспекты
Тема. Билгене белдергән сүзләр.
Максат: 1.Укучыларны билгене белдергән сүзләр белән таныштыру;
2. укучыларны билгене белдергән сүзләрне кулланып сөйләргә өйрәтү, сөйләм
телен үстерү;
3.Укучыларда игътибарлылык. күзәтүчәнлек, активлык сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес формасы. Дәрес-презентация.
Җиһазлау: компьютер, мультимедиа проекторы, слайдлар,
Дәрес барышы
I . Оештыру.
1.Исәнләшү, уңай хәләт тудыру
Хәерле көн, алсу таңнарга!
Хәерле көн, сайрар кошларга!
Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!
Хәерле көн, якын дусларга!
Хәерле көн, матур кызларга!
Хәерле көн, батыр улларга!
Менә шундый җылы . изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Бик күп
еллардан бирле авылыбызда бер патшалык яшәп килә. Ул патшалык Белем иле дип атала. Аның 2
нче сыйныфында бик матур. акыллы, зифа, асыл, сылу, ягымлы, гүзәл, чибәр, уңган кызлар һәм
батыр, кыю, тырыш, зирәк, булдыклы ир балалар укыйлар. Без бүген алар белән әкият дөньясына
сәяхәт итәрбез . Безнең дәресебезгә кунакка Кар чәчәк һәм Гномнар килгән. Димәк, балалар, сезне
кызыклы да, җитди дә эш көтә. Шуңа күрә белемегезне эшкә җигәргә, дәрестә актив булырга
тырышыгыз.
2. Актуальләштерү.
- Укучылар,тәрәзәгә күз салыйк әле һәм бүгенге көн турында , һава торышы турында
сөйләп карыйк. (Бүген тышта салкын. )
II. Уку максатын кую.
- Балалар, кышкы табигать нәрсәгә төренгән? (карга төренгән.)
-Ә карны нинди дип әйтеп була? (Кар ак, йомшак.)
-Дөрес,балалар, менә бүген без дәрестә предметларның билгеләрен белдерә торган сүзләр
турында өйрәнербез. Шул сүзләрне сөйләмдә куллана белергә өйрәнү- безнең дәресебезнең максаты
да.
III. Матур язу. (числоны язу)
Кк ка ку ки кы
Кар яуган, яуган. Мамык кебек кар.
IV.Тема өстендә эш.
Беренче гномның исеме Дүшәмбе. Ул сезгә рәсемнәр алып килгән һәм аларның
билгеләрен әйтүегезне тели.
1. Предмет рәсемнәрен карау һәм аларның билгеләрен әйтү. (Слайд та)
2. Әңгәмә.
-Предметның билгеләрен без кайсы органнарыбыз белән тоябыз, беләбез соң?(Күз,
колак, борын, тел, кул, акыл белән).
а) Күз белән күреп булган билгеләр:
-предметның төсен, формасын, күләмен (ак, түгәрәк, зур)
б) Колак беләнтавыш билгеләре (калын, нечкә)
в)Борын белән иснәп белгән билгеләр ( тәмле, татлы)
г) Кул белән тотып белгән билгеләр ( йомшак, каты, салкын)
3. Икенче Гном-Сишәмбе безне дәреслекнең 27 нче битендәге 33 нче күнегүне
эшләргә чакыра.
Дәреслек белән эш. 33 нче күнегү.(телдән тикшерү һәм язып эшләү)
Кызыл җиләк, зәңгәр чәчәк, яшел яфрак, чуар тавык, сары чеби,соры каз
---Балалар. Без бу предметларның билгеләрен әйтеп кенә калмадык, тагын
сүзтезмәләр дә төзергә өйрәндек (Слайдта билгеләмә)
Бер-берсен ачыклап килүче ике сүз сүзтезмә дип атала.
V. Физкультминутка.
Без әле бераз ардык
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга.
ә аннары артка.
Уңга, сулга борабыз
Аннан карап торабыз,
Иң өсләрен сикертәбез,
Кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып,
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез,
Утырабыз, торабыз.
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
VI.Белемнәрне ныгыту
Чәршәмбе исемле Гном сезгә табышмаклар алып килгән.әйдәгез без аларны укыйк
һәм җавабын табыйк.
1) Ак энҗеләр төсле мин.
Исле гөлдән исле ул.
Аңкып торам урманда,
Дарулы да. агулы да
Сак була күр җыйганда.
(энҗе чәчәк)
2) Аллы-гөлле чәчәкләрне
Кетер-кетер ашый ул.
Шуннан ап-ак сөт ясап,
Көн дә безгә ташый ул.
(сыер)