Конспект урока "Сүзтезмә. Юл билгеләре" 2 класс

1
Тема:» Сүзтезмә. Юл билгеләре.
Максат:
Өйрәтү: Сүзтезмә һәм юл билгеләрен белүне ныгыту, юл лексикасы буенча сүз
запасын баету.
Үстерешле: күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны , җәяүлеләрнең дөрес гамәлләре –
хәвефсез, дөрес булмаганнары хәвефле икәнен бәяли белүне үстерү.
Тәрбияви: урамда , юлларда үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру,
дисциплиналык һәм тирә – юньдәгеләрнең хәвефсезлеге өчен җаваплылык хисе
тәрбияләү.
Дәрес төре: Үткәннәрне ныгыту. Теоритик һәм практик эшләр дәресе.
Өйрәтү методлары: диалогик – күрсәтмәле.
Укыту методлары : аңлатмалы, күрсәтмәле,фикер алышу.
Өйрәнү алымнары : тыңлыйлар , күзәтәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.
Җиһазлау: видеопроектор , рәсемнәр, юл билгеләре: кисәтүче, тыючы, күрсәтмә
бирүче, махсус күрсәтмә бирүче, дидактик биремле карточкалар.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
- Исәнмесез ,укучылар!
- Исәнмесез ,саумысыз!
- Хәерле иртә , балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек!
- Укучылар бүгенге дәреснең темасын без бергәләп менә шушы кроссвордны
чишкәннән соң белербез. Әйдәгез бергәләп кроссвордны чишик. (Слайд 2)
с
в
е
т
о
ф
о
р
җ
ә
я
ү
л
е
к
ы
з
ы
л
т
р
а
к
т
о
р
в
е
л
о
с
и
п
е
д
п
о
е
з
д
м
а
р
ш
р
у
т
т
ә
г
ә
р
м
ә
ч
1. Юл чатында тора батыр,
Күзләре төрле – төрле.
Берсен ача , берсен йома
Аны белә һәр кеше.
( Светофор)
2. Аркылы чыгу юлы “ дип ,
Язып куйган урында.
Я инде әйтеп кара,
Кем кыю атлап бара.
2
( Җәяүле)
3.Нинди төс кабынганда хәрәкәт туктала.
( Кызыл)
4.Иснәми ул печәнне,
Капмый да ул саламны,
Үзе бара өстерәп,
Күп төрәнле сабанны.
( Трактор )
5. Аяклары түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп.
Үзем утырам , үзем чабам ,
Теләсә кая табан.
( Велосипед )
6. Олы күзле кара айгыр ,
Кырык арба тагадыр.
( Поезд)
7. Баланың өйдән мәктәпкә кадәр юлы.
( Маршрут )
8. Машинаның “ тәпиләре”.
(Тәгәрмәч)
-Укучылар , бүген без татар теле дәресендә” Сүзтезмә” темасы буенча алган
белемнәребезне юл йөрү кагыйдәләренә бәйләп ныгытырбыз.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Нәрсә соң ул сүзтезмә? (Слайд 3 )
- Сүзтезмәләр –охшаш предметларны, эш яки хәлләрне бер –берсеннән аерып
күрсәтәләр:
Кызыл машина, зәңгәр машина, мәктәпкә бару, бакчага бару һ.б.
Хәзер мин сезгә карточкалар бирәм. Анда шигырь язылган . Шул шигырьдәге
сүзтезмәләр астына сызыгыз. ( Слайд 4 )
Урамнарны күзәтеп,
Узганнарны кисәтеп,
Чатта тора светофор
Сакта тора светофор.
Күреп тора ич безне,
Янып тора өч күзе,
Әйтеп тора өч сүзне.
- Кузгалма ! –ди кызыл күз,
-Сабыр ! –дия сары күз,
-Ярый! –дия яшел күз.
-Димәк, укучылар , юлда йөргәндә игътибарлы булырга һәм бары тик светофор
сигналларына карап кына чыгарга кирәк.
3
III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
_Укучылар, хәзер юлларда транспорт күп. Шуңа күрә юлда йөрү кагыйдәләрен
төгәл үтәү турында сезнең белән тагын искә төшереп китик. ( Слайд 5 )
Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән.
Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнә һәм куллана. Бу кагыйдәләр
үтәлмәгән очракта төрле юл һәлакәтләре була, машиналар ватыла, иң аянычы:
кешеләр имгәнә, үлә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүче генә түгел, җәяүле дә яхшы
белергә тиеш, чөнки еш кына алар гаебе белән юлларда төрле фаҗигаләр була.
Күбесенчә балалар зыян күрә. Бу- бик кызганыч, авыр хәл. Кечкенәләрнең
күбесе машинаның җилдертеп килүен күрсә дә , юлны аркылы чыгарга ашыга.
Шәп йөгерәм, өлгерәм дип уйлый. Ләкин нихәтле генә яхшы чапсаң да ,
машина барыбер тизрәк йөри. Андый чакта шофер да машинаны туктатып
өлгерә алмый.
- Хәзер сезгә яңа бирем. Анда нәрсә язылганын белү өчен , күп нокталар
урынына тиешле хәрефләрне куегез. ( Слайд 6 )
...лда й...рсәң, бул ... лгер!
...л кагыйдәсен нык бел.
Свет... форның ... әрбер т... сен,
... лның билгеләрен бел!
-Ә хәзер сезнең алдыгызда рәсем. Шул рәсемнән сүзтезмәләр төзеп әйтегез.
( Слайд 7 )
- Ә менә бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз . ( Слайд 8 )
Дөрес ,балалар шәһәрдә юл билгеләренә карап йөреп була, ә бит авылда алар
юк.Нишләргә.
( Проблемалы ситуация тудыру.)
- Дөрес. Ә хәзер әйдәгез, юл билгеләрен искә төшерик. Мин сезгә юл
билгеләренең төркемнәрен әйтәм , ә сез шул төркемгә туры килгән юл
билгесен күрсәтегез . ( Слайд 9 )
( Юл билгеләре карточкалары белән эшләү.)
1. Кисәтүче билгеләр.
2. Тыючы билгеләр.
3. Күрсәтмә бирүче билгеләр
4. Махсус күрсәтмә бирүче билгеләр.
Укучылар , игътибар белән карагыз әле. Юл билгеләренең исемнәре нәрсә
була? ( сүзтезмә)
Физминутка.
У -Күрсәт әле ,үскәнем ,
Куян ничек сикерә.
Б Менә шулай, менә шулай
Куян шулай сикерә.
4
У Күрсәт әле , үскәнем,
Ничек утын яралар.
У Күрсәт әле , үскәнем
Ничек чаңгы шуалар.
-Юл билгеләрен белүегезне ныгыту өчен тагын берничә бирем үтәп китик.
“Мозаика “уенын уйнап алыйк. ( Слайд
Бирелгән рәсем өлешләреннән юл билгеләрен җыегез. Мәгънәсен аңлатыгыз.
Ул сүзтезмәме? Бу сүзтезмә нинди сүз төркеменә кергән сүзләрдән тора?
“Юллар, юллар” –дигән җыр башкарыла.
Тест:”Юл билгеләре”. (Слайд 10 -14 )
1. Бу билгеләрнең кайсысы “ Җәяүлеләр өчен юл”дип атала?(4)
2. Кайсы билге”Җәяүлеләр өчен урам аша чыгу юлы” н белдерә?(1)
3. Бу билгеләрнең кайсысы “Кешеләр тора торган зона “ дип атала?(2)
4. Юл билгеләренең кайсысы кисәтү төркеменә керә ? (6)
5. Юл билгеләренең кайсысы “Тыю” төркеменә керә? (5)
1 2 3
4
4 5
“Мозаика “уенын уйнап алыйк. ( Слайд 15 )
Бирелгән рәсем өлешләреннән юл билгеләрен җыегез. Мәгънәсен аңлатыгыз.
Ул сүзтезмәме? Бу сүзтезмә нинди сүз төркеменә кергән сүзләрдән тора?
Табышмаклар.
Кызыл каймалы өчпочмакта ( Слайд 16 )
Балалар чаба.
Бу нинди билге?
Я , әйтеп кара! (6)
5
Мин –иң кирәкле билге, (Слайд 17)
Җәяүле белә мине.
Күрсәтәм урам- юлның
Аркылы чыгу урынын.(1)
Зәңгәр түгәрәк эчендә (Слайд18 )
Атлый бер кеше .
Табышмакның җавабына
Кемнең үтә теше?(4)
IY.Йомгаклау.
-Без бүген нинди сүзләр турында сөйләштек?
-Алар нинди сүз төркемнәреннән тора ала? ( Слайд 19)
Куркыныч борылышларны
Үтегез исән –имин.
Хәерле сәгатьтә булсын,
Хәвефсез юллар телим.
Очрамасын сикәлтәләр
Барасы юлыгызда.
Тик яшел ут янып торсын
Һәрвакыт алдыгызда!
Өй эше .
Юл йөрү кагыйдәләре турында өч мәкаль язарга , сүзтезмәләр астына сызарга.