Конспект урока "[Ч] авазы һәм ч хәрефе" 2 класс

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм
эзләгәнен табарга юллар күрсәтү мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең
иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Ризаэтдин Фәхретдин
Укытучы: Абдушова Рузилә Рафаэль кызы.
Дәрес: татар теле дәресе.
Сыйныф: 2а.
Төркем: татар төркеме.
Балалар саны: 12.
Дәреснең темасы: [ч] авазы һәм ч хәрефе.
Дәреснең тибы. Яңа материалны аңлату дәресе.
Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты [ч] авазы һәм
хәрефе белән таныштыру. [ч] авазының дөрес әйтелешенә һәм язылышына
ирешү.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты Укучыларның сөйләм телен,
логик фикерләү сәләтен, язу күнекмәләрен камилләштерү.
3. Тәрбияви максат кошларга карата игътибарлы, ихтирамлы
булырга, мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә йогынты ясау.
Җиһазлау: проектор, кәрҗингә тутырылган хәрефләр, төсле рәсемнәр
(кояш, болыт, болыт артына качкан кояш, каз, чыпчык, өй рәсемнәре), аваз
схемалары, карточкалар, тартмачык, фишкалар, басма һәм язма Ч,ч хәрефе.
Дәрес барышы:
I.Дәресне оештыру.
1)Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, укытучы апа!
- Кәефләрегез ничек?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, анам телен,
Өйрәнергә дип килдек!
- Укучылар, ә бүген дәрестә кунаклар да бар, әйдәгез, аларга карап елмаеп
алыйк әле.
- Булдырдыгыз, укучылар, утырыгыз! Сезнең алдыгызда рәсемнәр бар,
кәефегезгә туры килгәнен сайлап, югары күтәрегез әле.
(Кояш рәсемен күтәрүчеләргә):
- Кәефегез дәрес азагында да күтәренке булыр дип ышанам.
(Болыт яки болыт артына качкан кояш рәсемен күтәрүчеләргә):
- Ә сезнең, укучылар, дәрес азагына кәефегез күтәрелер дип уйлыйм.
Үзем дә кояш рәсемен күтәрәм.
- Укучылар, сезнең алдыгызда тартмачык һәм фишкалар бар, сез, дөрес
җавап биргән очракта, төсле тартмага фишкаларны салырга тиеш
буласыз. Ә сезнең эшне үзебезнең татар кызы Таңсылу күзәтеп
торачак (максаты: милли төбәк компоненты, укучылар татар
кызларының ничек киенүләрен күзалласыннар өчен).
II. Өй эшен тикшерү.
- Укучылар, әйдәгез, өй эшен тикшереп алыйк әле. Өй эше нәрсә иде,
эшләдегезме?
- Әйе!
- Кем җавап бирергә тели?
(1 укучы бер сүзгә анализ ясый).
- Амалия, дөрес әйттеме?
- Карина син ничек уйлыйсың?
- Алия, килешәсеңме?
- Әйе (юк, ни өчен?)
Өй эше шулай тикшерелә.
- Булдырдыгыз, укучылар!
Фонетик зарядка. (максаты: [к], [г] авазларын дөрес әйтү өчен)
Канатларын кага-кага,
Килә алар елгага,
Ка-га-га, ка-га-га
Килә алар елгага...
!!!!!!!!!!!!!!!
СЛАЙД №1. Каз рәсеме.
III. Аваз схемалары белән эш.
(Слайдта Б, П, В, Ф, К, Г хәрефләре күрсәтеләчәк).
- Укучылар, сезгә слайдта, яңгырау тартыклар чыккач, кара сигнал
карточкаларын, саңгырау тартыклар чыкса, ак сигнал карточкаларын
күтәрергә кирәк булачак. (Китаптан шартлы билгеләрне искә
төшереп алу). Сез әзерме?
- Әйе!
СЛАЙД №2
Б хәрефе чыга, укучылар сигнал карточк. күтәрәләр.
П хәрефе чыга.
В хәрефе чыга.
Ф хәрефе чыга.
Г хәрефе чыга.
К хәрефе чыга.
(Кошлар тавышы музыкасын куярга әзерләнергә) !!!!!!!!!!!!
Физминут
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга,
Башны иябез артка,
Уңга-сулга борабыз,
Аннан карап торабыз...
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик!
!!!!!!!!!!!!!!!!!!
Музыка. Кошлар тавышы ишетелә... Музыка туктый. Шакылдаган
тавыш.
- Укучылар, сез дә шакылдаган тавыш ишеттегезме ул?
- Әйее!
- Кем икән анда, нәрсә икән?
(Кулыма кәрҗин күтәргән чыпчыкны алам).
- Балалар, безгә кунакка нәрсә килгән?
- Кош.
- Ә үзе белән нәрсә алып килгән?
- Кәрҗин.
- Укучылар, ә кошның кәрҗинендә нәрсәләр бар?
- Хәрефләр!
- Әйе, хәрефләрне без күрәбез һәм язабыз, ә авазларны әйтәбез һәм
ишетәбез.
- Тик ни өчен алар төрле төстә соң?
- Яңгырау, саңгырау тартыклар булганга.
- Тактада аларның өйләре бар. Әйдәгез аларны үз өйләренә урнаштырыйк
әле.
(Тактада 2 өй эленеп тора. Балалар шуларга хәрефләрне бер-бер
артлы беркетәләр).
Ч хәрефе кызыл.
- Ләкин укучылар, карагыз әле бу хәрефкә нәрсә булган?
- ...
- Адашкан икән бит ул... Елаган... Кайсы өйгә керергә икәнен дә белми...
- Аңа булышабызмы?
- Әйе...
Укучыларның фикерләре сорала.
- [ч] тартыкмы, сузыкмы?
- Тартык.
- Яңгыраумы, саңгыраумы?
- Килешәсезме? Ни өчен?
- Димәк без бүген нинди хәрефне өйрәнәчәкбез?
- Ч хәрефен.
- Яхшы. Ә хәзер әйдәгез, ч хәрефе кергән сүзләр әйтеп карыйк әле...
Сыйныф бүлмәсендәге предметлар исемендә юкмы икән? Яки исем-
фамилияләрегездә?(курчак, укучы, укытучы, челтәр, чалбар, чәч,
уенчык, Чулпан, Гөлчәчәк, чыпчык, Гөлчирә, чәй, эчә)
- Яхшы...
- Укучылар, ә сез бу хәрефнең ничек язылышын беләсезме? Ә Белмәмешнең
дәфтәрен күргәнегез бармы? Күрәсегез киләме?
- Безнең кунагыбыз үзе белән Белмәмеш дәфтәрен дә алып килгән икән.
(Белмәмешнең дәфтәрен карыйлар).
- Ул матур язамы?
- Дөрес язамы?
- Ә сезнең матур язасыгыз киләме?
- Әйдәгез, хәзер дәфтәрләргә бүген числоны язып куйыйк әле. Атнаның
кайсы көне?
Дүртенче декабрь, чәршәмбе.
Сыйныф эше.
- Белмәмеш кебек язмас өчен, тырышырга кирәк, шуңа да ничек язабыз
инде?Матур, пөхтә итеп. Матур язу күнегүе.
(Басма һәм язма ч хәрефләрен язу).
СЛАЙД №3. Ч ч хәрефләрен чыгару.
- Ә китапта ч хәрефе турында нәрсә диелгән икән?
- Китаптагы 52 нче бит, 73 нче күнегү.
Биремне кем укый? Әйдә ...
Сүзләрне чагыштырып укырга кушылган.
чиләк чайка
чибәр чашка
чәнечке Чистополь
чалгы черновик
ачык чайник
- Укучылар, ә ни өчен алар ике баганага аерып язылганнар?
- Беренче баганада нинди сүзләр? Ә икенче баганада нинди сүзләр?
- Укучылар, әйдәгез бу сүзләр белән 1 татарча, 1 русча җөмлә төзеп
карыйк әле.Мәсәлән мин төзедем: В чайнике чай горячий. Чәйнектә
чәй кайнар. Әйтелешләре белән аерылалармы?
- Әйе!
- Укучылар, әле безнең галим Фәрит абый бар бит, ул бу турыда ни ди
икән? Карыйбызмы?
52-53 нче биттәге кагыйдә белән танышу.
- Ә хәзер кагыйдә белән бер кат үзегез танышып чыгыгыз.
- Укучылар, карагыз әле, ә безнең кунагыбыз боегып утыра икән бит...
- Ә кунагыбыз нинди кош әле ул?
- Чыпчык.
- Ул бездә кышлыймы, яки җылы якка китәме?
- Бездә кала...
- Ә сез ничек уйлыйсыз, бу кош та бит безгә юкка гына килмәгән, бәлки
аңа ярдәм кирәктер?
- Ни өчен?
- Ни өчен кошларга җим табуы авыр?
- Әйе, балалар, хәзер бер табышмак тыңлап китик әле.
- Канатсыз оча,
Аяксыз чаба,
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.
- Балалар ул нәрсә?
(Кар).
- Ә кар кайчан була?
(Кыш аенда).
- Бик дөрес, димәк кошларга тагын ни өчен кыен?
Кар күп булганга.
- Бөтен үләннәрне, ... кар каплап киткән...
- Ә сез кошларга булышасызмы соң?
- Ничек итеп?
- Бик яхшы.
- Укучылар, ә бу кошыбызның исеме ничек соң?
- Чыпчык.
- Ә бу сүздә, без бүген өйрәнгән хәреф бармы?
(Бар!)
- Алар ничәү?
(Икәү).
- Бу сүз ничә иҗектән тора?
(Ике).
- Бу сүздә ничә аваз, ничә хәреф бар?
(5 аваз, 5 хәреф).
- Ә кем тактага чыгып схемасын төзи?
(Бер укучы схеманы төзи).
Калган укучылар парларда эшлиләр.
- Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы.
- Ә хәзер, бергәләп, 53 нче биттә бирелгән 74 нче күнегүне эшләп алыйк
әле.
Һәр укучы берәр җөмлә укый да, бу җөмләдән ч хәрефе кергән сүзне
сайлап, кайсы телдә булган сүз икәнен әйтә.
74 нче күнегү
Без әнием белән чәй эчәбез. Әти миңа чемодан алды. Чулпан ярышта
чемпион булды. Безнең матур чәйнегебез бар. Мин хикәяне дәфтәргә
күчереп яздым. Әтием чалгы белән печән чаба. Почта беренче катта
урнашкан. Минем дустым Чиләбе шәһәрендә яши.
Бирем. Ч хәрефе кергән сүзләрне шакмакларга язарга.
- Укучылар, безнең кошкаебыз, шундый матур-матур биремнәр алып
килгән. Аның үзе белән серле сандыгы да бар.
- Тик ул ачылмый, нишләтәсең, серле бит...
- Әйдәгез бер фонетик зарядка әйтеп алыйк әле, бәлки сандыгыбыз
ачылыр?
Гөлчәчәк белән Чулпан чәй эчә-эчә мәсьәлә чишә.
Серле сандык ачыла. Анда биремнәр бар. Бирелгән сүзләрдән җөмләләр
төзергә. Парларда эшләү. Тикшереп алу. СЛАЙД №5 рәсемнәр слайдта
күрсәтелә.
1. Чеби, чи-чи, ди.
2. Дилә чигү чигә.
3. Чулпан чана ала.
4. Ул чана шуа.
5. Гөлчәчәк чыпчыкларны ашата.
6. Курчакның чәче матур.
V.Йомгаклау.
1. Билгеләр кую.
Укучылар, менә кызыбыз Таңсылу да сезнең ничек эшләвегене күзәтте.
- Укучылар, хәзер фишкаларыгызны санап алыгыз әле, ничәү җыелган
икән?
- Кемнең биш фишкасы бар?
(Аларга яшел түгәрәк таратыла).
- Кемнәрнең дүрт фишкасы бар?
(Аларга сары түгәрәкләр таратыла)
- Кемнәрнең өч яки аннан да түбән?
(аларга кызыл түгәрәкләр таратыла).
Билгеләр куела.
2. Өй эше слайдта чыга.
Яшел түгәрәк алган укучылар кыш темасына ч хәрефе кергән
сүзләрне кертеп, 5 җөмлә язып килергә.
Сары түгәрәк ияләренә ч хәрефе кергән 7 рус, 7 татар телендә булган
сүзләр уйлап килергә.
Кызыл түгәрәклеләргә ч хәрефе кергән 3 сүз уйларга.
3. Рефлексия.
- Укучылар, без бүген тырышып эшләдекме?Көчебез арттымы?
!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!
- Әнә слайдтагы мәкаль дә нәкъ шул турыда.
- Димәк без тырышып эшләдек, шуңа да көчебез артты.
СЛАЙД№4
Эше юкның көче юк.
Укучылар, игътибар белән карагыз әле, бу мәкальдә без бүген өйрәнгән
хәреф кергән сүз юкмы соң?
- Укучылар, без бүген дәрестә нинди хәреф һәм аваз турында
сөйләштек?
- Ч хәрефе ул нинди аваз?
- Сузыкмы, тартыкмы?
- Яңгыраумы, саңгыраумы?
- Ч хәрефе кергән нинди сүзләрне истә калдырдыгыз?
(Санап китәләр). Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.
(Кояш, болыт, болыт артына качкан кояш рәсемнәрен сайлап алу).
- Кәефләрегез ничек соң?
- ...
- Сау булыгыз, укучылар!
- Сау булыгыз, укытучы апа!
Дәрес тәмам.
Чеби, чи-чи, ди
Дилә чигү чигә
Чулпан чана ала
Ул чана шуа
Гөлчәчәк чыпчыкларны ашата
Курчакның чәче матур
. . . . . .