Презентация "Сүз төркемнәре" 4 класс

Подписи к слайдам:
Тема:Сүз төркемнәре (исем,сыйфат, фигыль, зат алмашлыгы) Эш сүзен тиешле килешләргә куеп язарга
  • Авыр .... күмәк кул җиңә.
  • Калган ....кар ява.
  • Авыр .....калач ашата.
Фигыльләрне өстәп языгыз
  • Кем ....,шул ..... .
  • Тырышкан ......, ташка кадак ...... .
  • Бүгенге эшне иртәгә ..... .
Сыйфатларны куярга.
  • .....кеше-акмас су.
  • .....кеше-.....кеше.
  • Хезмәте ...-җимеше .... .
Мин,син,ул алмашлыкларын тиешле килешләргә куеп язарга
  • Эш дигәндә .... бармам,аш дигәндә ..... калмам.
  • Ялкауга эш кушсаң,.... ...... акыл өйрәтер.
  • ....эшне сөйсәң, .... дә сөярләр.
Җөмләләрне тикшерергә
  • Эш остадан курка.
  • Һөнәрле кул үлмәс.
  • Кеше яраткан эшен яхшы эшли.
Морфологик анализ
  • Остадан - исем, уртаклык, берлек санда, чыгыш килешендә, тамыр, җөмләдә тәмамлык.
  • Курка - фигыль, нишли?, хикәя фигыль, барлыкта, хәзерге заман, 3 зат берлектә, җөмләдә хәбәр.
  • Һөнәрле - сыйфат,нинди?,ясалма, җөмләдә аергыч
Сүз төркемнәре
  • исем
  • сыйфат
  • фигыль
  • Зат алмашлыгы
  • Соравы:кем?нәрсә?
  • -Мәгънәсе,
  • -ялгызлыкмы, уратаклыкмы,
  • -саны,
  • -килеше,
  • -ясалышы,
  • -җөмләдәге урыны
  • Соравы:нинди?кайсы?
  • -Мәгънәсе
  • -нинди билгене белдерә,
  • -ясалышы,
  • -дәрәҗәсе
  • -җөмләдәге урыны
  • Соравы:нишли?
  • -мәгънәсе:эш-хәрәкәтне белдерә
  • -төре,
  • -заманы;
  • барлыкта,юклыктамы;
  • -Зат-саны;
  • -җөмләдәге урыны
  • -Исемне алмаштырып килә;
  • -заты,
  • -саны,
  • -килеше,
  • -җөмләдәге урыны
Җөмлә кисәкләре
  • Баш кисәкләр Ия-кем?нәрсә?Хәбәр –нишли?
  • Иярчен кисәкләр Аергыч-нинди?кайсы?
  • Хәл-кайда? ничек? Кайчан?
  • Тәмамлык-баш килештән кала килеш сораулары
Өй эше
  • Җөмлә кисәкләрен, сүз төркемнәрен билгеләргә.
  • 1. Агачны яфрак бизи, кешене хезмәт бизи.
  • 2. Эшнең башы гына авыр. 3.Эшләп аша, күп яшә.
  • 4.Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.
  • 5.Аның эше тауга каршы тәгәри.
  • 6. Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.