Разработка урока "Билгеле үткән заман хикәя фигыль" 2 класс

Тема :
Билгеле үткән заман
хикәя фигыль.
2 сыйныф (рус төркеме)
Укытучы : татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Әхмәдиева Гөлнара Радик кызы
ДӘРЕС ТЕМАСЫ : Билгеле үткән заман хикәя фигыль.
МАКСАТ :
1. Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау,ныгыту.
2. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын дөрес ялгау,
билгеле заман хикәя фигыльләрне дөрес куллану һәм тәрҗемә итү.
3. Укучыларны пөхтәлеккә, тәртипкә өйрәтү.
МЕТОД – АЛЫМНАР : аңлату күрсәтү , сүзлек белән эш , тәрҗемә эше ,
сорау – җавап , әңгәмә, нетбукларда эшләү.
ДӘРЕС ТИБЫ : Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү .
МАТЕРИАЛ : Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче
сыйныф рус балалары өчен татар теле hәм уку дәреслеге./ Р.З. Хәйдарова,
Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова. Казан: «Татармульфильм» нәшрияты,
2013. 144 б.
ҖИҺАЗЛАУ : тема буенча презентация Power Point, интерактив такта ( яки
экран ), тестлар язылган карточкалар, магнитофон, мобиль класс (нетбуклар)
һ. б.
Дәрес барышы:
I . Оештыру. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
1. Исәнләшү.
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
II . Актуальләштерү.
1. Фонетик зарядка.
2. Сүзләрне (лексика) тикшерү.
Помоги! Он помогает. морковный салат
Повтори! Он повторяет. из моркови
Проснись! Он просыпается. поэтому
В семь часов. потом
В половине восьмого. его, её (видит)
вчера
3. Өй эше тикшерү. (42 бит, 6 нчы күнегү.)
Нишли? Нишләде?
чыга китте
килә җырлады
ашый бирде
шатлана
III . Яңа материал өстендә эш.
1. Нишләде? соравын искә төшерү. (2 нче слайд)
Укытучы: Өй эшендә икенче баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап
бирәләр?
Көтелгән җавап: Нишләде?
Укытучы: Нишләде? соравы русчага ничек тәрҗемә ителә?
Көтелгән җавап: Что делал? Что сделал?
Укытучы: Без бүген дәрестә үткән заман хикәя фигыль турында
сөйләшербез. (Мы сегодня будем говорить о словах действиях, которые
уже произошли). Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди? (Какие
аффиксы мы прибавляем, когда говорим о действиях, которые уже
произошли?)
Көтелгән җавап: -ды /-де, -ты/ -те
2. Кагыйдәне искә төшерү. (3 нче слайд)
Укытучы: Әйтегез әле, сүзләргә кайчан -ды /-де, ә кайчан -ты/ -те
кушымчаларын ялгыйбыз? (Скажите: когда прибавляем -ды /-де, а когда -
ты/ -те?)
Көтелгән җаваплар:
-ды; -ты - к твердым словам
-де; -те - к мягким словам
-ты; -те - после глухих согласных
-ды; -де - после звонких согласных и гласных
3. Нинди сүз кайсы йортта яши? (4 нче слайд)
Укытучы: Кушымчалар нинди сүзгә ялганалар? (К чему прибавляются
эти окончания?)
Көтелгән җавап: К приказу.
Укытучы: Дүрт йорт рәсеменә кушымчалар язылган. Бирелгән
фигыльләргә тиешле кушымчаларны ялгап , йортларга урнаштырырга кирәк .
(Мы видим четыре домика с окончаниями. В домиках живут слова. Нужно
определить: какое слово в каком домике живёт.
Утыр! Бас!
Яз! Тәрҗемә ит!
Кил! Кайт!
Кабатла! Укы!
Сөйлә ! Йокла!
Булыш! Әйт!
4. Уен. Кул чабабыз, кул чапмыйбыз. (5 нче слайд)
Укытучы: Мин сезгә сүзләр әйтәм. Сүз Нишләде? соравына җавап бирсә,
кул чабасыз, ә Нишли? соравына җавап бирсә, кул чапмыйсыз. (Я вам буду
говорить слова. Когда скажу слово, которое отвечает на вопрос Нишләде?
хлопаете, а когда скажу слово, которое отвечает на вопрос Нишли? – не
хлопаете.)
Кабатлады, уйлады, шуды, ала, тәрҗемә итте, килде, җырлый, карады,
белде, сөртте, текте, үсә, елады, очты, бетте, сала.
5. Сүзләрне хәзерге заман хикәя фигыльдән үткән заман хикәя фигыльгә
үзгәртү. (6 нчы слайд)
Укытучы: Тактада фигыльләр бирелгән. Фигыльләрне үткән заманда
әйтергә кирәк. (Даны глаголы в настоящем времени. Их нужно сказать в
прошедшем времени, т. е. сказать, что эти действия уже произошли.)
үсә җырлый
булыша яши
белә эшли
бара чыга
бирә тегә
ала сикерә
эчә әйтә
Физкультминут “Бакалар”. (7 нче слайд)
Сазлыктагы бакалар
Бик иртә уяндылар.
Бата-калка, бата-калка
Битләрен дә юдылар.
Зарядкага бастылар:
Уңга-сулга, уңга-сулга
Алга-артка, алга-артка
Утырдылар, тордылар.
Сузылдылар, киерелделәр,
Дәрескә тотындылар.
6. Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. (8 нче һәм 9 нчы слайдлар)
Укытучы: Рәсемнәр буенча җөмләләр төзибез. Һәм җөмләләрне үткән
заманда өйтәбез. (Даны рисунки. По рисункам составляем предложения. И
предложения скажем в прошедшем времени.)
7. Фигыльләргә үткән заман хикәя фигыль кушымчалары ялгау.
Укытучы: Хәзер тактага чыгабыз һәм бирелгән фигыльләрне үткән
заманда язабыз. (10 нчы слайд)
әйт сана
кайт җавап бир
күр яшә
йөгер тыңла
укы шу
IV . Яңа материалны ныгыту. Күнекмәләр формалаштыру.
1. Сүзлек эше. (11 нче слайд)
Уян! [уйан] Проснись!
Ул уяна. [ул уйана] Он просыпается
тәртипле [тәртиплэ] воспитанный
файдалы [фа
о
йдалы] полезный
Физкультминут “Очты, очты ...”. (12 нче слайд)
2. “Айдар” тексты өстендә эш. ( Текстны уку, тәрҗемә итү). (13 нче слайд)
Айдар кичә сәгать җидедә уянды. Ул торды, тәрәзәне ачты,
зарядка ясады. Аннан соң салкын су белән юынды. Айдар киенде hәм
кухняга керде. Әнисе аңа кишердән салат ясады, ипи бирде.
Кишер салаты файдалы. Айдар салатны ашады, бер чынаяк чәй
эчте.
Айдар бик тәртипле, акыллы малай, шуңа күрә аны әнисе дә,
дуслары да бик ярата.
Айдар сигезенче яртыда мәктәпкә китте.
3. Сорауларга җавап бирү.
Укытучы: Айдар кичә сәгать ничәдә уянды?
Укытучы: Айдар нинди су белән юынды?
Укытучы: Айдар киенде hәм кая керде?
Укытучы: Әнисе аңа кишердән нәрсә ясады?
Укытучы: Кишер салаты нинди?
Укытучы: Айдар нинди малай?
4. Ситуатив күнегү эшләү.
Как скажешь о том, что твоя мама проснулась в семь часов.
Сообщи о том, что твой друг утром делал зарядку.
5. Тест эшләү. (14 нче слайд)
Укытучы: Мин нетбукларга тест биремнәре җибәрәм. Сез тестны
эшлисез һәм тест җавапларын кире миңа җибәрәсез. вам отправила тесты.
Выполняете задание и отправляете результатов теста на классмейтах.) Я
вашу работу проверю и каждому отправлю оценку.
1. На какой вопрос отвечает слово?
Кабатлады 1) Нишли?
2) Нишләде?
3) Нинди?
2. Найди правильный перевод слова.
Рисовал 1) Рәсем ясады
2) Рәсем ясый
3) Рәсем яса!
3. Поставь вместо точек нужное окончание.
Кайт... 1) -ды
2) -де
3) ты
V. Дәресне йомгаклау.
1. Рефлексия.
- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Үткән заман хикәя фигыль кушымчалары нинди?
- Кушымчаларны нәрсәгә ялгыйбыз? (К чему прибавляем окончание
прошедшего времени?)
2. Укучылар эшчәнлеген бәяләү, билгеләр кую.
3. Үзбәя.
Укытучы:
- Дәрестә нәрсә өйрәндек? Нәрсә исегездә калды? (Что важного из
изученного на уроке вы запомнили?)
- Кайсы бирем күбрәк ошады? (Какое задание вам понравилось больше
всего?)
- Кайсы биремнәрне эшләргә авыр булды? (Что вызвало затруднения?)
Сез хәзер үз эшегезне бәялисез: нетбукта смайлик ясыйсыз һәм
укытучыга җибәрәсез. Бик яхшы эшләсәгез - яшел смайлик, дәрестә үзегез
теләп катнашсагыз сары смайлик, укытучы сорагач кына җавап бирсәгез
кызыл смайлик ясыйсыз. (Оцените свою работу на уроке: нарисуйте на
нетбуках смайлик и отправте учителю.
зеленый смайлик - я работал очень активно;
желтый смайлик - принимал участие на уроке, но нужно быть активнее;
красный смайлик - принимал участие на уроке по вызову учителя.)
3. Өйгә эш. Яңа сүзләр белән 4 җөмдә язып килергә.