Классный час "Cугыш урлаган балачак"

Сугыш урлаган балачак
Шәмсиева Луиза Әһли кызы истәлекләреннән
Шәмсиева Луиза Әһли кызы Әтнә районының Күлле Киме авылында туып үсә.
Туу, белем алу, эшләү- бер авылда, бер мәктәптә. Туган авылы мәктәбендә татар теле
һәм әдәбияты укытучысы булып эшли ул. 1985 елда РСФСР ның халык мәгарифе
отличнигы дигән исем бирелә. 1991- 1992 уку елында укытучы методист разрядына
лаек була. 2004 елның 8 октябрендә музей эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен
Президентыбызның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
“Минем туган авылымда бөтен нәрсә - чишмәләр дә, өянкеләр дә, өйләр дә -
һәммәсе дә моңлы, шигъриятле, җырлы, Сибгат Хәкимле, Лена Шагыйрьҗанлы.
Шуңадыр инде , язучы яки артист халкы да, кайчан гына килмәсен, бу авылдан
рухланып , илхамланып китә. Күлле Киме һәм Сибгат Хәким. Бу ике исем минем
өчен бик кадерле һәм изге. Берсе - туган авылым, ә Сибгат Хәким гаиләбезнең
якын дусты. Мин Сибгат Хәкимнең хатларын, автограф белән бирелгән китапларын
шактый тупладым. Шагыйрьнең үзе белән , укытучылар коллективы белән киңәшеп,
әдәби бүлмә - музей төзү уена килдек. 1981 елның 26 декабренда Сибгат Хәкимгә
70 яшь тулган көннәрдә - безнең уебыз тормышка ашты”, - ди Луиза апа. Шул
көннән башлап Сибгат Хәким музеен җитәкли ул. Музейны тулыландыруда, баетуда,
очраштырулар оештыруда Луиза апаның хезмәте чиксез зур. Мәктәпнең һәр сыйныф
укучылары белән даими очрашып, алар белән төрле әңгәмәләр оештыра, авылдаш
шагыйребез Сибгат Хәким иҗатына мәхәббәт тәрбияли. Мәктәбебез укучыларының
сәләтен күреп алып, аларның кул эшләреннән күп кенә күргәзмәләр оештырды ул.
Мәктәпкә нинди генә кунак килмәсен, һәркайсы Луиза апаның эшенә югары бәя
биреп китә.
Луиза апага язган бер хатында Сибгат Хәким болай дип яза: “Хөрмәтле Луиза .
Бөтен токымыгыз белән , Габдулла Сабировтан башлап , гомеремнең ахырынача Сез
булыштыгыз. Бөтен нәселегездә татар культурасына , аның вәкилләренә тирән
ихтирам яши. Сезнең кебек кешеләр булганда, безнең әдәбият үсәр, яшәр , киләчәге
өметле”. Шагыйрьнең бу сүзләре , әлбәттә , Луиза апага яшәргә көч биреп
илхамландырып тора.
Без, бүгенге көн балалары, бүгенге матур тормышта, тыныч күк астында, әти-
әниләребезнең җылы кочагында гомер кичерәбез. Безнең балачак- бәхетле балачак.
Без “ тарих тәгәрмәчен “ 70 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең балаларын искә алабыз.
Димәк, без 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрәбез. Сугыш сүзен
ишетүгә,күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле
көннәр килеп баса. Әтиләре, абыйлары сугыш кырында батырларча көрәшкәндә,
тылда әниләр, сабый балалар үзләрен аямыйча эшлиләр.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан,
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда сөйләгәндә
Әбкәй һаман елап җибәрә.
Кырык-илле чакрым язгы суда-
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-
Өйдә көтә аны ач бала.
Балачагы сугыш елларына һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән Луиза
апаның . Сугыш башланганда 6 яшьтә була ул. 2 яшьтә вакытта әтисе үлеп китә.
Әтисез үсү бәгыренә төшә аның . Без”әтисез” диеп елап утырып булмый, тормыш
дәвам итә. Бик күп еллар өйдәш булып яшәдек . Торырга йортыбыз булмады. 3
хуҗалык бергә тордык. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык - дип ачынып
искә ала ул. Тылда калучыларга да җиңел булмый. “ Әни ат урынына эшләде.
Партоешма секретаре, авыл советы председателе, аннан соң укытучы булып эшләде
ул. Партоешма секретаре булса да , аягында чабата булды. Кырга ашлыкны кул белән
урырга чыгып китәләр, әни аларга ашарга пешереп ашата. Мин дә шунда барып ашап
кайта идем “,- ди . Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап йөргәнен
күрсәм, күзләремә яшьләр тула. Ул чакларда күпме хыялландык без бу ризыклар
турында. Бер сыер гына шул ачлыктан коткарып калды безне”, -дип сөйли Луиза апа.
Урыс Үртәменә саламга йөрүләрен , саламны әйбергә алыштырып кына бирүләрен
искә алды ул. Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергән .
Олылар белән бергә колхоз эшенә йөргән, урак урган, көлтә керткән, мәктәп
балалары белән башак җыеп тапшырганнар, гомумән аның кулы аша нинди генә эш
үтмәгән. “Үскән борчакны алып каба да алмадык . Каравылчы беркемне дә кертмә-
де - ди ул. Әтиле балаларны күреп йөрәкләре әрнегән, үкереп елаган көннәре бик
күп булган аның, ләкин барына да түзә. Шуңа да ”Ходаем беркемгә дә ятимлекне
күрсәтмәсен, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын,”-ди ул. Ватан азатлыгы хакына
барлык авырлыкларга чыдаганнар, фронтны азык-төлек, кием-салым белән тәэмин
итү өчен, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп, фронтка
җибәргәннәр. Үзләре хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар. “Әни-апаларыбыз
сабыйларыннан никадәр генә яшереп күз яшьләрен түкмәсеннәр, без аларның хәлен
җиңеләйтергә теләдек шул”,- ди ул авыр көннәрне искә алып.
Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар барәбәренә яуланды. 70 нче Җиңү
язын каршыларга җыенабыз. Тагын күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр,
ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл
каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр. Илләребез имин,
күкләребез һәрчак аяз булсын!.. Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын! Еллар
үткәч, безнең буын кешеләре, сугыш чоры балалары, турында балаларыгыз,
оныкларыгыз белән искә алырсыз. Мин бөтен гомеремне балаларга белем бирүгә
багышладым.Сез, замана балаларына, бер генә теләгем бар: балачагыгыз бәхетле
булсын, укыгыз, кеше булыгыз. Күкләребез аяз, илләребез имин булсын!”,- дип матур
теләкләрен теләде безгә Луиза апа.
Материалны әзерләде: Сибгат Хәким исемендәге
Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбенең 4
сыйныф укучысы Әхмәдуллина Азалия ,
укытучысы Юсупова Г.И.