КВН "Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?"

КВН темасы: “ Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?”
Максат:
1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту.
2. Светофор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.
3. Урамда йөргәндә игьтибарлылык һәм ихтирамлылык тәрбияләү, юл кагыйдәләренә
буйсынырга өйрәтү.
Җиһазлау:
1. КВНныц девизы язылган плакат. («Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!»)
2. hәp команданың эмблемасы, светофор макеты.
3. Юл билгеләре, табышмаклар, шигырьләр, ребуслар.
КВНның эчтәлеге:
1. Кереш өлеше. Балаларга проблемалы ситуация тудырыла.
2. КВНда укучылар 2 командага бүленә: "Мактанчык үрдәкләр" һәм "Нәни чебиләр".
3. Командаларның җырлары башкарыла.
4. Командаларга төрле биремнәр (табышмаклар) бирелә.
5. Физкультминутта "Регулировщик 6июе" 6ашкарыла.
6. Төрле биремнәр ярдәмендә командалар ярышы үткәрелә.
КВНда катнашалар:
1. Алып баручы (А. б.) укытучы.
2. Белмәмеш – проблемалы ситуация тудыручы.
3. Командалар әгъзалары – укучылар
4. Җюри әгъзалары.
5. ЮХИДИ инспекторы
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Тактага рәсемнәр, юл билгеләре эленгән. һәр команда үз макетын әзерли.
КВНның девизы язылган плакат эленгән. Музыка яңгырый. Залга уенчылар керә.
КВНның барышы:
Зал идәненә урам макеты куелган. Бер бала шунда туп уйный.
А л ы п б а р у ч ы:
Балалар, карагыз әле. Машиналар йери торган юл кырыенда кемдер туп уйный.
Юл кырыенда уйнарга ярыймы? Әйдәгез, үзеннән сорыйк әле.
Укучылар:
Бу бит Белмәмеш!
Белмәмеш:
Урам киң бит ул, урын күп. Туп белән дә, сикергеч белән дә уйнап була. Ә менә шашка,
шахмат уйнап булмый, машиналар фигураларны туздырып ташлыйлар.
Укучылар:
Син бик нык ялгышасың, Белмәмеш. Менә безне тыңлап кара але. (Балаларның төрле
жаваплары).
Белмәмеш:
Ә таяк тоткан бу абый юл уртасында нишли?
А. б.:
Ул абый – юл хәрәкәтен көйләүче. Ул юлда иң кирәкле кеше. Җәяүлеләр, машина йөртүчеләр
аңа буйсыналар. Алар юлда хәвеф-хәтәр булмасын өчен көн-төн, җәен-кышын постта тора.
"Юлда йөрсәң уяу бул – ди алар.
Белмәмеш:
Ә, менә ничек икән!
А. б.:
Ә син, Белмәмеш, бездә кунакта кал! Без сиңа юл кагыйдәләрен өйрәнергә булышырбыз.
Белмәмеш:
Рөхсәт итсәгез мин игътибар белән тыңлап утырырмын.
Алып баручы:
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Без сезнең белән ел әйләнәсендә юл хәрәкәте иминлеге, юл
кагыйдәләре турында бик күп мәгълүмат алдык. Ә бүген бездә КВН - гаҗәп кызыклы уен!
КВНның девизы:
"Юлда йөрсәң - бул өлгер,
Юл кагыйдәләрен нык бел!"
(Жюри составы сайлана.)
КВНда 2 команда катнаша: "Мактанчык үрдәкләр" һәм әни чебиләр".
1 нче бирем: командалар бер-берсен сәламлиләр.
I команда - Безнең девиз: зын борыным, эзлә, тырыш
Юл кагыйдәләрен белергә тырыш".
II команда - Безнең девиз: "һәр җирдә дә, һәркайда да
Белик юл кагыйдәсен.
һичбер истән чыгармыйк
Без олыларнын сүзен".
I команда: Безнең җыр: "Мактанчык үрдәк":
Бак-бак килеп,
Тавыш биреп,
Алпан-тилпән атлап
Кайта үрдәк елгадан.
«Без үрдәкләр, матур кошлар
Юктыр бездән матурлар!»
Шулай мактанып кайтканда
Юл аркылы чыкканда,
Үтеп киткән паровоз.
Горур муен аста калган,
Үрдәктән җилләр искән.
Бак-бак килеп,
Тавыш биреп,
Алпан-тилпән кайтмый
Үрдәк инде елгадан.
Шуны әйтәм, сез дусларга
Ярамый мактанырга.
II команда: Безнең җыр: "Нәни чебиләр":
Нәни чебиләр барсы да
Тезелешеп басканнар;
Юлны аркылы чыгуда
Зур бәхәскә кергәннәр:
Корт-корт
Корт-корт,
Зур бәхәскә кергәннәр.
Тавык аңлата аларга
Корт-корт дип
Үз телендә аларга,
Юлны аркылы чыкканда
Ничек канат кагарга.
Корт-корт, корт-корт
Ничек канат кагарга.
А. б.
- Бик яхшы, укучылар. Сез КВНга ныклы әзерлек белән килгәнсез. Ә хәзер сезгә че бирем: мин
сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын бирегез.
Бер аяклыдыр үзе
Маңгаенда өч күзе (Светофор)
Гомер буе яшәгән,
Беркемгә сүз дәшмәгән.
Ләкин аңа карыйлар,
Бер сүзсез дә аңлыйлар. ветофор)
Юл уртасында тора,
Үзе елмая, көлә.
Кешеләр аңа карый,
Машиналар да тыңлый. (Регулировщик)
Ике мөгезле, теле юк, Йөргән юлда эзе юк! (Троллейбус)
Арбасы бар, аты юк.
Утырсаң - алып китә,
Көче йөз атка җитә (Машина)
Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез.(Велосипед)
Барам, барам, очы юк. (Юл)
Каян белә, каян күрә
Машиналар күплеген.
Җәяүлеләр чыксын диеп
Туктата ул һәрберсен.(Светофор)
3нче бирем
- Мин мәкальләрне, әйтемнәрне башлыйм, ә сез тәмамлагыз:
1. Светофорга карасаң уңырсың, Карамасаң - бәлагә юлыгырсың.
2. Юл кагыйдәсен белгән - бик сак атлый, Белмәгән - бик тиз аксаклый.
3. Юлдашыңа ихтирамлы бул, Юл башында игътибарлы бул!
4. Күп йөрдем дип мактанма, Күп белдем дип мактан.
5. Юлда сак йөргән бар эшкә өлгерер, Артык ашыккан - бары кеше көлдерер.
6. Машинаның матурын, юлдашның батырын сайла.
Әйтемнәр
1. Юл йөру кагыйдәләрен юлга чыкканчы өйрән.
2. Юл кагыйдәләрнелгәннең гомере озын булыр.
3. Шофер булсаң, үзең турында уйлама, кешеләр гомере турында уйла.
Ә хәзер ял итеп алыйк. Физкультминут.
Уенчылар "Регулировщик" биюен бииләр (кулларында "жезллар").
А. б.
- Ял иттек, ярышны дәвам итәбез.
4нче бирем.
-Мин сезгә юл билгеләрен күрсәтеп барам. Сез аларның нәрса аңлатуын әйтерсез.
1. Сак булыгыз! Балалар!
2. Җәяүлеләр чыгу юлы
3. Алда юл чаты
4. Хәрәкәт итү тыела
5. Велосипедта йөрү тыела
6. Беренче ярдәм күрсәтү пункты
7. Куркыныч борылыш
Җюри җавапларның дөреслеге буенча очколарын әйтә.
А. б.
- Ә хәзер командаларнын командирларына биремнәр:
Түбәндәге җөмләләрне тутырып язарга.
I командирга
1.
Җәяүлеләр (...) буенча гына йөри.
1.
2.
Шәһәрдән читтә (...) буйлап (...)
каршы юнәлештә генә йөрергә
кирәк
2.
Командирларга икенче бирем:
Бирелгән 3 төркемгә (тыючы, кисәтүче, күрсәтмә бирүче) 4әр юл билгесе ясагыз. Аларның
формасы һәм төсе нинди? (формасы: түгәрәк, өчпочмак, түгәрәк; төсе: кызыл, кызыл, зәңгәр).
А. б.
- Ә хәзер инде командаларга сораулар!
1. Машина юлы аркылы ничек чыгарга? ("Зебра" аша).
2. Җәяүлеләр юлы ни өчен "зебра" дип йөртелә? (IIоласалы булганга).
3. Светофор төсләре нәрсә белдерүен аңлат. (Кызыл -тыючы, сары - кисәтүче, яшел - рөхсәт
итүче).
4. Нинди юл билгеләрен беләсез? Төркемнәрен әйтегез.
5. Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?стә)
6. Жәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен нинди ут янар? (Кызыл)
7. Син нинди транспортка утырып йөрисең? (Автобус, трамвай, троллейбус, h. б.)
8. Трамвайны ничек әйләнеп узарга? (алдан)
А. б.
-Ә хәзер сезнең алда төрле юл билгеләре (hәp командага киселгән юл билгеләреннән торган
пакет бирелә).
Ләкин болар төрле фигураларга таркалган. Сезгә шулардан юл билгеләрен төзергә кирәк.
А. б.
- Менә, укучылар, барлык төр ярышлар буенча безнең биремнәр тәмам. Ә хәзер сүзне
хөкемдарларга бирәбез.
(Җюри әгъзалары КВН нәтиҗәләре белән таныштыралар, котлау сүзләрен әйтәләр).
- Укучылар! Бүген без нинди девиз астында уйнадык?
- "Юлда йөрсән - бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!"
Бу сүзләрне исегездән чыгармасагыз, юлларыгызда хәвеф-хәтәр күрмәссез!
Музыка яңгырый. "Шофер, рульне туры тот" дигән җыр башкарыла. Укучылар кушылып
җырлый.