Сценарий "Эзтабар бәйрәме"

Эзтабар бәйрәме
Пед.организатор: Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыйналдык, бүген
2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итәчәкбез. Алар инде менә 2
ай дәвамында эзтабарлар турында күп нәрсәләр өйрәнделәр, эзтабар
булырга әзерләнделәр. Әйдәгез аларны сәхнәгә чакырыйк әле. (Чыгып
тезеләләр). Хәзер сүзне аларга бирәбез.
1. Бүген бездә зур тантана
Елмаю йөзебездэ,
Эзтабарлар – кыю халык
Булабыз һәммәбез дә
2. Безнең класс, тату класс,
Юк !– дидек начарлыкка.
Өтәвенә һәркайсыбыз
Беркадәр начальник та
3.Сугышмыйбыз, елашмыйбыз.
Бик тәртипле йөрибез.
Бик яхшы билгеләр алып,
Укып яткан көнебез.
( Белем иле патшасы керә)
Белем иле патшасы: Нәрсә мактанып ятасыз, сугышмыйбыз дисезме,
тәртипле йөрибез дисезме? Әле бер көнне генә коридордан йөгереп уздыгыз
бит. Бу тәртип бозуга кермиме? Я әйтегез әле, тагыш шулай йөгерерсезме?
(балалар җавабы) Бүген эзтабар булырга җыенасыз икән, хәзер әйтеп
карагыз, кемнәр соң алар эзтабарлар ?
4. Кем укуда иң оста,
Китап-дәфтәре чиста-
Ул баламы? Ул бала-
Уңган бала-
Эзтабар дип атала.
5. Кем булыша зурларга,
Кем бик оста җырларга,
Ул баламы? Ул бала-
-Уңган бала-
Эзтабар дип атала.
6. Кем яратмый өчлене
Ычкындырмый бишлене-
Ул баламы?
Ул бала
-Уңган бала-
Эзтабар дип атала.
7.Кем ялкаулыкны сөйми,
Кем туры-дөрес сөйли-
Ул баламы
Ул бала
Ул бала уңган бала
Эзтабар дип атала.
8. Кем ярата кошларны,
Кемнең бик күп дуслары-
Ул баламы?
Ул бала
-Уңган бала
Эзтабар дип атала.
Белем патшасы: Күрәм, сез мин уйлаганнан күпкә яхшырак укучылар
булып чыктыгыз бит әле. Сез хәзер эзтабар булгач, походларга йөрерсез,
табигатьтә болай да күп буласыз инде сез. Хәзер мин тагын сынап карыйм
әле сезне. Агачларны, кошларны таныйсыз микән сез?
(Агачлар, кошлар күрсәтелә)
Белмәмеш керә: Ай-яй күп белүчеләр җыелган икән монда. Нәрсә, сезнең
минем кебек Белмәмеш буласыгыз килми мәллә. Менә бер нәрсә дә белмәгәч
миңа шундый рәхәт.Укытучылар сораса да белмим дип тик торам. Ник
эндәшмисез, минем кебек Белмәмеш буласыгыз киләме, килсә өйрәтәм
Балалар: Юк безнең күп беләсебез килә.
Белмәмеш: Тәк, белгечләр”, әйтеп карагыз әле, Эзтабар кагыйдәләре ничек?
( укучылар эзтабар кагыйдәләрен әйтәләр.)
Белмәмеш: Кара тәки белделәр бит. Э сез ул кагыйдәләрне үтәргә әзерме
соң?
Балалар: Без һәрвакыт әзер!
Белмәмеш: Эзтабарларның лозунгысын беләсезме? Я ничек
Балалар: Һәр көнне игелекле эш эшлә!
Белмәмеш: Ә менә сез игелекле эш эшлисезме соң? Әйдә һәрберегез миңа
берәр игелекле эш әйтеп китегез әле.(Һәрберсе берәр игелекле эш әйтеп уза.)
Белмәмеш: Тукта, мин дә боларга бер игелекле эш эшлим әле. Минем аларга
алып килгән күчтәнәчләрем бар. Минем сорауларыма да тырышып җавап
бирделәр. Шуның өчен сыйлыйм әле мин аларны. (Күчтәнәч бирә) Нәрсә син
белем патшасы булдым дигәч тә, буш кул белән килдең мәллә?
Белем патшасы: Юк ла инде. Онытып җибәргәнмен бит.Минем дә кечкенә
генә бүләгем бар.( Бүләкләрен бирә)
Белем патшасы: Әйдә белмәмеш китик, боларның белмәгәннәре юк. Болар
чын эзтабарлар булачак. Әйдәгез сез сөйләгез, без әнә анда артка барып
утырыйк та, сезне шыпырт кына тыңлыйк.
Убырлы керә: Кара әле, шушыларны эзләп бөтен урманны айкадым. Менә
шушы мотосеберемнең аккумуляторы да утырып бетте. Мин сезгә бергә
барырбыз бәйрәмгә дидем бит, ник мине көтмәдегез.
Белмәмеш: Әй синең ул хәерче себеркеңгә ышансаң, йә ватылып калыр
дидек тә җәяү барырга булдык. Без бу нәни дусларны сынадык инде,
кайтабыз.
Убырлы: Туктагыз инде. Мин әзрәк сынап карыйм, сез көтеп торыгыз,
утыртып алып кайтырмын. Алай җиңел генә эзтабар булып булмый әле ул.
Минем дә сезгә әзерләгән сынауларым бар. Хәзер мин сезгә табышмаклар
әйтәм ә сез җавап бирерсез. (Табышмаклар әйтелә)
Менә сез хәзер икенче класс укучылары . Ә менә мәктәп сумкасын дөрес
итеп тутыра беләсезме соң әйдә тутырып карыйк әле.(Мәктәп сумкасын
тутыра дөрес тутырмаса аңлатасы, шулай ук тутырмый калдырган
әйберләрнең дә ни өчен калганлыгын аңлатасы) Әйдәгез миңа 1-2 шигырь дә
сөйләп, берәр җыр да җырлап күрсәтегез инде.
9.Эзтабарлар булгач без
Бик тырышып укырбыз.
Ярышларда сынатмабыз
Гел беренче булырбыз.
10. Эзтабарлар, варислар белән
Һәрчак алда атларбыз.
Үз бәхетебезне үзебез
Шулай эзләп табарбыз.
Җыр
Убырлы: Ярый сез бик күп беләсез икән. Мин дә сезне эзтабар булырга
лаеклы дип табам. Әйдәгез бәйрәмегезне дәвам итегез.
Белем патшасы: Кара бу саран Убырлыны. Үзе нинди затлы машинага
утырган, ә үзе шушы нәниләргә бер бүләк тә алып килмәгән.
Убырлы: Әй карт хәтер, алып килдем, урманнан кадәр алып килдем.
(Бүләкләрен бирә)
Пед.организатор: Укучылар сезне белем патшасы да, Белмәмеш тә, Убырлы
да бик сынадылар, алар сезне эзтабар булырга лаеклы дип таптылар, ә сез
үзегез эзтабар булырга телисезме, чын эзтабар булырга вәгъдә бирәсезме
соң?
Вәгъдә: Мин (Исем, фамилия) үрнәк эзтабар булырга, эзтабар кагыйдәләрен
үтәргә сүз бирәм.
Пед.организатор: Менә без сезгә эзтабар билгеләре тагабыз, Әйдә
Белмәмеш, Белем патшасы, Убырлы килегез әле бирегә, булышыгыз әле
миңа билгеләрне тагарга. (Укучыларга эзтабар билгеләре тагыла)
Пед.организатор: мин дә сезне чын күңелдән эзтабар булуыгыз белән
котлыйм. Тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз, гел игелекле эшләр генә
эшләгез. Бәйрәмебез шушының белән тәмам.