Разработка урока "Вместе за безопасность на дорогах" 4 класс

Разработка урока по предупреждению безопасности детей на дорогах
“Вместе за безопасность на дорогах”
Яруллина Г.З. учитель начальных классов МБОУ «Большекокузская
СОШ»Апастовского муниципального района РТ
“Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел”
Зал бизәлеше: Урам” чатында светофор, Юлда булсаң бул өлгер, юл
кагыйдәләрен бел”, “Моны эшләү тыела!” дип язылган плакатлар, юл билгеләре,
рәсемнәр.
Кичә барышы:
“Зәңгәр вагон” көе астында укучылар биеп шатланып урамга чыга, урам
уртасына башка галәм кешесе киеменнән Галәметдин килеп баса.
1 укучы. Без сиңа бәрелә яздык бит. Кара әле, әнә тегендәге билгеләрне
күрмисеңмени?
Галәметдин. Ник күрмәскә, күрәм. Монда билге бик күп, матур бизәгәнсез
урамыгызны.
2 укучы. Безнең урам кагыйдәләрен бөтенләй белмисең шикелле.
Их, машина килә җил-җил,
Комачауламыйк, көтик.
Юлларыбыз уңсын дисәк,
Юлларны хөрмәт итик,
Юл кагыйдәсен үтик!
Галәметдин. Юл кагыйдәләре? Урамда да кагыйдәләр бармыни әле ул? Мин бит
башка планета кешесе. Минем исемем Галәметдин. Сезнең янга Марстан
төштем. Минем бары тик Җир шары белән танышасым килде. Карап карап
торам да мин, уйлап –уйлап торам да, куркып куям, ай-һай кыен, йөрүләре
урамда.
3 укучы. Ишетәсезме сез? Берәр киңәш бирегез, куян хәлендә калмасын.
Галәметдин. Нәрсә булган куянга?
Полиция. Күрәм, безнең кунак өчен бар да яңа. Юлда йөрү кагыйдәләрен
белмәве күренеп тора. Фаҗига килеп чыкмасын.
Кем гаепле? Нигә фаҗигаләр була? Чөнки күп кешеләр юл фаҗигаләрен боза!
4 укучы. Үтәм урамнан, төрлесен күреп, һәм әйтә алам, сезгә бик белеп.
Полоция. Бик күп белгәч, табышмакның җавабын әйтерсең , бәлки?
Җәен көзен, яз, кышын
Иртән, кичен, көндезен
Ача, йома өч күзен
Бик тиз аңлыйлар үзен.
Укучы. Светофор.
Полиция. Дөрес. Тагын берне тыңлап караәле: Урам уртасында тора, өч күзле
бер командир.Үзе усал, үзе кырыс, үзе безгә якын дус. Аның күзләреннән чыга,
кызыл, сары, яшел ут. Безгә чиратлап чәчә ул-төрле күздән төрле ут.
Укучы. Һи, светофор инде бу.
Галәметдин. Андый утлар бездә дә Марста да күп.
Укучы.
Чү Галәметдин, ялгышма, ул ут сиңа булыша.
Кызыл төсле ут менә “Тукта!” - диеп эндәшә. Ә сарысы күз кыса, әзерләнергә
әйтә. Яшел уты кабынса, юл ачыкны аңлата:”Әйдә инде, уз алга!”
Полиция. Светофор булса урам чатында, игътибар белән си аңа кара!
(Башларына кызыл, сары, яшел түгәрәкләр кигән кызлар керә)
Кызыл төс. Янса кызыл ут, тукта шунда ук, алга барырга, димәк һич юл юк!
Сары төс. Игътибарлы бул- урамда әле ачык түгел юл!
Яшел төс. Яшел ут янды – сиңа юл ачык, ашыкмый гына урам аша чык!
Полиция. Аңлагансыздыр инде, светофор төсләре сезне “Игътибар” уеныеа
чакыра.
Уенның шарты: Яшел түгәрәк кигән кыз чыкса, күңелле итеп атларга, сары
чыкса туктап бер урында гына атларга, ә кызыл төстә туктарга, бармак
белән янап бер-берегезне кисәтергә.
Уен тәмамланганнан соң яшел фонда БАР! ЯРЫЙ! ЮЛ АЧЫК! КИТӘРГӘ
МӨМКИН! , сары фонда ӘЗЕРЛӘН! КӨТЕП ТОР! САБЫР ИТ! АШВКМА!
ИГҮТИБАРЛЫ БУЛ!, кызыл фонда ТУКТА! КУЗГАЛМА! ЯРАМЫЙ! ЮЛ
ЯБЫК! АЛГА БАРМА! дип язылган плакатлар эленә.
Гәләметдин. Аңладым, аңладым! Светофор, бертуктаусыз урамнарны күзәтәсең,
ваемсызларны кисәтәсең, һәрвакытта чатта торасың, безнең иминлекне
саклыйсың.
“Светофор” (Р. Миңнуллин сүзләре) җыры башкарыла.
Укучы. Галәметдин, ә син беләсеңме, светофор барлык юлларда да юк. Ләкин
син бу очракта борчылма. Полиция хезмәткәре үзенең махсус таягы белән
светофорны алыштыра.
Полиция киеменнән киенгән укучы светофор төсләрен ничек күрсәтүен
аңлатып бирә.
Галәметдин. Рәхмәт сезгә! Ә хәзер юл билгеләре белән дә таныштырыгыз инде.
Бу нинди шакмаклар, түгәрәкләр соң?
үкрәгенә билге таккан укучылар алга чыгып Галәметдинне таныштыралар)
1 нче укучы.
Бу билгегә карасаң, сөенеп тә куясың,
Ярый әле, машина алмаганнар әтиләр,
Велосипедта гына йөрергә кирәк , диләр
2 нче укучы.
Бу билгене күргәч тә,сөенә авырулар,
Димәк, якында гына, ярдәм күрсәтүчеләр.
3 нче укучы.
- “Тукта!” – дип әйтә билге, хәвеф-хәтәрләр юкмы?
Әгәр инде булмаса, газга бас та бар алга!
4 укучы.
Алга барсаң да ярый, уңга барсаң да ярый.
Бу билге рөхсәт бирә, алга , уңга барырга.
5 укучы.
Бу билгене күрсәләр, шоферлар уйланалар.
Димәк, юлда балалар бар, игътибарга алалар.
6 укучы.
Бу билгене күрүгә, барысысы да шатлана.
Димәк, кирәк вакытта, мөмкин шалтыратырга.
7 укучы.
Карап карап торам да, куркып куям.
Ай-һай кыен йөрүләре урамда.
Урамның теге ягына мөмкин түгел үтүе,
Урам тулы машиналар, троллейбуслар көтүе.
8 укучы.
Я сызгырта сыбызгысын, полиция абый.
Йөри белмәсәң урамда, ул әллә каян таный.
9 укучы.
Юлда аклы сызык күрсәң
Булыр чыгу урыны.
Мин булмаган җирдән чыксаң-
Машина бүләр юлыңны.
Мине күрсәң дә ашыкма,
Светофорга кара син!
Юл читендә басып торган
Өч күзле бер командир.
10 укучы.
Без гел аңа карыйбыз, күзебезне алмыйбыз, ни әйткәнен аңлыйбыз.
Полиция хезмәткәре.
Ә мин ГАИ хезмәткәре-
Сакта торам гел.
Балакайлар, булсын сезгә-
Яшел урам, яшел ут.
(“Яшел урам” (Г.Зәйнәшевасүзләре, Т Вәлиев көе) җыры башкарыла)
Галәметдин. Дусларым, сез миңа күп белем бирдегез. Авыр чакта дусларга
ярдәм кулы сузарга кирәклеген дә аңладым. Рәхмәт сезгә, сау булыгыз. Безнең
галәмгә дә кунакка килегез. Китим әле мин, юл кешесенең юлда булуы
хәерлерәк. Ә сез бәйрәмегезне дәвам итегез.
Барысы да : Сау бул Галәметдин, юлларда имин йөр!
Укытучы. Шәһәр урамнарында юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы
үзләштергәнсез. Ә авылда юлда йөрү куркынычмы? Нинди кагыйдәләр үтәргә
кирәк?
Укучылар җавабы тыңлана. Юл аркылы чыгу, юллар кисешкән урыннар, авыл
кырыендагы федераль трасса , велосипедта йөрү, урамда уйнауның куркыныч
якларына басым ясау, профилактик әңгәмә үткәрү.Сүзне ГАИ хезмәткәрләренә
бирү.
Кичә “Юллар, әй юллар..” (Т.Абдршин сүзләре һәм көе ) җыры белән
тәмамлана.
Дәрес эшкәртмәсен төзеде һәм үткәрде : Яруллина Гөлгенә Зиннәтҗановна,
Апас районы Зур Күккүз урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы.
Шул кичәдән мизгелләр. (кирәк дип тапсагыз)